Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баланың тәнендә күгәргән, тырналган эзләр". Баланы чукындырганда ана белән поп арасында ызгыш чыккан

"Баланың тәнендә күгәргән, тырналган эзләр". Баланы чукындырганда ана белән поп арасында ызгыш чыккан

news_top_970_100
"Баланың тәнендә күгәргән, тырналган эзләр". Баланы чукындырганда ана белән поп арасында ызгыш чыккан

Игумен Фотийның бала чукындыруын социаль челтәрдә "Му-му" методикасы буенча чукындыру", "Инквизиция" дип атадылар.  

"Изге атакай бер яшьлек баланы инквизиция вакытында мөртәтләрне чукындырган кебек чукындыра", - дип язалар Гатчинадагы Покров храмыннан Фотий атакай хакында. 

Чукындыру поп белән ананың төрткәләшүе белән тәмамлана. 10 августтан Новый Свет бистәсендәге бер ана бер яшьлек улын Гатчина шәһәрендәге Покров храмына алып килә. Игумен Фотий (үз фамилиясе Нечепоренко) карышкан баланы мәҗбүри суга тыга. Елаган һәм карышкан бала аның ачуын чыгара ахыры, ул баланы кулы белән суга батыра. Берничә тапкыр йөзенә баса. Йөгереп килгән анага ул баланы бирми, баланың тәне тырнала, көя.

"Минем сүзем юк, эчемдә бөтенесе кайный! Бу коточкыч хәлне игумен Фотий ясады. Бөтенесе түләүле - ә баланың бөтен тәнендә күгәргән эзләр!"

47news сайтына 24 яшьлек ана ничек булганын сөйләгән. "Бер яшь тулгач, чукындырырга булдык. Ничә сум торганын белештем, 3,5 мең сум. Бусаганы атлауга ук, Фотий миннән, иремнән һәм крестныйлардан "отче наш"ны яттан беләсезме дип сорады. Юк дидек. Ул безгә мораль укый башлады, сез чукындыруга әзер түгел ди, ә үзе чукындыра башлады.

Анастасий әйтүенчә, ул башта баланы ничек чукындырганын күрмәгән. 

"Мин аннары баланың батырганын күрдем, йөгереп килдем. Шәмнәрне яулык белән сүндереп, аздан гына янып китмәдем. Фотий әйтә - мондый зур баланы чукындырырга кирәк түгел ди. Чукындыру казаны кечкенә бит! Без шок хәлендә идек. Өйгә кайткач, баланың тәнендә күгәргән урыннар күрдек. Полициягә бардык, - дип сөйләгән ул.

Фотий шушы хәлдән соң да Анастасиянең әниләренә әйтеп, чиркәү кибетеннән ике китап сатып алдырткан. Бер көннән тагын килергә кушкан.

"Без билгеле килмәдек", - дигән ул.


Баланың тәнендәге күгәргән урын.

Фотийга 55 яшь икән. Ул берни дә булмады, дигән фикердә. "Ничек тиеш, шуны эшләдем. Бу әти-әниләрнең эмоцияләре генә, алар чиркәүгә йөрмәгән, алдан әзерләнмәгән, баланы вакытында китермәгәннәр", - дигән ул. 

Гатчина епархиясендәге протоиерей Владимир Вафин: "Ул кырыс, бер җирдә дә эшли алмый", - дип бәяләгән. Фотийны вакытлыча эшеннән читләштергәннәр. Полиция хәзер нәрсә эшләргә икән дип уйлый, дип яза газета. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100