Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хакасия мәгариф министры "Горе от ума" әсәренең авторын белми?

Хакасия мәгариф министры "Горе от ума" әсәренең авторын белми?

news_top_970_100
Хакасия мәгариф министры "Горе от ума" әсәренең авторын белми?
Хакасия республикасында мәгариф министры булып эшләүче Лариса Гимазутина "Горе от ума" комедиясен Александр Радищев язган дип әйткән. Шигъри юллар белән Александр Грибоедов язган бу әсәр шулай итеп Радищевныкы булып куйган. Мәгариф министры әлеге "яңалыкны" "Абакан"телеканалында "Киричешки News" тапшыруында сөйләгән.

Тапшыруда уку елына йомгаклар, БДИ нәтиҗәләре, төбәктә мәгариф системасы турында фикер алышканнар.

Тапшыру алып баручысының замана балалары Радищев әсәрләре өйрәнәме дигән соравына җавап биргәндә, Гимазутина "Әйе, "Горе от ума"ны укыйлар", дип әйтә. 
  
Видеода алып баручының соравы 7.53 минутта башлана.
    


"Горе от ума" - XIX гасыр азагында Мәскәү тормышыннан көлеп язылган әсәр. Грибоедов аны 1822-1824 елларда яза һәм шуның белән халык теленә кереп китә. Бу әсәр мәктәп программасына кертелгән. 
 
Александр Радищевның "Путешествие из Петербурга в Москву" әсәре 1790 елда басылып чыга, ул да мәктәп программасында бар.

Соңрак Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте министрның хатасы турында аңлатма биргән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. Министр арыган һәм дулкынланган, шуңа хаталанган диелә бу хәбәрдә.  

"Лариса Николаевна Гимазутина туры эфирга кичке унынчы яртыда чыкты. Моны истә тотарга кирәк. Аңа кадәр ул берничә очрашу уздырды", - дип аклана министрлыкның матбугат хезмәте.

Лариса Гимазутина фотосы Хакасия Республикасы Хөкүмәте рәсми сайтыннан алынды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100