Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Россия Почтасы" бүлекчәләре хәмер сата торган кибетләргә әйләнергә мөмкин

"Россия Почтасы" бүлекчәләре хәмер сата торган кибетләргә әйләнергә мөмкин

news_top_970_100
"Россия Почтасы" бүлекчәләре хәмер сата торган кибетләргә әйләнергә мөмкин
"Россия Почтасы" үз бүлекчәләрен алкоголь сата торган кибетләр, даруханәләр, многофункциональ үзәкләр, мәгариф һәм медицина учреждениеләренә әйләндерү өчен бюджеттан 85 миллиард сум акча сорый, дип яза "Известия" газетасы.

Бу хисаплар "Россия Почтасы"ның яңа концепциясенә кергән, документ Финанслар министрлыгына һәм Элемтә министрлыгына юлланган.

Үзгәрешләрнең төп сәбәбе - кәгазь хатлар кимүе.

Шуның аркасында почта "Тартылу үзәкләре" кормакчы. Үзгәрешләр 20 меңгә кадәр халкы булган торак пунктлардагы бүлекчәләргә кагылачак. Димәк, 80% почта бүлекчәләре үзгәрәчәк дигән сүз.

Шулай итеп, тиздән почтада алкоголь эчемлекләр, дарулар, көнкүреш товарлары сатып алырга, төрле хезмәтләргә заказ бирергә мөмкин булачак. "Известия" басмасы фаразлаганча, "Россия Почтасы" планнарын финанслауда кыенлыклар белән очрашырга мөмкин, чөнки ул дәүләт хисабына үзенә хас булмаган эшчәнлек булдыруны сорый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100