Егерме мең төп кәбестә һәм кеше башы кадәр суганнарны ничек үстерергә: яшелчә үстерүче эшмәкәрдән киңәшләр

6 август 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Салават Камалетдинов, Яков Абрамов
Күпчелек кешенең бакчасында стандарт җыелма: кишер, кыяр, помидор, чөгендер һәм суган. Ә менә җиңел үзләштерелә торган, файдалы һәм витаминлы кәбестәне бар кеше дә үстерми. Бу яшелчәне үстерүнең отышлы һәм уңайсыз якларын белү өчен “Татар-информ” хәбәрчесе кәбестәләргә бай авылда - Оля Якедә булып кайтты.


Яшел Үзән районында тырыш халык яши. Авылда кем эшли, шул яши дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Кышын тамагың тук булуын телисең икән, язын-җәен-көзен тырышып-тырмашып бакчаңны карыйсың. Бакча карау – ул су сиптем дә булды түгел. Җирне дә карарга кирәк, яшелчәнең сортын да үз як-җиреңә карап, дөресен сайларга кирәк. Һәм дә инде, иң мөһиме - үз хезмәтеңне яратып башкарырга кирәк. 

Яшел Үзән районының Олы Яке (биредә Җәке дип җибәрләр) авылында 41 гектар җирдә төрле-төрле яшелчәләр үстерәләр. "Гипермаркетларга бардың да алдың, ниндие генә юк, халык шуңа кәбестә үстерми" дигән фикердә эшмәкәрләр.


“65 яшьлек эшмәкәрнең 41 гектар яшелчәсе”

Ә сез кәбестә үстерәсезме? Кеше башы кадәр суган ашап караганыгыз бармы? Бакчагыз сыйфатлы уңыш бирәме? Ә менә бу эшмәкәр өй янындагы бакчадан гына түгел, 41 гектар җирдән 20 елдан артык сыйфатлы уңыш җыя!  Иң яхшы шифаханәләрнең берсе аның белән  хезмәттәшлек итә, продукциясен сатып ала. Яшелчәләре көнләшерлек аның! Сез көнләшмәгез, яме. Киңәшләрен укыгыз.


Олы Якенең урман артында Үтәнгүш авылы урнашкан. 65 яшьлек эшмәкәр Әнәс Шәрифҗанов нәкъ менә шул авылда туган. Инде 40 елдан артык Олы Якедә тормыш итеп, совет хуҗалыгында тырышып яшелчәләр үстерә. Эшен зурдан башламаган. Барысын да яхшылап уйлап керешкән.

- Башта өй янындагы бакчада үстердем. Авыр чорларда, 90нчы елларда башланды инде ул. Үзебез өебез янында үстереп саттык. Аннан соң инде төрле-төрле сортлар белән эшли башладык. Шуннан соң бик уңышлы җир алдык. Суы да якын. Шулай итеп яшелчәләр белән ныгытып шөгыльләнә башладым.

“Хәзер улым эшли”

Әнәс абый хәзер инде мин пенсионер, бу эштән читләштем, ди. "Күбрәк улым шөгыльләнә, хәзер бу эш инде улымныкы". Әмма “Татар-информ” хәбәрчесе фикеренчә, Әнәс абый эшен ташламаган. Үзе бик кызыклы кеше: шаярып сөйләшә, яшелчәләре өчен җан атып тора. Билгеле, яшь бара, яшь белән бергә вакыт та очып үтеп киткән. Әнәс абыйның үзе өчен күптән түгел генә башлаган кебек эшен хәзер инде улы, шәхси эшмәкәр Рәис Шәрифҗанов алып бара. 

ХәзерШәрифҗановлар кәбестә, кишер, чөгендер үстерә. Шулай ук өченче ел рәттән эксибишен дигән суган да үстерәләр алар. Кәбестәләре дә төрле-төрле сортлы. Быел шуңа өстәп, сынау өчен, ничек булыр икән дип кукуруз да чәчеп караганнар. Товар булырмы, хайваннарга китәрме, әлегә үзләре дә белмиләр.

Шәрифҗановлар гаиләсенең хәзер зур гына проблемасы бар: уңышны кая куярга? Соңгы елларда сату эшләре бик кыенлашкан икән. Әнәс абый шуны искәртеп китте. Алучылар да юк, дип борчыла ул. Күпләп сатып алучылар бар анысы. Алар 20 елдан артык яшелчәләрне “Сосновый бор” шифаханәсенә саталар. 

