Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин белән очрашуда студент кыз аңын югалтып егылган

Путин белән очрашуда студент кыз аңын югалтып егылган

news_top_970_100
Путин белән очрашуда студент кыз аңын югалтып егылган
Россия Президенты Владимир Путин Урал федераль университеты студентлары һәм аспирантлары белән очрашкан. Очрашу вакытында бер студент кыз аңын югалтып егылган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Владимир Путин бу хәлне күреп, сөйләшүне туктата, кызга ярдәм итәргә куша. Ул кызның сәламәтлегенә зур зыян килмәгәндер, дип өметләнүен әйтә.

Президент белән очрашу сорау-җавап форматында була. Әңгәмә башланып, бер сәгать чамасы узгач, студент кызның хәле китә. Аңа Владимир Путин да игътибар итә. Бу вакытта ул Кытайдан килгән студент соравын җавап бирә торган була.

 

"Бу кызга ярдәм итегез, зинһар. Аны ипләп кенә күтәрегез. Акрын гына ", - дип әйтә ил башлыгы. Ул кызны ипләп тотарга киңәш итеп, кабат-кабат әйтә.

Иминлек хезмәткәрләре хәле киткән кызны аудиториядән алып чыгып китә. Алар артыннан вице-премьер Татьяна Голикова да йөгереп чыга. "Табиб эзләгез. Җитди әйбер юктыр дип өметләнәм", - дип әйтә Владимир Путин. 

Шуннан соң ул очрашуны дәвам итә. Соңрак студент кызның аңына килүе билгеле булды. Аны хастаханәгә илтергә кирәк дип тапмаганнар. Бу турыда Урал федераль университетының матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте. 

"Кызның барысы да әйбәт, куркыныч юк", - дип әйткән агентлык чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100