Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салехардта кар яуган: Россиядә июньдә тагын кайда кар явуы ихтимал?

Салехардта кар яуган: Россиядә июньдә тагын кайда кар явуы ихтимал?

news_top_970_100
Салехардта кар яуган: Россиядә июньдә тагын кайда кар явуы ихтимал?
"ФОБОС" һава торышы үзәге хәбәр итүенчә, Россиянең 95 процент өлешендә аномаль җылы һава торышы күзәтелә. Ямал-Ненец автоном округы башкаласы Салехардта май азагында кар яуды. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитә, ике айлык нормадагы явым-төшем: чын кыш!


Шул ук вакытта Көнбатыш Себернең һәм Красноярск краеның төньягында кар яву ихтималы саклана. 

Россия гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразынча, майның соңгы көнендә Таймырда - Долган-Ненец автоном округында һәм Хабаровск краенда кар явуы көтелә. 

"Аргументы и Факты" язуынча, былтыр июнь аенда Иркутск һәм хәтта Чиләбе өлкәләрендә кар яуган. "Җылы һава фронты бик нык төньякка һәм салкын фронт бик нык төньякка үтеп кермәгән еллар бик сирәк була", - дигән метеоролог Марна Макарова.

Билгеле, җәен кар таулы төбәкләрдә яварга мөмкин. Мәсәлән, Төньяк Кавказда. Төбәктә салкынча һава торышы урнаша икән, тауларда кар яварга да мөмкин.

Билгеле, май аенда кар яуган дип гаҗәпләнергә кирәкми. 2018 елны гына искә төшерү дә җитә - 1 июньдә Татарстанда кар яуган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100