Президентка штраф салырга мөмкиннәрме?

8 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков дәүләт башлыгына штраф салу мөмкинлеге өчен суд органнарына мөрәҗәгать итәргә яки законнарны укырга кирәк дип белдерде. Бу хакта lenta.ru сайты яза.

Журналистлар Песковка Нью-Йорк Югары судының АКШ Президенты Дональд Трампка эшлекле һәм сәяси мәнфәгатьләргә хәйрия фонды кулланган өчен ике миллион доллар штраф салуын әйтте. Шул уңайдан Россия лидерына штраф салу мөмкинлеге турында сорау яңгырады.

“Президентның билгеле бер иммунитеты бар. Ә калганнары буенча юридик яктан миңа түгел, суд органнарына эшләргә кирәк. Бу сорау миңа түгел”, - диде Кремль вәкиле.

7 ноябрьдә, Нью-Йорк штаты Югары суды Америка лидеры АКШ Президентының хәйрия оешмаларына каршы штаты искын җайга салган өчен ике миллион доллар түләргә тиеш дигән карар чыгарган. Моңа җавап итеп, Трамп үзенә хәйриячелек өчен һөҗүм итәләр, дип белдерде.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла