Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә күпчелек кешенең хезмәт хакы нинди?

Россиядә күпчелек кешенең хезмәт хакы нинди?

news_top_970_100
Россиядә күпчелек кешенең хезмәт хакы нинди?
Россиядә күпчелек кеше 23,5 мең сум хезмәт хакы ала. Бу хакта Росстатка сылтама белән "Известия" газетасы яза.

Бу уртача хезмәт хакы түгел, ә модаль дип аталучы күрсәткечкә нигезләнгән факт. 2019 елның апрелендә 15-20% кеше шушындый хезмәт хакы алып эшләгән.

Экспертлар фикеренчә, нәкъ менә шушы күрсәткеч ил халкының чын керемен күрсәтеп тора. Уртача саналган хезмәт хакы исә 48 мең сум тәшкил итә, тик мондый хезмәт хакы илдәге халкының күпчелегендә юк.

Модаль һәм уртача хезмәт хакының шундый зур аермасы илдә байлар һәм ярлылар күләменең сизелерлек булуы турында сөйли, ди экспертлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100