Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баланы кимсетүгә юл куйган мәктәп директорын эшеннән алганнар

Баланы кимсетүгә юл куйган мәктәп директорын эшеннән алганнар

news_top_970_100
Баланы кимсетүгә юл куйган мәктәп директорын эшеннән алганнар
Омск шәһәрендәге 62нче гимназия директоры Марина Дюкованы эшеннән алганнар. Сәбәбе - мәктәптә бер баланы кимсетүгә киртә куймавы. Бу хакта РИА Новостига шәһәр администрациясендә хәбәр иткәннәр. 

"62нче гимназиядә бер ел элек башланган низаг соң чигенә җитте. Ул могҗиза белән генә хәл ителмәячәк, кызганыч", - дигәннәр шәһәр администрациясендә.

28 август көнне "Российская газета" журналисты Наталья Греф үз социаль челтәрендә чаң сала: улын гимназия укытучылары кимсетә икән. Бу хәл 2018 елда ук башланган, кыш көне укытучылар балага кар көрәргә кушкан булган, бала исә, хәлем начар дип, баш тарткан. Шуннан соң класс җитәкчесе баланы физкультура дәресендә нык кына ачуланган. Һәрвакыт стресста йөреп, балада тахикардия һәм баш авыртуы башланган. 

Анда Дюкованың зур тәҗрибәле педагог булуы искәртелә, гимназия исә яхшылар исәбендә йөри. Әмма укытучы баласын яклаган ата-аналарны ишетергә һәм тоемларга тиеш, диелә хәбәрдә. Әгәр педагог баланың укуына комачаулаучы низагның үсешенә юл куя икән, димәк, профессиональ эшчәнлектә нәрсәдер дөрес түгел, дигән фикер дә бар.

Андый ситуацияләр башка кабатланмасын өчен, Фадина мәгариф департаментына этика буенча шура җыярга кушкан. Шура инцидентлар буенча карарлар кабул итү белән шөгыльләнәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100