Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин Рамзан Кадыровны мәчет турындагы бәхәстә җиңгән

Путин Рамзан Кадыровны мәчет турындагы бәхәстә җиңгән

news_top_970_100
Путин Рамзан Кадыровны мәчет турындагы бәхәстә җиңгән
Россия Президенты Чечня башлыгы Рамзан Кадыров белән очрашкан. Күптән түгел Чечняда Европадагы иң матур мәчет ачылды, Президент республика башлыгыннан шул хакта сорашкан. Сөйләшү стенограммасы Кремль матбугат хезмәте хәбәрендә бирелә.


Кадыров Путинга ислам дөньясына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткергән. Президент яңа мәчет чыннан да Европада иң зур мәчетме дип сораган. Кадыров "Әйе", дип җавап биргән һәм "ул, чынында, дөньядагы иң матур мәчет тә әле" дип өстәгән.

"Дөньядагы иң матур мәчет Петербургта", - дигән Путин. "Сезнең белән бәхәсләшә алмыйм, Владимир Владимирович", - дип җаваплаган Кадыров.

Европадагы иң зур мәчет Чечняның Шали шәһәрендә 23 августта ачылды. Рамзан Кадыров, мәчетне ачу тантанасында чыгыш ясаганда, аның Мөхәммәт пәйгамбәр с.г.в исемен йөртәчәген әйткән. Җирле халык мәчетнең Чечня башлыгы исемен йөртүен теләгән, әмма Рамзан Кадыров халыктан үзе үлгәннән соң кечкенә мәчет салуларын сораган.

Санкт-Петербургтагы җәмигъ мәчет исә узган гасырда салынган булган. 1940 елда аны, дини хәрәкәткә каршы чыгып, япканнар, әмма 1955 елда мәчет кабат ачылган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100