Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачылар өчен 10 лайфхак: уңышны арттыра торган арзанлы ысуллар

Ни өчен орлыкларны перекись эремәсендә тотарга кирәк? Колорадо коңгызын ничек җиңәргә? Телә нәрсәдән курка? Тәҗрибәле бакчачылардан иң җиңел лайфхаклар белән бүлешәбез. Бу киңәшләрне кулланганда бакча гүзәл, ә уңыш мул булыр.

news_top_970_100
Бакчачылар өчен 10 лайфхак: уңышны арттыра торган арзанлы ысуллар

1.Орлыклар һәм перекись.

Орлыкларның шытылып чыгуы һәм вакыты еш кына борчуга сала. Ләкин орлыкларны чәчәр алдыннан, бер тәүлеккә перекись өстәлгән суга салып куйсагыз, аларның шытылып чыгуы һәм үсү тизлеге сөендерер. 200 мл суга – 1 аш кашыгы водород перекисе. Мондый суда тотканнан соң, орлыкларны чайкап алыгырга һәм бераз киптерергә кирәк.

2. Кычытканлы ашлама

Кайгыртучан бакчачылар синтетик ашламаларга караганда, органик ашламаларны өстен күрә. Һәм дөрес тә эшлиләр. Кайбер ашламалар бик яхшы нәтиҗә бирә. Мәсәлән, кычыткан төнәтмәсе – минераль матдәләргә бик бай. Калий, магний, кальций – теләсә кайсы үсемлек мондый ашламадан соң мул уңыш белән куандыдыр. Чиләкнең өчтән бер өлешен яңа өзелгән кычыткан яфраклары белән тутырыгыз, өстенә салкын су салып 10-15 көнгә калдырырга кирәк. Ул әчергә тиеш, болгатып торырга кирәк. Шуннан соң, төнәтмәне сөзеп су белән катыштырыгыз (1:10) һәм үсемлекләргә сибегез. Мондый ашламаны айга бер тапкыр сибәргә була.

3. Чәчәкләр өчен – банан

Банан белән “сыйлаган” өчен бакча чәчәкләре дә, бүлмә гөлләре дә рәхмәт әйтәчәк. Банан кабыгыннан ашлама ясауның күп төрле рецептлары бар. Ләкин без иң җайлысын тәкъдим итәбез: банан кабыгын кайчы белән кискәләгез һәм туфракка күмегез. Булды.

4. Чүпрәдә үскән кебек

Сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар чүпрәне урап узганда, бакчачылар аның ярдәме белән культураларның уңышын һәм чыдамлыгын арттыра. Чүпрәле ашлама еш кына томатлар өчен кулланыла. Помидорларны ике тапкыр – ачык туфракка утыртып ике атна узганнан соң һәм чәчәк атар алдыннан ашлыйлар. Рецепт мондый: 10 гр коры чүпрәгә – 10 литр су, 5 аш кашыгы шикәр комы, 500 гр көл. Тәҗрибәле бакчачылар ярты литр кош тиресе сыгынтысын да сала. Сибәр алдыннан эремәне 1:10 исәбеннән чыгып, су белән бутагыз.

5. Артыгын бетерү

Әгәр дә борычларда берничә кузак барлыкка килеп, чәчәк ату туктаган икән, боларны өзәргә кирәк. Үсемлек яңадан чәчәк атачак һәм мул уңыш бирәчәк.

6. Колорадо коңгызы белән көрәш

Төньяк Америка “кунагы” – колорадо коңгызын да җиңеп була, моның өчен халык киңәшләренә колак салырга кирәк. Бәрәңге, помидор куакларына иләнгән көл сибү яхшы нәтиҗә бирәчәк. Көлне иртәнге якта, үсемлек яфраклары чыктан дымлы чакта сибәләр. Кортлар да, аларның личинкалары да үлеп бетәчәк. Бер сутый җиргә якныча 10 кг көл китә.

7. Кыяр белән укроп

“Кыяр белән укроп” – популяр эчегән сөт эчемлеге генә түгел, ә түтәлләрдә иң яхшы “күршеләр” дә. Кыяр белән укропны янәшә утырту аларның уңыш бирүен арттыра. Ә помидорларны ераккарак утырту кулай булыр. Алардан яхшы күршеләр чыкмый.

8. Сарымсакны тозлау

Кыяклары 10 сантиметрга кадәр үскәч (шулай ук суган кыяклары да) түтәлгә тозлы эремә сибәргә кирәк. 10 литр суга – бер стакан тоз. Ун көн аралыгы белән ике тапкыр кабатларга кирәк. Суган һәм сарымсак уңышы мул һәм тәмле булыр.

9. Бакча өчен шулпа

Яшелчә пешергән суларны түгәргә ашыкмагыз. Яшелчәләрнең витаминнары һәм минераллары шулпага да күчә. Мондый суны бакчага сипсәгез файдасы зур булыр. Шулпаны суытып сибәргә кирәк.

10. Май комны бозмый

Бакча коралларын чистарту һәм үткерләү өчен комн һәм сыек май кулланырга була. Ингредиентларны чама белән алалар һәм чиләктә болгаталар. Куллану: бакча эшләреннән соң, коралны берничә тапкыр чиләккә салып алырга кирәк. Ком пычрактан чистарта һәм шомарта, ә май тутыктан саклый. Коралларны майлы комда да сакларга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100