Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агач, куак үсентеләрен ничек сайларга, помидор рассадасын ничек утыртырга, суган эре булсын өчен нишләргә?

Базарларда, сәүдә нокталарында җимеш агачлары, куак үсентеләре, җиләк-җимеш һәм яшелчә рассадалары сату җанланып китте. Сатучыларның һәрберсе үз товарларын мактый-мактый, мул уңыш вәгъдә итеп сата. Безнең табигать шартларында мул уңыш бирерлек агач, куак үсентеләрен ничек сайларга? Помидор рассадасын кайчан һәм ничек утыртырга? Суган эре булсын өчен нишләргә? "Татар-информ" хәбәрчесе агач, куак үсентеләре, рассадалар һәм орлык сатучылар белән шул турыда сөйләште.

news_top_970_100
Агач, куак үсентеләрен ничек сайларга, помидор рассадасын ничек утыртырга, суган эре булсын өчен нишләргә?
“Без алдап сатмыйбыз, берәүнең дә зарланып килгәне юк”

Башкаланың Мәскәү базары мәйданчыгы иртә таңнан гөрләп тора иде. Иртәнге сәгать сигездә үк халык тыз-быз килә. Кемдер чәчәк орлыклары ала, кемдер бакча җиләге карый, кемдер инде агач үсентеләре дә алып өлгергән. 

Мин Югары Ослан районы питомнигыннан китерелгән җимеш агачлары һәм куак үсентеләре сату урынына тукталдым. Биредә җиләк-җимеш агачларының нинди генә сортлары юк!


“Барысы да безнең шартларда үсә һәм мул уңыш бирә ала. Безнең шартларда үсә алмый торган үсентеләрне алып килмибез”, - ди әлеге ноктада сату итүче ханым.

Сатучы ападан агач үсентеләре алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сорадым.

“Үсентеләрне сайлаганда тамырларына игътибар итәргә кирәк. Агачларның тамырлары коры булырга тиеш түгел. Үсентеләрнең тамырлары озын булганда кайбер сатучылар аларны кисеп сата. Тамырлары киселгән агачларны алырга киңәш итмим. Кыска тамырлы агачлар озак үсеп китә. 

Савытында туфрак күбрәк булган үсентеләрне алыгыз. Карлыган, крыжовник, виноградларны алганда яфрагына игътибар итәргә кирәк. Яфрак агачның карт яки яшь булуын күрсәтә. Яфраклары күп булса, ул картайган, ягъни утыртырга соңга калынган. 

Җимеш агачы үсентесе никадәр яшьрәк булса, шулкадәр яхшырак. Агачны безнеке кебек питомник нокталарыннан алырга киңәш итәм. Чөнки бездә үсентеләрнең сорт һәм чәчү сыйфаты турындагы документлар да бар. Үсентеләргә культурасы, сорты күрсәтелгән этикетка ябыштырылган. Мондый сату нокталары ышанычлырак”,- ди ул.

Минем барысын җентекләп карап, сораштырып йөргәнемне күргәч, аптырады ханым:

- Ышанмыйсыңмы әллә миңа?

Аннары үзенең алдап сатмавын әйтте: “Берәүнең дә зарланып килгәне юк әле. Кеше йөри, ала, Аллага Шөкер”, - диде ул. Чыннан да, бирегә халык күп йөри һәм агач, куак үсентеләрен күпләп алынганы күренә иде. 

Сатучы ханым агачларны кайчан һәм ничек утырту, ничек карап үстерү турында да сөйләде.

“Агачларны май ае буе утыртабыз. Агач утырту өчен чокырның киңлеге – кимендә 1 м, тирәнлеге якынча 60 см булсын. Тамырлар чокыр төбендә иркен ятарга тиеш. Үсенте яхшы итеп үсеп китсен өчен черемә кулланырга мөмкин. Черемәне, туфракның өске катламы белән катнаштырып, чокыр төбенә салырга кирәк. Агачларны утыртасы урынга черемәгән тирес салырга ярамый. Ул тамырларны яндыра. 

Утырткач та, агач кырыена су сибәр өчен урын ясарга кирәк. Беренче көннәрне агачка 2-3 чиләк су сибәргә киңәш ителә. Җилдә агачлар сынмасын өчен аны берәр таякка бәйләп куярга кирәк” ,- диде ул. 

