Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә Россия туристларының үлү очраклары ни сәбәпле артуын аңлаттылар

Төркиядә Россия туристларының үлү очраклары ни сәбәпле артуын аңлаттылар

news_top_970_100
Төркиядә Россия туристларының үлү очраклары ни сәбәпле артуын аңлаттылар
Дәүләт Думасында Төркиядә Россия туристлары үлүенә бәйле аңлатма бирделәр. Элегрәк Россиянең Анкарадагы илчесе Алексей Ерхов 2019 елгы туристик сезон вакытында Төркиядә 88 россияле үлүе хакында әйткән иде. Илче россиялеләрне юл йөрү кагыйдәләрен сакларга, сыналган туроператорлар хезмәтеннән генә файдаланырга һәм шикле кешеләр белән аралашмаска өндәде. 

Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитетының беренче урынбасары Геннадий Онищенко моңа аңлатма бирде. "Беренчедән, каядыр барыр алдыннан табиб белән киңәшергә кирәк. Бу аеруча йөрәге авыру, хроник чирләре булган кешеләргә кагыла, алар өчен климатик зонаны үзгәртү куркыныч", - диде ул. Риск зонасына балалар да керә, ди ул.

Тагын бер куркыныч - арзан бәяләр артыннан куу. 

Россия туриндустриясе берлеге җитәкечесе урынбасары Юрий Барзыкин "Спутник"ка әңгәмәсендә кайбер фаҗигале очракларны туристларның күплеге белән түгел, туристларның үзләренең сәяхәткә әзер булмавы белән аңлата. 

"Балалар күпләп үлә башлады. Әмма бар кунакханәләрдә дә сакчылар бар, алар куркынычсызлык өчен җавап бирә. Бу төрле факторлар комплексы", - дигән ул. 

РЭУның икътисад кафедрасы доценты Александр Тимофеев "Регнум"га белдерүенчә, 2018 елда Төркиядә Россиядән 2 кеше үлгән, 19 кеше каза күргн. 

Галим әйтүенчә, туристлар үлүнең төп сәбәпләре - кунакханәләрдәге техника куркынычсызлыгы (монысы аеруча балалар өчен куркыныч), сәламәтлектәге проблемалар һәм алкоголь куллану. 

Беренчедән, балалар кунакханәләрдә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре сакланмаганга үлә ди ул. Икенчесе - Төркиядә бәяләр арзан булгач, анда өлкән яшьтәгеләр дә бара һәм инфаркт, инсульттан үлә. Өченче сәбәп - россиялеләрнең "все включено" системасын алуы. Бушлай ризык һәм алкогольне эссе температурада бик күпләп куллану үлемгә китерә. 

Менә соңгы араларда гына булган үлем очраклары:

12 яшьлек кыз Бодрумда кунакханә бассейнында батып үлде. Баланың кулы бассейнның торбасына кереп китә, аны коткарырга әтисе чума. Җиде ир тырышлыгы белән, бассейнның бер өлешен ватып кызны чыгаралар, әмма коткара алмыйлар.

Аланья аквапаркында 19 яшьлек кыз бата башлый. Аны дәвалар өчен Россиягә алып кайталар, әмма гомерен саклап кала алмыйлар.

Аланьяда автомобиль ир белән хатынны бәрдереп үтерде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100