Билгеле, бу оешмага гына сатып бетереп булмый. Шулхәтле уңышны кая куярга? Саклау урыны булсын өчен Рәис өендә 20 метрга 8 метр киңлектәге гараж, склад салдыра. "Татар-информ" килгән көнне ул төзелеш материаллары алырга киткән иде.

Әнәс абый өендәге яшелчә бакчасын да карый. Өендәге бакчасында кәбестәдән кала барысын да үстерә.

- Әзрәк бәрәңге, әзрәк суган, помидор һәм кыяр үстерәм. Җылы теплицам да бар. Үрентеләргә нәкъ менә җылы теплица кирәк. Теплицаны җылытып, кәбестә-суганнарны кассеталарга чәчәбез, аннары инде салкынрак теплицаларга күчереп утыртабыз. Көн җылына барган саен, без салкынга күчә барабыз инде.


“Иң талымлы яшелчә – кәбестә”

Аларның җир биләмәсенең бер өлеше Мари Эл республикасы чигендә, калганнары – Олы Якедә. Җир өчен дәүләткә салым зур түгел. 

“Хәзер бездә җирләр юк, җирләрне кеше алып бетерде. Бабайның җире бар иде. Аны да алдык менә. Бу безнең гаилә бизнесы инде. Үзебезгә дә рәхәтләнеп җитә. Җитмәсә, печәннәрне дә сатабыз”, - ди Әнәс абый.

Чүпләрне алар яллап утаталар. Кеше чакыралар да, сәгатенә 60-70 сум түлиләр. Басуда яшьләр дә, өлкәннәр дә эшли. Нигездә Марий Элдан килүчеләр. Әнәс абый аларны  шунда барып алып кайта.

Әнәс абый сүзләренчә, иң талымлы яшелчә – кәбестә. Бәлки шуңа да халык аны утыртмыйдыр. Бу хакта Әнәс абыйның үз фикере.

- Кәбестә үстерергә теләгән кешегәкурыкмаска кирәк. Һәм кәбестәне кассетага чәчәргә кирәк. Мин шундый киңәш бирәм. Элек кәбестәне җиргә генә чәчәләр иде. Аны яңадан күчереп утыртып, тамырын йолкып, ашламага манып, шулай итеп үстерәләр иде. Ә хәзер 144 штуклы кассеталар бар. Тамырлары шунда килеш кала, аласың да, утыртасың. Безнең ике рәт утырта торган чәчкеч бар. Без менә шулай ике рәт утыртып барабыз. 

“Татар-информ” хәбәрчесе барган басуларында гына да 15-20 мең баш кәбестә бар булып чыкты! Моның өчен күпме көч түгәргә кирәк! Кәбестәне бит корт баса. Әнәс абый әйткәнчә, кәбестә бете дә, көя дә, барысы да бар анда.

- Быел үстерергә кыенрак булды. Эсселек комачаулады. Башта кәбестә үсеп китсен өчен җылылык булмады. Аннан соң инде эсселәр китте. Бервакыт бик каты яңгыр да булды. Яңгыр җирне бастырды. Ташкын кәбестәләрне моннан алып, икенче урынга күчереп утыртты. Шулай ук чүп үләннәре дә комачаулый. Монда инде иң күбе тавык тарысы дигән чүп үләне баса. Тал үләне дибез, менә ул да баса, алабута инде, шул.


“Яман шеш яки кара туфрак”

- Кәбестә нинди җирдә яхшы үсә?

- Кәбестә кара җирдә яхшы үсә. Бу Олы Яке басуы бик үк әйбәт урын түгел. Безнең урын астарак иде. Менә анда әйбәт була иде. Әмма анда хәзер бүсер башланды. Агачта яки үсемлек тамырларында була торган шеш ул. Аны белгән кеше белә инде. Тамыры аста зураеп үсеп китә. Кәбестәнең яман шешен бернишләтеп тә булмый. Ул җиргә инде 10 ел утыртып та булмый. Башка яшелчә утыртырга була, ләкин кәбестә утыртып булмый инде.

