Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяның иң бай кешесе аерылганда хатынына 2 триллион сумнан артык акча калдырган

Дөньяның иң бай кешесе аерылганда хатынына 2 триллион сумнан артык акча калдырган

news_top_970_100
Дөньяның иң бай кешесе аерылганда хатынына 2 триллион сумнан артык акча калдырган
Amazon Интернет кибетенең башлыгы Джефф Безос хатыны Маккензи белән аерылышкан, дип хәбәр итә Блумберг. 

Аерылышу Вашингтон штатындагы судта теркәлгән. Аерылышканда Безос элекке хатынына компаниясенең 19,7 миллион акциясен (барлык акцияләрнең 4 процентын) калдырган.

Акцияләрнең бәясе 38,3 миллиард доллар. Безнең акчага күчерсәк, 2 триллион 444 миллиард 306 миллион сум. Чагыштыру өчен - Россия бюджетында чыгымнар 18 трлн дип планлаштырылган. Бу ханымның акчасы 2 айдан артык бөтен Россиянең бюджет чыгымнарын күтәрергә мөмкинлек бирер иде.

Шул рәвешчә, Маккензи Безос аерылышканнан соң дөньяның иң бай кешеләре арасында 22 урынны алачак. 

Джефф 25 ел бергә яшәгән хатыны белән аерылыша. Сәбәбе - ул башка хатынны тапкан. Ул аерылышканнан соң да хатыны белән дус булып калачагын да әйткән. 

55 яшьлек Джеффның яңа сөйгән яры - 49 яшьлек тележурналистка Лорен. 


2018 елның мартында Безос дөньяның иң бай кешесе дип табылды. Ул Microsoft компаниясе башлыгы Билл Гейтсны да куып җитте. 2018 елның сентябрендә Amazon  корпорациясе капитализация буенча Apple компаниясеннән кала икенче урында иде. 

2019 елда дөньяның иң бай кешеләре (долларларда):

1. Джефф Безос - 55 яшь, 131 млрд доллар (8 триллион 357 миллиард 8 миллион сум), АКШ
2. Билл Гейтс - 63 яшь, 96 млрд доллар (6 триллион 124 миллиард 8 миллион сум),  АКШ
3. Уоррен Баффетт - 88 яшь, 82 млрд доллар (5 триллион 231 миллиард 6 миллион сум), АКШ
4. Бернар Арно - 70 яшь, 76 млрд доллар (4 триллион 848 миллиард 8 миллион сум), Франция
5. Карлос Слим - 79 яшь, 64,0 млрд доллар (4 триллион 83 миллиард 2 миллион сум), Мексика
6. Амансио Ортега - 83 яшь, 62,7 млрд доллар (4 триллион 26 миллион сум), Испания
7. Ларри Эллисон - 74 яшь, 62,5 млрд доллар (3 триллион 987 миллард 5 миллион сум), АКШ
8. Марк Цукерберг - 35  яшь, 62,3 млрд доллар ( 3 триллион 974 миллард 74 миллион сум), АКШ 
9. Майкл Блумберг - 77 яшь, 55,5 млрд доллар (3 триллион 540 миллиард 9 миллион сум), АКШ 
10. Ларри Пейдж - 46 яшь, 50,8 млрд доллар (3 триллион 241 миллиард 4 миллион сум), АКШ

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100