Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Почта России" филиалы директоры үзенең хезмәткәрен бала карашмаган өчен куып чыгарырга теләгән

"Почта России" филиалы директоры үзенең хезмәткәрен бала карашмаган өчен куып чыгарырга теләгән

news_top_970_100
"Почта России" филиалы директоры үзенең хезмәткәрен бала карашмаган өчен куып чыгарырга теләгән
Саратовта "Почта России" филиалы директоры үз хезмәткәрен бала карашырга һәм өй эшләрендә булышырга мәҗбүр итә торган булган. Эшләмәсәң, куып чыгарам, дип янаган ул. Бу хакта Тикшерү комитетының өлкәдәге бүлегеннән хәбәр иткәннәр.

Тикшерү ачыклаганча, җитәкче үзенә буйсынган хезмәткәрдән почтага катнашы булмаган эшләр эшләткән. Бу гамәле белән ул хезмәткәрнең хокукларын дорфа итеп бозган. Мескен хатын борчылудан чиргә сабышкан.

Район прокуратурасы тикшергәннән соң, җитәкчегә карата 285 статья буенча (җитәкчелек вәкаләтләрен арттыру) җинаять эше кузгатылган. 

Саратовтагы "Почта России" филиалы директоры Булат Әхмәтҗанов "Взгляд-инфо" басмасы корреспонденты белән сөйләшкәндә җинаять эше кузгатылу турында белмәвен әйткән. Хезмәт инспекциясе минем гамәлләремдә бернинди зыян күрмәде, дигән ул. 

"Безнең ул хезмәткәр белән бар да башкача булды", - дигән Әхмәтҗанов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100