Әнәс абый 4-5 төрле сорт кәбестә үстерә. Голланд сортлары үсә. Саклауга Харикин дигәнен, шулай ук Мегатон дигән сортлысын утырталар. Төсле һәм брокколи кәбестәләре бар.

- Кәбестәнең яхшы итеп үсүен теләсәң, аны гел карап торырга кирәк. Шул гына. Без туклыклы сыекчалар дә сибәбез. Ашламаларны яфрактан да, тамырдан да бирәбез. Шунсыз булмый. Әле менә быел кәбестәләргә барыбер дә биреп җиткереп булмады. Печән чабу чоры башланды, бу басудан әзрәк китәргә туры килде. 

Нигездә кәбестәгә су кирәк инде. Су сибә торган агрегат көненә күпме сибә ала, шуның кадәр су китә инде. 12 сәгать каравылларга, 2 сәгатьтән 2 сәгатькә су сибәргә. Электр үткәрдек, әле аны эшләп бетереп булмый. Су бик күп кирәк. Кәбестә эссене бик яратмый шул ул. Кәбестә өчен идеаль температура 18-22 градус чамасында инде.

“Җир ялтырап ята”

Сез кәбестә утырту эшләрен кайчан башлыйсыз? Әнәс абый бу эшне әкрен-әкрен февральдә башлый икән инде.

- Иртә сортларны кассеталарга февральдә чәчә башлыйбыз. Соңыннан, бик үсә башласа, тоткарлану булсын өчен салкынга чыгарабыз. Җир өлгерүдән дә тора бит әле ул. Өлгергән җирне сукалап була. Җир сукалап салганнан соң ялтырап ятса, катып китә башлаган дигән сүз. 3 июньдә кыраулар бетә, шуннан соң басуга чыгарып утыртабыз инде. Быел 1 июньдә утырта башлаганбыздыр. Ярты көндә утыртып бетердек без аны. Салкыннар башлангач та җыеп алабыз. Аны бит җыйсаң, саклауга гына бирергә була. Без ала барып, тапшырып бирергә тырышабыз. Заявка булган саен, җыябыз. “Сосновый бор” шифаханәсенә, кечкенәрәк ашханәләргә бирәбез.

Әнәс абый “Татар-информ” хәбәрчесенең "нишләп кешеләр кәбестә утыртмый" дигән соравына да үз фикерен әйтте. Моның сәбәбе, Әнәс абый фикеренчә, бер генә.

- Хәзер бөтен җирдә “Пятёрочка”лар, бөтен җирдә “Эссен”нар. Алар, кирәк икән, кәбестәләрне зур машиналар белән Дагыстаннан алып кайталар. Анда 1 тиенгә, 2 тиенгә алалар да, монда 10 тиенгә саталар. Чама белән әйткәндә, шулай. Аннары Марий Эл Республикасының  тау марилары (горномарийские - ИТ) районнарында кәбестәләрне бик күп утырталар. Минем үземнең анда булганым юк, әмма булган егетләр анда иртә белән томан тора дип әйтәләр. Идел яны бит анда, томан кәбестәләрнең яфрагына утыра. Су сибәргә кирәк түгел. Алар бер мәртәбә чәчәләр дә, бүтән су да сипмиләр. Аларның үзкыйммәте бик арзан. Томан утырган кәбестә сыйфатлы була. Аларга очсызракка төшә ул, менә шул. Безнекенең килограммы 4 сумга төшсә, аларныкы бер яки ике тәңкәгә генә төшә. Бүгенгенең бәһасен әйтеп бетереп булмый, мин болай гына әйтәм. Кәбестәнең бәясе бер көн эчендә үзгәрә. Кәбестә, башка яшелчә белән чагыштырсаң, арзанрак йөри. Иң кыйммәтле яшелчә – кишер. Мәсәлән, чөгендергә уңышлы ел түгел икән, чөгендер кыйммәт була. Кайсыбер елны аны гомумән сорамыйлар да. Шул килеш базада кала, хайванга була.

“200 төп яшелчә күп түгел”

Шәрифҗановлар өчен корткыч бөҗәкләр генә баш бәласе түгел икән. Бер елны утырткан үрентене малайлар урлап киткәннәр икән әле. Әнәс абый бу турыда сөйләгәндә бер дә борчылмады. "Кем икәнен белеп, штраф түләттек. Күп урламадылар алар, 100-200 төп кенә", - диде ул. Менә сиңа мә, 100-200 төп кенә... Кемнеңдер бар булган байлыгы бит ул, Әнәс абый...

