Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кешене авыру баласына дару алган өчен тоткарлаганнар

Әни кешене авыру баласына дару алган өчен тоткарлаганнар

news_top_970_100
Әни кешене авыру баласына дару алган өчен тоткарлаганнар
Мәскәүдә авыру баласына интернет аша дару кайтарткан ананы тоткарлаганнар. Бу хакта "Дом с маяком" фонды директоры Лидия Мониава үзенең Facebook битендә игълан иткән.

Лидия хәлнең ничек булганын тасвирлаган. Табиб эпилепсия белән авырган балага фризиум препараты билгеләгән, бу препарат психотроп матдәләр исемлегенә керә, Россиядә аның әйләнеше чикләнгән. Әни кеше препаратны интернеттан кайтартырга булган, посылка почта белән килгән. Посылканы алырга дип почта бүлекчәсенә килгән хатынны Федераль таможня хезмәтенең наркотиклар контрабандасы белән көрәш бүлеге вәкилләре тоткарлаган. 

Биш сәгать сорау алганнан соң, препаратны конфискацияләгәннәр. Авыру балалы хатын өендә тентү уздырып, компьютерның система блогын алып киткәннәр. Хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Мониава. 

"Наркотиклар контрабандасы белән көрәш бүлеге хезмәткәрләре хатынга арест салырга һәм утыртып куярга тиешбез дигәннәр, әмма хәленә кергәннәр. Мәскәүгә фризиумлы тагын берничә посылка килгәнен дә әйткәннәр", - дип язган ул.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, фризиум Россиядә регистрация үтмәгән препаратлар исемлегенә керә. Әмма фризиумнан тыш, Россиядә эпилепсияне дәвалый торган дистәләгән башка препарат кулланыла, диелә хәбәрдә. 

Бер ай элек Мәскәүдә мондый хәл булган иде инде. Балалар хосписында дәваланучы пациентның әнисе дә фризиум кайтарткан булган, әмма аңа каршы җинаять эше ачмаска карар кылганнар.

Мондый проблемадан Кремльдә хәбәрдарлар, дип белдергән Россия президенты пресс-секретаре Дмитрий Песков. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100