Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кырымда яшәүче бер ир-атка кредит акчасын кайтару өчен мең ел кирәк булачак

Кырымда яшәүче бер ир-атка кредит акчасын кайтару өчен мең ел кирәк булачак

news_top_970_100
Кырымда яшәүче бер ир-атка кредит акчасын кайтару өчен мең ел кирәк булачак
Суд 27 яшьлек кырымлыга банкка 139 миллион сум бурычын кайтару турында карар чыгарган. Ир-ат исә "акча алмадым" дип белдерә. Бу хакта "Российская газета" яза.

Хәл болай булган: ике ел элек ир-ат дустына кредит буенча поручитель булырга ризалаша. Әгәр дусты кредитын кайтармаса, үзенең бурычлы булып калуын белми дә кала.

Соңыннан ачыкланганча, ир-ат килешүдә поручитель булып түгел, ә созаемщик булып теркәлә. Кредит килешүен ул укып та тормый, чөнки аңа өендә генә кул куя һәм кредит күләме турында да белми кала. Хәзер ир-ат автомобиль йөртүче булып эшли, аның хезмәт хакы - тугыз мең сум. Кредит буенча бурычын кайтару өчен, аңа мең елдан артык вакыт кирәк булачак.

Адвокатлар аппеляция биргәннәр. Судның чираттагы утырышы сентябрь аенда көтелә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100