Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бесланда теракт вакытында сөйләшүләр алып барып кешеләрне коткарган бердәнбер кеше террорчылар белән нәрсә сөйләшкәнен әйтте

Бесланда теракт вакытында сөйләшүләр алып барып кешеләрне коткарган бердәнбер кеше террорчылар белән нәрсә сөйләшкәнен әйтте

news_top_970_100
Бесланда теракт вакытында сөйләшүләр алып барып кешеләрне коткарган бердәнбер кеше террорчылар белән нәрсә сөйләшкәнен әйтте
Ингушетиянең элекке президенты Руслан Аушев 2004 елда Беслан мәктәбендә теракт вакытында террорчылар белән нәрсә турында сөйләшкәнен әйткән. Бу сөйләшүләр нәтиҗәсендә мәктәптән 26 әсирне йолып калып булган иде. Аушев белән интервьюдан өзек журналист Юрий Дудьнең "Беслан. Хәтерлибез" дигән документаль фильмына кергән. 

"Бизнесмен Михаил Гуцериев мәктәпне камап алган отрядның пресс-секретаре дип аталган кеше белән элемтәгә керде. Мин: "Мине дә тоташтыр", - дидем. Ул тоташтырды. Мин әйтәм: "Мин шундый-шундый кеше. Мәктәпкә керәсем килә". Ул миңа: "Көтегез", - диде. Мин бер сәгать чамасы көттем. Аннан соң ул минем белән элемтәгә керде: "Яхшы, керегез", диде. Миңа маршрутны күрсәттеләр һәм мин кердем", - дип сөйләде ул.

Ингушетиянең элекке башлыгы сүзләренчә, аның Бесланга килүен МЧС җитәкчесе Сергей Шойгу сораган.

"Мин үземне ни өчен чакырганнарын болай дип аңладым: чөнки алар үзләре янына я Төньяк Осетия президенты Александр Дзасоховның, я Морат Зязиковның, я балалар табибы Леонид Рошальнең керүен сораганнар. Әмма алар өчесе дә кермәгән, ахрысы. Кемнеңдер керүе кирәк булган. Шуннан соң мине искә төшергәннәрдер", - дип аңлата Аушев.

Аушев шулай ук теракт көнне мәктәпкә кермәгән Мурат Зязиков турында искә төшергән. "Зазиков һәм Дзасоховның ник мәктәпкә кермәгәннен белмим. Дзасохов тыелганын аңлатты. Ә Зязиков качты. Бер сүз белән әйткәндә, куркак", - дип сөйләгән Ингушетиянең элекке башлыгы. 

Беслан мәктәбендә теракт 2004 елның 1 сентябрендә булды. Теракт нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак, шуларның 186сы - балалар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100