“Татар-информ” хәбәрчесе шуның хәтле кәбестәгә суны ничек итеп сибеп бетерәсез, су каян килә дип сорады. 

- Безнең дамба артында элеккеге, совет хуҗалыгы вакытыннан калган сугару системасы бар, су шуннан килә. Су сибә торган җиһазларны дәүләттән 40/60 программасы белән килде, 180 меңгә төште бугай ул безгә.

Бар кешене дә борчыган төп сорау! Сыйфатлы кәбестә алу өчен нишләргә? Әнәс абый серле генә елмайды да, сыйфатлы кәбестә алуның сере бер генә – тырышлык, диде. Шулайдыр инде, Әнәс абый, серләрегезне ачмыйсыздыр әле.


“Кеше башы кадәр суган”

Кәбестә турында белдек, кеше башы кадәр суганнар турында беләсе калды. Нинди суган ул? Нишләп ул кеше башы кадәр үсә? Ул кеше бакчасында үсә торган гади суганнан ничек тә булса аерыламы? Бу мәсьәләдә Әнәс абыйдан да яхшырак белгеч юк. Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина сүзләренчә, Татарстанга бу суганны иң беренче булып Әнәс абый алып кергән, Фермер бу суган турында бик яратып сөйләде.

- Эксибишен дигән суган голланд сорты инде ул. Без аны дүртенче ел үстерәбез, башта өйдә үстереп карадык. Менә инде өченче ел шушында басуда үстерәбез. 800 граммга кадәр үсә торган сорт ул. Бер төбе 800 грамм була. Аннан да артыграк булганы бар. Бу суганнар әле үсеп кенә килә, тагын бер айдан артык вакытлары бар әле аларның. Саклауга декабрь ахырына кадәр генә, ел башына кадәр генә чыдый. Бу салат сорты инде, начар саклана Былтыр без моны салатлар ясый торган оешмага бирдек. Бик күп итеп җыйдык та, тапшырдык инде. Баллы суган дип атарга була аеы. Гади суган шикелле ачы түгел. Турыйсың да, тоз сибәсең дә, бернәрсәсез ашыйсың. Уңыш алган вакытта суганның размерлары хәзергегә караганда бер 4-5 мәртәбә зуррак була. Суганны шулай ук февраль аенда кассеталарга утыртабыз. Кәбестәне кассетаның күзәнәгенә берне салсак, суганның орлыгын 4 кырыена дүртне салабыз. Без аны кул белән берәм-берәм салып утырабыз инде. 144кә дүртәр, бер кассетага 520 орлык керә. Иптәшем бер 15 көнләп салып утыра шуны. Мин аңа эзләр ясый торган махсус әйбер ясап куйдым. Шуңа салып, өстеннән сибү оны ясыйбыз да, бер 4-5 көннән ул шытып чыга. Аннан соң алып, җәеп куябыз да, үренте булып үсә. Бер 10-15 сантиметр үскәннән соң, һава торышы яраклы булгач, басуга чыгарабыз.

Әнәс абый эксибишен дигән суганны үстерүе бик күңелле диде.

- Бала-чага үстергән кебек карап торып үстерәсең инде. Бу суган көн саен үзгәреп тора. Үскәне дә күренә. Утап торырга кирәк инде, түтәлдә дә, түтәл араларында да чүп булмаска тиеш. Трактор белән йөреп, ашлама сиптерәсе булса, түтәлләр арасына керәсе булса дип, махсус эзләр бар инде, эзләр калдырабыз.

Эксибишен эссене яратмый. Шәрифҗановлар аңа көнаралаш су сиптерә. Көн саен сипсәң, бик әйбәт булыр иде дә, әмма без аңа көн саен сибеп тора алмыйбыз шул, ди Әнәс абый.


“Халык зур хезмәт куюдан курка”

Шәрифҗановлар төрле журналлар карыйлар, орлыкларны Мәскәүдән алалар.

