Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярск губернаторы: Урман янгыннарын сүндерү - мәгънәсез эш

Красноярск губернаторы: Урман янгыннарын сүндерү - мәгънәсез эш

news_top_970_100
Красноярск губернаторы: Урман янгыннарын сүндерү - мәгънәсез эш
Красноярск губернаторы Александр Усс Себердәге урман янгыннарын сүндерү мәгънәсез эш дип саный. Губернатор фикеренчә, бу коткаручылар өчен куркыныч тудыра. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.
  • Себердә 2,3 миллион гектарда урманнар яна. Шуларның 95 процент өлешенә барып җитү кыен. Россиянең дүрт субъектында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Янгын төтене Уралга, Идел буена, Казахстанга кадәр барып җитте.
Якшәмбе көнне Бөтенроссия мәгариф форумында "Россия көче: Себер" сменасында Красноярск өлкәсе губернаторы Александр Усс чыгыш ясаган. Аның форумдагы сүзләре социаль челтәрләрдә таралган.

"Шундый бер категория бар, ул контроль зонасы дип атала. Анда янгынны сүндермиләр. Саклау зонасы бар - анда янгынны сүндерәләр. Контроль зонасы турында әйткәндә, бу, нигездә, төньяк территорияләр. Анда даими рәвештә янгыннар чыгып тора. Күпчелек очракта бу яшеннәр аркасында була. Мондый хәл йөз ел, ике йөз ел, биш йөз ел элек тә шулай булган. Әгәр кыш көне салкын һавада буран чыкса, бездә җылырак булсын өчен, айсбергларны эретергә кирәк дигән фикер беркемнең дә башына килми бит. Минемчә, контроль зонасындагы урман янгыннарына карата да шундыйрак караш кулланып була. Бу - гадәти табигый күренеш, аның белән көрәшү мәгънәсез, бәлки, кайчакта зыянлыдыр да әле - эш шунда", - дигән Усс.

Красноярск губернаторы бу янгыннарны сүндерергә кешеләрне җибәргән очракта ни буласын фаразлый. "Бу бит абсолют гамәли сорау. Бүген контроль зонасына парашютчылар десанты - меңләп кеше озатырга була. Төтен күләме шулкадәр булганда, без кешеләрне реаль куркыныч астына куябыз. Анда барып җитү өчен өч сәгатьтән артык очарга кирәк. Әгәр ялкын агачлар өстеннән китсә, аларны ничек коткарып булсын", - дигән ул. 

"Без ситуацияне көн саен күзәтеп торабыз, эшчәнлекне Рослесхоз белән килештерәбез. Закон һәм федераль үзәк таләпләрен исәптә тотып, тактиканы билгеләү өчен, периодик рәвештә мин киңәшмәләр уздырам", - дигән Усс.    


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100