Чит илләргә очканда президентка ризыкны кем әзерли?

10 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: kremlin.ru
Президентның очкычын "Борт №1" дип атыйлар. Ул аерым саклауда режимындагы объект булып санала. Анда бары тик санаулы кешеләрне генә кертәләр. НТВ каналындагы "Новые русские сенсации" тапшыруында президентның очучысы Владимир Федорушкин Путинга ризыкны ничек әзерләүләре турында сөйләгән.

Федорушкин әйтүенчә, президентка ризыкларны алдан әзерлиләр һәм очкычка ябык контейнерларда китерәләр. Ашарга бирер алдыннан җылыталар. 

"Безнең Ил-96 ике катлы. Кухня беренче катта, анда ризык әзерләүче бортпроводница президентка ашарга алып килә".

Федорушкин президентның нәрсәләрне яратып ашаганы белән кызыксынмаган. Әмма кайчагында Путинның аппетиты булмавын ишеткәләгән. 

"Кайвакыт Владимир Владимирович "Тагын шушы ук ризык!" - дип әйткәне бар. Аның тәмлерәк, борычлырак ризык ашыйсы килгән. Әмма канәгатьсезлек белдерү түгел, аппетит булмау гына. Дөресен генә әйткәндә, ил җитәкчелегендәге кешеләр очкан чакта бик аз ашый. Ерак араларга очканда гына. 

Ерак араларга очканда, билгеле инде, пешкән ризыкны озак саклап булмый. Шуңа күрә безнең илчелекләрдә пешекчеләр бар. Алар анда алдан, визитка кадәр барып куя. Һәм Владимир Владимировичка кайтыр юлга ризыкны әзерли",- ди очучы.

Эчемлекләргә килгәндә җайлырак. Президент беркайчан да үзенең термосыннан аерылмый диярлек, ди очучы.

"Аңа чәй кайнаталар, билгеле. Үзе кайчан бу эш белән шөгыльләнә алсын? Чәй ниндидер "Липтон" түгел, үлән төнәтмәләре белән әзерләнә", - ди Федорушкин.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла