Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Агач эше ул шундый мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың"

Кулы эш белгән кеше ни генә эшләми. Гомер буе сокландым шундый кулы эшкә осталарга. Казанда яшәүче Руслан Кавиев белән танышкач та, аның агач эшләнмәләрен күреп хәйран калдым. Уфа шәһәрендә үскән егет күптән түгел генә Казанга күченеп килгән. Хатыны – Казан кызы. Казанга күченергә ул да сәбәп булгандыр. Шулай ук, хезмәте буенча киңәергә Татарстанда мөмкинлекләр күбрәк булуы да кызыктырган.

news_top_970_100
"Агач эше ул шундый мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың"

Ниләр генә ясамый ул агачлардан. Кыяга очып баручы бөркетләр дә, сабыен кочаклаган ана да, йөрәк кашлы йөзекләр, муенсалар, савыт-сабалар, бик вак сувенирлар да... 

Иң кызыгы шунда: оста күп кенә әйберләрне урманда кискәннән калган агач калдыкларыннан, безнеңчә әйтсәк, утын пүләне яки бүкәннәрдән ясый.

– Күптәннән ясыйсыңмы бу матурлыкларны?

– Кечкенәдән агач эшләрен яраттым. Мәктәп укыган вакытта хезмәт дәресләрендә агачтан ни дә булса эшләгәндә, яратып, күңел биреп башкаргангадыр, бик яхшы килеп чыга иде. Уңышымны әтием дә күреп сөенә иде. Мәктәпне тәмамлагач, әти агач эше буенча укырга барырга тәкъдим итте. Әмма анда җиһаз ясарга гына укыталар булып чыкты. Шулай да сәнгать училищесына укырга кердем. Агач кисү түгәрәгенә йөрдем. Дөресен генә әйткәндә, кирәкмәгән җирдән кисеп, әйберне бозармын дип куркып кына йөрдем. Остазым да, өлкән яшьтә булгач, эшеннән китте. Шул вакытта бу шөгылемнән тукталып калдым кебек. Ләкин күңелемдә агач эшенә карата омтылышым көчәйде генә.

Руслан Башкорт дәүләт университетында төбәк белгечлеге (регионовед) буенча белем ала. Спорт министрлыгында эшләгәндә хезмәт баскычы буенча югарырак күтәрелергә дә мөмкинлек була. Әмма иҗадилык, күңел өчен эшләү якынрак булып чыга егеткә.

– Ул вакытта акча эшләп була идеме агач эшләнмәләрең белән?

– Тотрыклы хезмәт хакым юк иде. Күпме заказ керә, шуның кадәр акчам була. Ә дәүләт хезмәтендә эшләгән очракта ай саен тотрыклы хезмәт хакы булыр иде. Ләкин үз шөгылем җаныма якын, кадерлерәк булды. Училищеда укыган вакытта дәресләрдән соң, кабинетта калган агач кисәкләреннән төрле фигуралар ясап карыйм. Төнгә кадәр эшлим. Беренче клиентлары барлыкка килә башлады. Ул вакытта стипендия 400 сум, ә миңа заказга эшләгән әйберләрем өчен 3 мең сум түлиләр иде. Алга таба ныклап торып агач эше белән шөгыльләнергә кирәклеген уйладым. Төзелештә акча эшләп, шул акчага станоклар һәм эш кораллары сатып алдым.

– Нинди агачларны кулланасың?

– Күбрәк санитар чистартудан калган агачларны файдаланам. Экзотик агачларны сатып алам. Материал тәкъдим итүчеләр хәзер үзләре эзләп таба. Чикләвек агачы, бәрхет амур (бархат амурский), палисандр, кызыл агач, кара агач, тимер агачны сатып алам. Карагай (вязь) агачы бик җайлы. Гадәти эшләргә нарат, каен агачлары кулланам. Алка, йөзек кебек бизәнү әйберләре күбрәк экзотик агачлардан ясала. 

Скульптура ясаганда алдан сызымын эшлим, ә болай савытлар ясаганда ничек буласын кәгазьгә төшереп тормыйм, күз аллап кына эшлим. Тәлинкәләр төрле зурлыкта, диаметры 15тән башлап, 35-40 сантиметрга кадәр.

– Өйрәнергә теләүчеләр бармы эшләреңне?

– Өйрәнергә теләүчеләр күп. Табигый материалдан ясалган әйберләр белән кызыксынучылар арта. Социаль челтәргә эш барышының видеоларын урнаштырам. Нәкышләү белән кечкенә генә бинада, яки бүлмәдә дә шөгыльләнергә була, ул күп урын алмый. Мин дә башта балконда да, бүлмәдә дә ясадым. Өйдә эшләгәнлектән, проектымны Трудом исеме белән атадым. Ясаган әйберләрне инстаграммга куя башлагач та башкаларны кабатламаска кирәк дип уйладым. Бу башкалар миңа игътибар итсеннәр өчен генә түгел, яңа төр әйберләр ясап үземне дә сынап карыйсы килде. Кайберләрен кабат бозып ясыйсы булды. 

Агач эше ул шундый мавыктыргыч, ясаган саен илһамланасың. Эшли торгач, пычкы белән кисеп ясыйсы килде, пычкы сатып алдым. Аның белән иң башта ябалак ясадым. Пычкы белән ясау катлаулы, тик ул эш процессын гадиләштерә һәм тизләтә.

– Шушы эшеңнән сиңа иң ошаганы нәрсә?

– Ярминкәләргә караганда мин төрле конкурсларны яратам. Чөнки миңа сатуга караганда, сәнгать әсәре булырлык матурлык тудыру күпкә ошый. Киләчәктә тә һөнәрче буларак түгел, сәнгать эшләрен югары дәрәҗәгә күтәрерлек итеп эшлисем килә. Мастерскойда эшләргә бик яратам, бу минем тормышым. Эшләү процессы рәхәтлек бирә. Агач исен бик яратам. Станокта эшләгәндә үзләренә генә хас хуш исе чыга. Күп кешеләргә нарат исе ошый, ә мин юкә агачының исен яратам.

Русланның кул эшләре белән бик күпләр кызыксына. Америка һәм Рәсәйнең күп кенә шәһәрләренә дә почта аша соратып алалар. Русланның кул эшләре кабатланмас. Һәм аларның күбесенең урманда аунап яткан агач калдыкларыннан ясалуы да соклангыч. Оста куллы матурлык яратучылар чүптән дә сәнгать әсәре тудыра ала шул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100