Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзеңне ничек хөрмәт иттерергә? (Зәмирә Сәмигуллина)

Гомер буе акыл җитми яшәлде. Узып бара көннәр заяга. Укытучым Мәшүдә замана белән бергә атларга тырыш, дия торган иде. Булмады. Замана белән атларга әллә акыл җитмәде. Әллә акрынлык комачау итте? Пенсиягә чыгар вакыт җитә, һаман артта әле мин заманадан.

news_top_970_100
Беркөнне кызымны автобуска озатырга чыктым. Тукталышта бер ир басып тора. Җилкәсенә зур сумка аскан. Мине күрүгә туганын күргәндәй сөенде.

– Апа, китаплар сатам, алыгыз, – ди. Шул арада сумкасыннан шапыр-шопыр балалар китаплары чыгара башлады. Урыс телендә.

– Балалар зурлар инде, мондый китаплар укымый, дим.

– Бүләк итәрсез, – ди.

– Юк, - минәйтәм бүләк итәр кешем дә юк.

– Үзегезне хөрмәт итсәгез, бүләкне бер белмәгән кешегә дә бирергә була, – ди.

– Үзегезне хөрмәт итсәгез диме-е-е?

Шушы сүзне ишеткәч балачакта булган бер вакыйга искә төште. Чишмәгә барыш. Чишмә юлында ике абзый утыра. Ару гына “төшереп” алганнар. Чирәм чыккан вакыт. Яшел чирәм күргәнгә сөенгән кебек иде алар. Шунда берсе икенчесен кыстый. “Ну, брат, үзеңне хөрмәт итсәң, берне җиффәрәсең инде. Бер рюмкадан берни булмый”, – ди.

Монда да шуның кебек килеп чыга, үземне хөрмәт итсәм, тукталышта китап алырга кирәк.
Гомер буе үземне хөрмәт итә белмәдем, яратмадым. Үзтәнкыйть дигән нәрсәм көчле булды. Кеше юк кына нәрсә эшләсә дә, күпертеп сөйли белде. Ә мин пешмәгән пәрәмәч, үз эшемнән кимчелек эзләп, үземне тәнкыйтьләп яшәдем. Китап алмый китсәм дә, үземне үзем кичерми идем. Үземне хөрмәт иткәнгә түгел, аны кызганып, 170 тәңкәгә бер китабын алдым. Жәлләдем. Әче таңнан сумка асып рәхәттән чыгып китмәгәндер бу җегет, минәйтәм.
170 тәңкәдән егылып үлмисең, җомга көн хәердән булсын, дип догаңны кыл да ал, берәр балага бирерсең, диде әйбәт Мәшүдә. Мәшүдәнең киресе дә бар әле аның. Ике мин сугыша кайчакта бер миндә - бер Мәшүдәдә. Сездә дә алай булгалыймы?

Мартның егерме алтысы иде, яран ботакларын сындырып суга салыйм, диеп йөри идем, күрше кызы кергән. Әллә нинди чүпрәкләр сатам, ди. Үзеңне яратсаң, алырга тиеш син моны, Мәшүдә апа, ди. 231 тәңкә генә икән. Бөтен нәрсәне юарга шәп, ди. Майсызны да, майлыны да. Исемен әйткәч тә Элвин Грей эшләп чыгарган чүпрәкләр дип уйладым. Әллә, минәйтәм, Грей чүпрәкләр дә чыгара башладымы? Булыр, булмас ни?! Булганнан бар да була. Алмады-ы-ым, 231 тәңкә генә дип, анысы да акча бит аның. Моңарчы, иске капрон колготкилар белән юган Мәшүдә апаң, нишләп бер юкка акча чыгарсын. Чүпрәк алмасам да яратам үземне! Чолан тутырык кызлардан калган капрон колготкилар. Ару җирләрен генә әзерләп, кисеп әзерләп куям. Бер пакет. Юган саен ташлап барам. Губка кебек микроб җыеп ятканын да көтмим.
Әле шунысын да әйтим, чүпрәге янында ниндидер савыт-саба юа торган сыекчасы да бар. Күрше кызы анысын да үтереп мактады. Савыт та юып була, көзге, пыялаларны да сөртергә ярый, гөл төбенә сипсәң, шаулап чәчәк тә аттыра, ди. Хикмәт име! Эшләп чыгаручының исемен хәтерләп калмаганмын. Тел әйләнми торган чит ит сүзләрен кабул итми минем баш. Юка баш булгангадыр инде. Шуңа күрә савыт-сабаны да юк-бар сыекчалар белән юмыйм. Аш содасы һәм гәрчич иң яхшысы минем өчен. Гәрчич порошогының исе генә ни тора!

