Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себердәге урман янгыннарында гаеплеләрне атадылар: беренче җинаять эше кузгатылган

Себердәге урман янгыннарында гаеплеләрне атадылар: беренче җинаять эше кузгатылган

news_top_970_100
Себердәге урман янгыннарында гаеплеләрне атадылар: беренче җинаять эше кузгатылган
Тикшерү комитеты Себердәге урман янгыннарына бәйле беренче җинаять эшен тикшерә башлады, дип хәбәр итә ТАСС.

"Ваемсызлык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Красноярск крае урман хуҗалыгы һәм гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгында документларны тикшерәләр. Министрлыкларның түрәләре үз вазифаларын үтәмәүдә гаепләнә.

Тикшерүчеләр фаразынча, быелның 22 мартыннан 1 августына кадәр министрлык вәкилләре урман янгыннарын туктату өчен бернәрсә дә эшләмәгән.

Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин янгын сәбәпләрен ачыклар өчен төбәкләргә криминалистларны җибәргән иде. Алар урман янгыннары ничек сүндерелә икәнен тикшерергә тиеш. Беренче чиратта, Якутия, Бурятия, Красноярск крае, Иркутск өлкәсендә тикшерү эшләре бара. 

Россия МЧСының "Антистихия" үзәге җитәкчесе Сергей Абанин әйтүенчә, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта урман янгыннарын сүндерү өчен чаралар күрелмәгән. 

Июль азагына Себердә һәм Ерак Көнчыгышта урман янган мәйданнар куркыныч масштаб алды. 1 августт 470 урман янгыны теркәлгән, гомуми янган мәйданнар 2,9 млн га. Красноярск краенда 1, Якутиядә 1,3, Иркутск өлкәсендә 700 мең гектар урманнар яна. 

31 июльдә Владимир Путин урман янгыннарын сүндерү өчен 10 хәрби самолет һәм 10 вертолет җибәрергә фәрман бирде. Алар Красноярск һәм Иркутск өлкәләрендә ясалма яңгыр чакырырга тиеш. 

Өлкәдәге җитәкчеләрнең янгыннарны сүндерүдә активлыгы аз булуда гаеплиләр. Мәсәлән, 23 июльдә Иркутск өлкәсендә янган 342 мең гектарның 98 мең гектарын гына сүндерәләр иде. Нәтиҗәдә, янган мәйданнар 700 мең гектарга җитте. Красноярск краенда 687 мең гектар яна иде, шуның 8 проценты тирәсен генә сүндерү белән шөгыльләнделәр, нәтиҗәдә янган мәйданнар 1 миллион гектарга кадәр җитте. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100