Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омск мэры яңгырдан соң җыелган күлләвеккә таеп егылган - видео

Омск мэры яңгырдан соң җыелган күлләвеккә таеп егылган - видео

news_top_970_100
Омск мэры яңгырдан соң җыелган күлләвеккә таеп егылган - видео
Омск мэры Оксана Фадина Совет административ округында йортка тикшеру уздырганда яңгырдан соң җыелып торган суга егылган, дип яза РИА Новости.

Фадина бер бинада ремонт эшләре барганын тикшерергә була һәм подрядчы янына килә. Аңа кадәр шәһәрдә көчле генә яңгыр үткән була. Фадина җыелып торган суны сикереп чыгам дип уйлый, әмма, таеп китеп, суга барып төшә. Бу видео соцчелтәрләрдә тарала.


Әмма Фадина югалып калмый, суга төшүен үзенең өстенлеге итеп күрсәтергә тотына.

"Беренчедән, бу шәһәр халкына мэрларның тәти кыз түгел икәнен күрсәтә. Пычрактан куркып тормыйм. Икенчедән, бу миңа сабак булды һәм мин йорт яны территорияләре турында сорау бирдем - яңгыр сулары, пычрак, төзелеш, чокырлар, юлсызлык...", - дигән Фадина журналистларга. 

Суга төшкәннән соң ул гадәттәгечә эшен дәвам иткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100