Хәзер халыкны тыңласаң, бар кайгылары ашау һәм ябыгу кебек. Берчак ватсап дигәннәрендә бөтенләй дә кызыклы хәл булды. Танылган бер артист ябыгу өчен ниндидер коктейль сата икән. “Язга ябыгабыз” дигән группасына мине дә кертеп куйган кызым. Нәрсәгә кирәк ул миңа, дип ачуландым инде баланы. Беркөн язганнарын укып утыргач үземә дә кызык булып китте. Теге артист хатын җаныем, мәш килде, кәктилне мактап. Безнең авылдан да бер хатын бар иде анда. Икенче көнне үк кәктилгә чыгып китте бу. Илле яшенә кадәр көн саен камыр ризыгы ашаган түти центрга җитә язган иде. Җитәрсең дә! Кабартмасы, бәлеше, өчпочмагы, сумсасы... Әкәмәт йомырыланган иде. Ник аны чүпрәле камырны атнага ике-өч булса да боткага алмаштырып булмый микәнни? Әллә ниндәй кәктил алып эчкәнче.

Әле анысын да гади кеше сатса гомер алмас ие. Артист саткач кына ала. Кешесенә генә күрә сөйләшә торган түти инде ул шундый. Хәзер артистлар бер әкәмәт дөнья тоткасына әйләнде бит.

Әле беркөн берсенең зур концерт вакытында баласын кайда калдырып торуын язганнар. Кызым шуны укып утыра миңа. Бигрәк кадерле бу артист балалары минәйтәм. Кайсыныкы ни ашый, нәрсә кия, ничә сантиметр булып туа. Барысын да күрсәтеп, әйтеп кенә торалар. Әле кайберләре ялгызым бала үстерәм, дип сөйләнә. Кем үстермәгән инде ул баланы, име! Безнең авылда ире сугышта үлеп, биш баланы ялгыз үстергән аналар да бар. Алар әби шул инде хәзер. Кемгә кирәк әбиләр. Аннан соң, бер уйлаганда бу замана хикмәтләре сугыш кырыннан да яманга әйләнә бара ахрысы. Үләләр дә, үләләр бит. Зыянсыз чүпрәк куллансалар да әллә ниткән чирләр килеп чыгып кына тора. Шул ук шәп чүпрәкләр, ябыктыру кәктилләре зыянсыз дип кем ышандыра? Безгә авыл кешесенә ярар инде шунда. Бакча эшләре башлангач бетәр әле асылынган майлар. Алай ук артык та түгел әле алар. Матур гына. Метр да алтмыш ике сантиметрлы гәүдәмә алтмыш сигез килограмм авырлыгым бар. Ярыйсы гына бит име! Әллә ни артык түгел. 5-6 килосы күбрәктер тиешлесеннән. Ну шул 5-6 килоны киметәм дип, 4-5 меңгә кәктил алып эчкәнче, җиләк-җимеш алып ашыйм.

Күрше авылда йөз яшьлек әби бар иде. Йөзендә дә җитез хәрәкәтле, сәламәт.

– Бер тапкыр булнискә бармадым, күп сөйләшмәдем, аз ашадым, күп эшләдем, – диде озак һәм сәламәт яшәвенең серен сорашкач.

– Игелекле дә булдың, – дип өстәп куйды янында утырган күршесе.

Шулай шул элеккеге кеше камыр ашап симермәгән. Үлән ашаган. Шуңа күрә ябыгу проблемасы да килеп чыкмаган. Савыт-сабаны гәрчич белән юып, ком белән агарткан. Кая анда “грейлы” чүпрәк. 90-100 ел элек туган булсалар да, безнең чорга да килеп җитә алганнар.

Шунда теге “мин”нең киресе сүз ала:

– Хәзер заманы башка, Мәшүдәкәй, бар кеше дә синең кебек дөньядан артта калып яшәсә ни була?

Менә шундый Мәшүдә мин! Ике “мин”ем белән тарткалашып ятам көне буе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100