Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магадан табибы 15 минут эчендә 1 миллион сум акча эшләгән

Магадан табибы 15 минут эчендә 1 миллион сум акча эшләгән

news_top_970_100
Магадан табибы 15 минут эчендә 1 миллион сум акча эшләгән
Магадан өлкәсендә алтын комын юу буенча бишенче бөтенроссия чемпионаты - "Старательский фарт" узган. Аның приз фонды - 2 миллион сум дип яза "Российская газета".

Гадәти булмаган конкурста катнашырга 180 кеше теләк белдергән. Алар арасында Оренбург, Орск, Красноярск, Екатеринбург, Петербург кешеләре дә бар. 

Конкурска 60 кеше, шул исәптән 16 хатын-кыз үткәрелгән. Бәйгедә катнашучылар борынгы заман ысулы - кәйлә һәм зур савытта ком юып, алтын чыгарырга тиеш булган. Бу бик авыр хезмәт. Алтын, авыр булганлыктан суда тизрәк бата, ә ком акрынрак утыра. Шул рәвешчә, алтынны юалар. 

Конкурста җиңүче дип Дукат бистәсеннән Сергей Палкин табылган. Ул 15 минутта 2,4 грамм алтын тапкан. Икенче урында - 1,94 грамм алтын тапкан Александр Стародубцев (Магадан), аңа 500 мең сум акча бирелгән. Хабаровскидан Александр Боликов 1,63 грамм алтын юып, 300 мең сум акча эшләгән. 

"Профи" конкурсында узган елларда җиңгән кешеләр катнашырга тиеш булган. Әмма конкурста катнашучылар кагыйдәләрне бозу сәбәпле, аның нәтиҗәләре юкка чыгарылган. 

Табылган алтынны конкурсны уздырган алтын табу предприятиесенә биргәннәр. Алтын комын да шул предприятие китергән булган.

Игътибарыгызга - былтыр узган конкурстан видео:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100