Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркутскида авылларны су басканда коммуналь хезмәт эшчеләре район башлыгы коттеджын җыештырып йөргән

Иркутскида авылларны су басканда коммуналь хезмәт эшчеләре район башлыгы коттеджын җыештырып йөргән

news_top_970_100
Иркутскида авылларны су басканда коммуналь хезмәт эшчеләре район башлыгы коттеджын җыештырып йөргән
Иркутскида көчле су басу вакытында Нижнеудинский районы башлыгы Сергей Худоногов үз коттеджын саклап калырга тырышкан. Коммуналь хезмәтләр беренче чиратта район башлыгының шәхси хуҗалыгында эшләгәне турында мәгълүмат матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралды. Шуннан соң Россия вице-премьеры, Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия башлыгы Виталий Мутко Нижнеудинский районы башлыгы Сергей Худоноговны эштән азат итәргә кушкан. Бу турыда вице-премьерның матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте. 

Социаль челтәр кулланучылар коммуналь хезмәт вәкилләренең район башлыгы йортыннан суны суыртуын, коттедж тирәләрен җыештыруын сөйләгән. Алар гади халыкка беркем дә ярдәм итмәвенә ачуланып язган. Шуннан соң Иркутск өлкәсе прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү оештыруны сорап Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәчәген хәбәр иткән.

"Виталий Мутко социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны дөреслеген тикшерергә кушты. Шуннан соң Нижнеудинский районы башлыгының махсус коммуналь техниканы шәхси мәнфәгатьләре өчен куллануы ачыкланды. Шул сәбәпле Виталий Мутко Худоноговны вазифасыннан азат итәргә кушты", диелә бу хәбәрдә.

Иркутск өлкәсендә көч су басу нәтиҗәсендә 22 кеше һәлак булды, авыллар һәм шәһәрләр су астында калды.

   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100