 

Җимеш агачлары һәм куаклары, җиләк бәяләре

Агач һәм куак үсентеләренең бәяләре якынча шулайрак: 

Слива - 400 сум
Кура җиләге - 200 сум
Кара җиләк - 450 сум
Миләш - 400 сум
Алма- 350 сумнан башлап 450 сумга кадәр
Карлыган – 300 сум
Кызыл карлыган -300 сум
Крыжовник - 300 сум
Виноград - 400 сум
Груша -350 сум
Облепиха - 250-300 сум.

 
“Помидорны болытлы, яңгыр тамгалап торган көннәрдә күчереп утыртырга кирәк”

Икенче тукталышым Чувашиядән помидор һәм чәчәк рассадалары алып килеп сатучы ир-ат янында булды. Уртача яшьләрдәге ир-аттан помидор рассадаларының бәясе һәм утырту үзенчәлекләре белән кызыксындым.

“Помидорларны үз орлыкларыбыздан утыртабыз. Бер төп рассаданың бәясе якынча 20-25 сум. Бу помидорның сортына карый. Помидор рассадаларын май башында теплицага утыртсаң була инде. Түтәлгә утыртсагыз, бераз соңрак утыртырга киңәш ителә. 

Гомумән алганда, помидорлар күчереп утыртуны җиңел кичерә. Бу аның өстенлекле ягы. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, помидорны болытлы, яңгыр тамгалап торган көннәрдә күчереп утыртырга кирәк. Алар шунда ук тернәкләнеп, тиз арада үсеп китә, авырып интекми.  

Әгәр көннәр яңгырлы булмаса, үсентеләрне кич белән, көн сүрелгәч утыртырга кирәк. 

Помидор урынын ел саен алыштыру киңәш ителә. Суны көн саен җитәрлек күләмдә сибәргә кирәк. Помидор үсә барган саен, суга мохтаҗлык булмаска тиеш. 

Суны бары тик төбенә генә сибәргә кирәк. Помидорларны утыртып якынча 15-20 көн үткәч, төбен әз генә тирес яки тирес суы белән ашларга мөмкин. Шулай ук помидорларның төбен атнага бер йомшартып өйсәң бик әйбәт була”, - диде ул.

Чувашиядән килгән сатучы бездә әйбәт үсә һәм мул уңыш бирә торган помидор сортларын да атады. “Москвич”, “Монгольский карлик”, “Драгоценность” дигән помидор сортлары тиз өлгерә. Аларны тәрбияләве дә җиңел. “Бычье сердце” (гибрид) сорты төрле чирләргә бирешми. Корылыкта да яхшы үсә. 

“Дамские пальчики” – иң әрсез сорт. Салкыннан, яңгырдан курыкмый. Кышлыкка тозлап кую өчен яхшы”, - дип аңлатты ул.

Рассада 20-25 сум тора.


“Суганым эре була, бервакытта да ук җибәрми”

Базарда рассадалар карап, бәяләр белән кызыксынып йөргәндә, күземЧувашиядән кайткан суган орлыгын  мактый-мактый сатучы әбигә төште. Суган сатучы әлеге әби бик ачык кеше булып чыкты. Бәяләре белән кызыксынгач, ул миңа үзенең суган үстерү серләрен дә сөйләде.

“Мин үзем суганны утыртыр алдыннан өч сәгать тозлы суда тотам. Бер литр суга 1 аш кашыгы тоз кирәк. Аннары юам да 2 сәгатькә марганцовкалы суга салам. Ул сугандагы микробларны һәм авыруларны бетерә. Тагын юам, азрак кына киптерәм һәм юеш түтәлгә утыртып чыгам. 

Суганны черемәле җиргә утыртырга кирәк. Суган органик ашламага мохтаҗ. Ул җиңел туфрак ярата, балчыклы җирдә үсми. Суганның рәт арасын 15-20 см калдыралар. Орлык суганы үлчәме ягыннан бер төрлерәк булса, әйбәт. Иң яхшы орлык 1 см диаметрдан артмаска тиеш. Шәмәхә суган белән дә шулай ук. Су сибүгә килгәндә, суганга су сибү кирәкми, юкса ул чери. Суганым эре була, бервакытта да ук җибәрми”, - ди сатучы әби. 

Киңәшләре белән бүлешкәч, “ничек үстерәсен әйттем, хәзер суган орлыгы ал инде миннән”,- диде ул, көлеп. Бер банка суган орлыгы сатып алдым.

Бәяләренә килгәндә, суганның бәясе сортына карап. Гадәттә бер банка суган орлыгы 150 сум тора. “Богатырь” дигән сортның килограмы 300 сум. “Кармен” дигән кызыл суган сорты 100, ә “Ред барон” дигәне 150 сум тора.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100