Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм җырчының әти-әнисе, улларына һәйкәл куяр өчен, фатирларын сатканнар

Мәрхүм җырчының әти-әнисе, улларына һәйкәл куяр өчен, фатирларын сатканнар

news_top_970_100
Мәрхүм җырчының әти-әнисе, улларына һәйкәл куяр өчен, фатирларын сатканнар
Дөньякүләм танылган опера җырчысы, мәрхүм Дмитрий Хворостовскийның әти-әнисе, улларының каберенә һәйкәл куйдыру өчен, Мәскәүдәге фатирларын сатарга мәҗбүр булганнар, дип хәбәр итә "Комсомольская правда".

Дмитрий Хворостовский Новодевичье зиратында җирләнгән. Мәрхүм җырчыга һәйкәлне Россиянең атказанган скульпторы Владимир Усов ясаган, һәйкәл быел 16 октябрьдә ачылырга тиеш.

"Пенсионер Хворостовскийларда һәйкәл куйдыру өчен миллионлаган сум акчалар бар икән", - дигән хәбәрләр интернетта озак "чәйнәлде". Аңлатасым килә. Үләр алдыннан Дима әти-әнисенә Мәскәүдә кыйммәтле фатир алып бирде, ул фатир менеджеры Елена Недосекинадан калган акчага алынган иде. Башта ул акчалар Диманы дәвалауга тотылырга тиеш иде, әмма ул өч айдан вафат булды. Фатир калды. Һәйкәл мәсьәләсе тугач, без ул фатирны сатарга уйладык", - дип сөйләгән журналистларга Усов.

Хворостовскийның әтисе сүзләренчә, һәйкәл бары тик шушы акчаларга эшләнгән. "Дима безнең ул акчаны үзебезгә тотмаячагыбызны белә иде, ул акчаны үзенә һәйкәл куйдырту өчен калдырды дияргә дә була. Без шулай иттек тә", - дигән җырчының әтисе.

Дмитрий Хворостовский 2017 елның 22 ноябрендә каты авырудан дөнья куйды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100