Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыргызстанда чуалыш: Экс-президент Алмазбәк Атамбаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә җыеналар

Кыргызстанда чуалыш: Экс-президент Алмазбәк Атамбаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә җыеналар

news_top_970_100
Кыргызстанда чуалыш: Экс-президент Алмазбәк Атамбаевны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә җыеналар
Бүген кич Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаев милиция тоткарлау турында хәбәр таралды. Тоткарлауны Кыргызстанның илкүләм куркынычсызлык дәүләт комитетының махсус билгеләнештәге отряд хезмәткәрләре үткәргән. Хәрби корал кулланылмаган. Бу турыда РИА Новости яза.

Sputnik хәбәрчесе вакыйга урыннан Алмазбәк Атамбаев йорты янындагы юлда автомобиль покрышкалары януы, автомобиль ташлап калдырылган булуы һәм ташлар яту турында хәбәр итә. Юлга агач аударганнар. Ату тавышлары ишетелә, гранаталар шартлаталар. Билгесез кешеләр йорт янындагы күзәтү камераларын вата, диелә хәбәрдә.

Атамбаевны криминаль авторитет Азиз Батукаевны законсыз азат итү турындагы эш буенча шаһит сыйфатында сорау алудан өч тапкыр баш тарткан өчен гаеплиләр. Элеккеге президент суд җибәргән барлык повесткаларга да битараф калган һәм "хәтта аларны кулына да алмаячагы" турында әйткән. Сорауларга ул адвокат аша язмача җавап бирергә тәкъдим иткән.

Атамбаев Кыргызстанны 2011 елдан 2017 елга кадәр җитәкләде. Ул үз теләге белән хакимиятне сайлаулар нәтиҗәсендә дәүләтнең яңа башлыгы Сооронбай Жээнбековка тапшырды.

Элеккеге президентны Бишкек ТЭЦын модернизацияләгәндә коррупциягә, ялган медицина белешмәләре буенча оешкан җинаятьчел төркем лидеры Азиз Батукаевны азат итүдә, җирләрне законсыз рәвештә трансформацияләүдә һәм башка законсыз гамәлләрдә катнашырга мөмкин дип фаразлыйлар.

Суд Алмазбәк Атамбаевны гаепле дип тапса, аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. 

Алмазбәк Атамбаев үзе гаепләрне "мәгънәсез" дип атаган, халык алдында чиста һәм президент вазифасындагы барлык гамәлләре өчен җавап бирергә әзер, дип әйткән.


Соңрак Атамбаев кулга алынмады дигән хәбәр чыкты. Кыргызстан парламенты депутаты Ирина Карамушкина Атамбаевны тоткарлау турындагы сүзләрне кире каккан. "Ул үз өендә оборона тота", - дип әйткән депутат. Бу турыда РИА Новости агентлыгы өстәмә хәбәр итте.

Элеккеге президентның йортын штурмлау вакытында Кыргызстанда берничә телеканалны сүндергәннәр. Бу йорт янында телефон элемтәсе начарланган, интернетны өзгәннәр. 10 кеше, шул исәптән бер журналист имгәнгән.

Бу вакытта Кырыгызстан президенты Сооронбай Жээнбеков кыска вакытлы ялда булган. Ул Ыссык-күл буендагы ялын туктатып, Бишкәк шәһәренә кайткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100