Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суд приставларына ишекне ватып керүне рөхсәт итмәкчеләр

Суд приставларына ишекне ватып керүне рөхсәт итмәкчеләр

news_top_970_100
Суд приставларына ишекне ватып керүне рөхсәт итмәкчеләр
Россиянең юстиция министрлыгы суд приставларына фатирлар һәм йортларның ишекләрен ватып керү хокукын бирергә тәкъдим итте. "Башкарма производство" турындагы законга төзәтмәләр норматив-хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Әгәр документ кабул ителсә, законсыз перепланировкалар яисә тиешсез газ җиһазларын урнаштыруны тикшерүче приставлар, хуҗаның ишек ачканнын көтеп тормыйча, йорт ишеген ватып керә алачак.

Ишекләрне генә түгел, фатир эченә керергә комачаулаучы конструкцияләрне дә җимерергә мөмкин булачак.

Ишек вату кисәк кенә башкарылмаячак. Башта проблемалы фатир хуҗасына кисәтү ясалачак. Әгәр дә хуҗа приставларны үзе кертми икән, ун көн үтәгә, приставлар ишекне ватып керә алачак.

Ишекне җимереп кергән очракта дәүләт хезмәткәрләре милекне бозмаска тиеш булачак. Үзләре артыннан чит кешеләр кертү дә ярамаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100