- Татарстанга бу суганны без керттекме, анысын әйтә алмыйм, шулай диләр. Әмма матбугатта шундый суган үстерәләр дип язып чыгармадылар бугай. "Сингента" фирмасының журналларында килеп чыкты да инде, утыртып карарга уйладык. Безгә бик ошады, бик уңышлы чыкты. Беренче чорны Мәскәүгә барып сөйләшеп эшләдек, хәзер инде минем кыз Мәскәүдә, без аңа заявка бирәбез, ул ала да, безгә җибәрә. Төрле-төрле сортлы кәбестә орлыкларын, ниндине сорыйбыз, шундыйны җибәрә. Без генә түгел, авылдагы кешеләр дә сорый. Бергәләп алганда, әйбәтрәк бит инде. Кешеләр бу суганны хәзер өйләрендә утырта. Орлык сорап алалар да, утырталар.

Әнәс абый сүзләренчә, һәрбер эшне дә башта эшләп карарга кирәк, чөнки куркасың икән, бернәрсә дә эшләп булмый.

- Зур басуларда күптөрле яшелчәләр үстерүдән халык читләшә шул. Бик зур хезмәт кирәк. Курыкмаска кирәк. Басуың зуррак булган саен, чыгымы да күбрәк була аның, кешене дә күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Эшче көч күп кирәк. Көненә өчәр мең, дүртәр мең, бишәр мең түлибез. Кеше килә. Аңа бит әле акчасын да җиткерергә кирәк. Шуңа күрә кеше бик зурдан эшләми. Су кирәк инде. Бөтен яшелчәгә су кирәк. Суны лейка белән ташып, үстереп булмый бит аны. Су сибә торган әйберләр бар, әмма аларның шлангларын өстерәп йөргәндә, бөтен әйбер сына. Без сатып алган су сибә торган агрегат иң оптималь. Бик ошады безгә. Аның белән өченче ел эшлибез инде. Иң уңышлы ел 2012 ел иде. Кәбестәне бер гектардан 600-800 центнер алабыз. Уңышка карап, 1000 центнер да булырга мөмкин. 2012 елны бер гектардан 1100 центнер алдык дип хәтерлим. Бик әйбәт булды елы. Суганны былтыр 15 тонна җыйдык. Җире гектар ук түгел иде.

Әнәс абый тылсымчы түгел, әмма барысын да эшли, уңышын да ала, башкаларны да тәэмин итә. Аннан үрнәк алырга кирәк.

Фикерләр








Йорт һәм бакча

Сарымсактан мул уңыш алу серләре: Арчада ком салырга кушалар, Әтнәдә борчак түтәленә утырталар, Теләчедә суыткычта тоталар

Табигатьтә көз хакимлек итә. Олылар мондый һава тоыршын көйсез кияү кебек, ди. Көннәр бер җылыта, бер суыта. Шул арада коеп яңгыр ява, аның артыннан яктырып кояшы да чыга. Тәҗрибәле бакчачылар өчен “әбиләр чуагы” кызу эш көннәре. Бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көз аенда башкарыла бит. 

Йорт һәм бакча

"Җиләк утырту өчен иң кулай ай - август"

Кайберәүләр бакачада үзләре өчен һәм «оныклар ашар» дип кенә казынса, ә кемнәрдер аны яшәү рәвешенә әйләндергән. Ул алар өчен хобби да, төп керем чыганагы да. Актаныш районы Такталачык авылында Әхнәф һәм Дания Сәетзадиннар бөтен гаиләләре белән, туган-тумачалары ярдәмендә ничәмә-ничә еллар буена бакчачылык белән шөгыльләнә. "Татар-информ" хәбәрчесенә алар җиләк үстерү серләре турында сөйләде.

Йорт һәм бакча

Егерме мең төп кәбестә һәм кеше башы кадәр суганнарны ничек үстерергә: яшелчә үстерүче эшмәкәрдән киңәшләр

Күпчелек кешенең бакчасында стандарт җыелма: кишер, кыяр, помидор, чөгендер һәм суган. Ә менә җиңел үзләштерелә торган, файдалы һәм витаминлы кәбестәне бар кеше дә үстерми. Бу яшелчәне үстерүнең отышлы һәм уңайсыз якларын белү өчен “Татар-информ” хәбәрчесе кәбестәләргә бай авылда - Оля Якедә булып кайтты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла