Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халыкны кимсеткән түрә хатынны эшеннән алганнар

Халыкны кимсеткән түрә хатынны эшеннән алганнар

news_top_970_100
Халыкны кимсеткән түрә хатынны эшеннән алганнар
Иркутск өлкәсе губернаторы матбугат секретаре Ирина Алашкевичны, Тулун шәһәрдә су басудан зыян күргән халыкны мыскыл иткәне өчен, эшеннән азат иткәннәр. Бу хакта "РИА Новости"га Россия президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән.

"Хезмәткәр эшеннән алынган. Моны кичә губернатор раслады", - дигән ул.

ТАСС Песковка "Алашкевичка карата дисциплинар җәза гына бирү җитәрлекме?" дигән сорауга Песков моны хәл итү региональ хакимият карамагында, дип җавап биргән.

Иркутск өлкәсе җитәкчелеге Ирина Алашкевичның социаль челтәрләрдә пәйда булган аудиоязмасын тагын бер кат тикшерәчәкләр. Бу аудиоязма август уртасында барлыкка килде. Хатын-кыз Тулунда яшәүчеләрне кимсетә. Аларны ике класс белемле дип атый, тышкы кыяфәтеннән көлә һәм кушаматлар әйтә. Аудиоязма Тулунда зыян күргән халык янына Путин килеп киткәннән соң ясалган булса кирәк. "Ул (Путин) анда ярты сәгатькә килде. Сез ул халыкның киемен күрсәгез! Берсе үкчәле кара түфли белән ак оекбаш кигән. Эшләпә кигән. Теләсә-ничек киенгәннәр. Ике класс белемлеләр. Алар (Тулунда су басудан зыян күрүчеләр) җылы бәдрәфле, чиста урын-җирле урынга урнаштырылганнар. Үзләренең абзарларында күрмәгәнне күрәләр. Губернатор миңа да Тулунга барырга куша. Белмим, бәлки, бер барып килермен", - дип сөйли ул.

Экспертиза аудиоязмада монтаж булуын күрсәткән. Түрә хатын үзе аны ялган дип ышандыра. Хәзер өстәмә экспертизалар уздырыла. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100