Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роскачество чәй пакетларында эчәк таякчыклары тапкан

Роскачество чәй пакетларында эчәк таякчыклары тапкан

news_top_970_100
Роскачество чәй пакетларында эчәк таякчыклары тапкан
РИА Новости язуынча, Роскачество пакетлы чәйләрне тикшергән. Аларның кайберләрендә эчәк таякчыклары, күгәрек һәм пестицидлар табылган. 

Белгечләр 35 сәүдә маркасын тикшергән. Аларның берсендә дә җитди, ягъни кеше тормышына куркыныч тудырган әйберләр табылмаган. 

Халык арасында пакетлы чәй чүптән ясала дигән уйдырма йөри. Роскачество хәбәр итүенчә, барлык чәй пакетларында да чыннан да чәй яфраклары. 

Әмма 11 марка чәй пакетында эчәк таякчыклары табылмаган. 

Эчәк таякчыклары табылган чәйләр:

Пакетлы Alokozay, «Азерчай», «Золотая чаша», «Императорский», Riston, Gordon, Brooke Bond, Twinings, Richard, «Тот самый чай».

Яфраклы - «Традиция».

Ике маркада күгәрек табылган. 

Күгәрек табылган чәйләр:

Пакетлы - Dilmah, «Краснодарский».

40 чәйдә пестицид эзләре табылган, әмма алар кеше организмына зыян китерер дәрәҗәдә түгел. 

Пестицидлар табылмаган чәй маркалары: 

Пакетлы - Milford, Basilur, Lipton, Greenfield, Dilmah, Brooke Bond.

Яфраклы - Akbar, «Традиция».

Пестицид табылган чәйләр:

Пакетлы - Akbar, «Бодрость», «Майский».

Роскачество, пакетлы чәйне җылымса гына суга түгел, нәкъ менә кайнар суга салып әзерләргә тәкъдим итә. Башка очракларда зыянлы матдәләр организмыгызга эләгүе бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100