Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиянең Казандагы яңа баш консулы: "Улым русча, киленем төрекчә белми, оныгыбыз кайсы телдә сөйләшә башлар икән дип көтәбез"

Төркиянең Казандагы яңа баш консулы: "Улым русча, киленем төрекчә белми, оныгыбыз кайсы телдә сөйләшә башлар икән дип көтәбез"

news_top_970_100
Төркиянең Казандагы яңа баш консулы: "Улым русча, киленем төрекчә белми, оныгыбыз кайсы телдә сөйләшә башлар икән дип көтәбез"
1 октябрьдә Казанга Төркиянең яңа баш консулы билгеләнде - Исмәт Эрикан.

Исмәт Эрикан 1979 елдан бирде Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы структурасына эшли. Төрле елларда Болгариядә, Хьюстонда, Вашингтонда, Нью-Йоркта, Тайваньдә эшләгән.

"Татар-информ" хәбәрчесе Исмәт Эриканның гаиләсе турында сорашты.

"Мин өйләнгән, хәләл җефетем үзем белән Казанга килде", - диде консул. 

Эриканның кызы һәм улы бар. Кызы да дипломат, Анкарада тышкы эшләр министрлыгы структурасында эшли. Улы Казахстанның Алмата шәһәрендә кунакханә сервисында эшли. Икесенең дә гаиләсе бар. 

“Киленебез рус милләтеннән, Россия ватандашы. Оныгыма яшь ярым. Аның рус теле белән дә, төрек теле белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булыр дип фаразларга була. Берочтан инглиз телен дә өйрәнер дип уйлыйм, чөнки улым русча белми, киленем төрекчә белми – үзара алар инглизчә аралаша. Без оныгыбыз кайсы телдә сөйләшә башлар икән дип көтәбез”, - дип шаяртып алды Исмәт Эрикан.


Исмәт Эрикан, 2013-2018 елларда баш консул булып эшләгән Турхан Дилмачтан аермалы буларак, татарча белми. "Әгәр белгән телләрем исемлегенә тагын ике тел өстәлсә, шат булыр идем, бу миңа көндәлек тормышны җиңеләйтергә ярдәм итәр иде", - диде ул.

Исмәт Эрикан дипломатның үзе эшләгән ил телен белүе өстенлек булуын әйтте. Шул ук вакытта ул дипломатларның профессионал булуларын, төрле вакытта төрле илләрдә үз вазифаларын үти алуларын аңлатты.

Яңа баш консул болгар телен белүен әйтте. "Болгар теле миңа рус телен аңларга ярдәм итәр, ә төрек телен белүем татар телен өйрәнүгә булышыр", - диде Эрикан. Моннан тыш, аның француз телен белүе билгеле.

"Әлбәттә, дипломатлар да тере кешеләр, телне бик тиз арада өйрәнермен дип көтмәгез", - дип өстәде баш консул. Ул моңарчы Тайваньдә эшләгәнен һәм җирле телне өйрәнә алмавын да әйтте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100