Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин бензин бәясен арттырмаска боерды

Путин бензин бәясен арттырмаска боерды

news_top_970_100
Путин бензин бәясен арттырмаска боерды
Россия Президенты Владимир Путин Россия Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законны имзалады. Россиядә бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне тотрыкландыруга юнәлдерелгән демпфиция механизмы параметрларына төзәтмәләр кертелә. Документ Россия хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1 июленнән 30 декабренә кадәр (ул көнне кертеп) 5нче класслы АИ-92 автомобиль бензинын сатканда 1 тоннасын 51 мең сум, 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр чорына 1 тонна өчен 53,6 мең сум, 2021 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр чорга 1 тоннасы өчен 56,3 мең сум уртача шартлы бәя билгеләнә», - диелә документ текстында.

Бүгенге көндә АИ-92 бензинын күпләп сатканда 1 тонна өчен уртача 56 мең сум бәя куелган.

Дизель ягулыгының бәясен 1 тонна өчен 50дән 46 мең сумга кадәр киметү тәкъдим ителә. АИ-92 маркалы бензинны ваклап сату бәясе бер литры өчен уртача 41 сум тәшкил итәргә, ә дизель ягулыгына бәя литры 41,75 сумга кадәр төшәргә мөмкин.

Ахыргы карар АЗС челтәрләре хуҗалары тарафыннан кабул ителәчәк. Путин имзалаган закон проекты Россия Дәүләт Думасы тарафыннан 2019 елның 24 июнендә кабул ителде һәм Россия Федерация Советы тарафыннан 26 июньдә хупланды.

Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2019 елның 22 июленә Казанда АИ-92 бәясе - 41,68 сум, дизель ягулыгының бер литры 44,45 сум тәшкил иткән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100