Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфоннарның бик куркыныч сыйфаты ачыкланган

Смартфоннарның бик куркыныч сыйфаты ачыкланган

news_top_970_100
Смартфоннарның бик куркыныч сыйфаты ачыкланган
Австралия галимнәре бер ачыш ясаган: баксаң, гаджетлар кулланган яшь кешеләрнең баш сөягенең аскы өлешендә тамырлы сөякләр барлыкка килә икән. Бу хакта Science Alert басмасына сылтама белән Лента.ру хәбәр итә.

Тикшерүчеләр 1,2 рентген снимогын тикшергәннәр һәм 18-30 яшьлек 41 процент кешедә шушындый сөяк аномалиясен тапканнар. Тамырлар 1 сантиметрдан 3 сантимерга кадәр озынлыкка үсә икән. Кирәкмәгән сөякләр баш чүмеченең арткы өлешендә, муен һәм мышцалар тоташкан урында үсә икән. Мондый тамырларны энтезофит дип атыйлар, алар мышцаларның озак вакыт киеренке хәлдә торуыннан барлыкка килә.

Ягъни, гаджет кулланганда, кеше һәрвакыт башын ия, нәтиҗәдә муен белән баш тоташкан урында кирәкмәгән сөякләр үсә. 

Энтезофитлар үзләре зыянлы түгел, әмма алар куркыныч авыруның симптомы булырга мөмкин. Организм, дөрес булмаган осанканы компенсациялим дип, аерым суставларга йөкләнеш ала, нәтиҗәдә травмалар килеп чыгарга мөмкин, диелә галимнәр тикшерүендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100