Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисырга чартер рейсларын кабат ачарга мөмкиннәр

Мисырга чартер рейсларын кабат ачарга мөмкиннәр

news_top_970_100
Мисырга чартер рейсларын кабат ачарга мөмкиннәр
Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Мисыр президенты Абдель Фәттах белән очрашып, илләр арасында чартер рейсларын яңарту турында сөйләшкән, дип яза "Известия".

Мантуров сүзләренчә, соңгы килүендә Россия делегациясе Мисырда куркынычсызлыкка бәя биргән. "Кайбер техник сорауларга җавап алмадык әле", - дигән министр.

"Җаваплар алынгач, тагын бер тапкыр килеп тикшерербез дип уйлыйм, шуннан соң карар кабул ителәчәк", - дигән Мантуров. Әлегә Мисыр белән Россия арасындагы чартерларның яңаруы көне төгәл билгеле түгел, әмма бу хәл быел ук булырга мөмкин, дигән министр.

Россия белән Мисыр арасында чартер рейслары 2015 елның ноябрендә ябылды. Сәбәбе - Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка кайтып килгән очкычның һәлакәткә очравы. Очкыч бортындагы 217 турист һәм экипажных җиде әгъзасы һәлак булдылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100