Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Документларга ялгыш кул куйган урам себерүче хатынның өстенә 2 миллиард сум бурыч элеп куйганнар

Документларга ялгыш кул куйган урам себерүче хатынның өстенә 2 миллиард сум бурыч элеп куйганнар

news_top_970_100
Документларга ялгыш кул куйган урам себерүче хатынның өстенә 2 миллиард сум бурыч элеп куйганнар
РИА Новости язуынча, Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәренең торак-хуҗалык оешмасында эшләгән урам себерүче хатынга суд 2 миллиард сум акча түләргә дигән карар чыгарган. 

Бу хатын өч ел элек курьер булып эшкә урнашмакчы булган. Аңа нотариуска барып, ниндидер документларга кул куярга кирәген әйткәннәр. Эшкә урнашасы килгән хатын шулай эшләгән дә.

Хатын эшкә дә урнаша алмаган, әмма теге кешеләр, аның исеменә бер предприятие теркәгәннәр. Предприятие банктан 32 миллион доллар бурыч алган. Билгеле, предприятиенең "директоры" бу хакта белми дә, ул урам себерүче булып эшкә урнаша. 

Бурычка акча биргән банк бөлгән, банкның бурычларын башка оешма үзенә алган. Ул банкның бурычларын кайтара башлый һәм бурыч алган предприятиене судка бирә. Предприятиенең директоры буларак, бурычны директоры - ягъни урам себерүче хатын түләргә тиеш булып чыга. 

Суд ул хатын 1,8 миллиард сум бурычны капларга һәм суд приставларына 127,4 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгара. 

Урам себерүченең хезмәт хакы 15 мең сум икән. Хатынның ай саен ярты хезмәт хакын - 7,5 мең сумны тотып калырга дигән карар кабул ителгән. Шулай итеп, ул бурычын 259,7 мең елдан соң гына кайтара алачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100