Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Yзгәреш җиме» (Люция Әблиева)

«Yзгәреш җиле» дигән әйбергә хөкүмәт миллионнар биргән икән дигән хәбәр таралгач, авылыбызның мәдәният йорты каршындагы 80+ үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзаларына, француз әйтмешли, «шок» була язды.

news_top_970_100

Ну, татарчасы – «шаккатканский». Бу кыяфәттә күпме катып утырган булыр идек, билгесез. Аскы урам җегете сиксәнбиш яшьлек Хөсәен, башкала ягыннан искән җил белән миллионнар килергә бик мужыт дигәч, арыш капчыкларыбызны алып, «Коңгырчак» тавына менеп киттек.

Өч көннән сон «Чукрак» Мәгүзә: «Yзгәреш җиле» түгел, ә «Yзгәреш җене», үз колакларым белән ишеттем, бүген тиливизырдан күрсәтәчәкләр»,– дип, безне капчыкларыбыз-ниләребез белән бергә «уфалла арбасы»на төяп, өенә алып кайтып китте. Кәнсиртне башыннан азагына кадәр карадык, кәнишне. Тик «Yзгәреш җене» кайсысы булганын, төгәл генә беребез дә әйтә алмады. «Чукрак» Мәгүзә сүзенә карап, таудан төшкәнебезгә үкенеп бетә алмадык – очты болай булгач, миллионнар җилгә!

«Yзгәреш җиле»нең нәрсә икәнен аңлатып бирделәр безгә. Ул да булса, җырларның яңача башкарылуы икән. Әйтәм аны, теге көнне тиливизырдан менә дигән җырларны әллә ни фурмыларга китереп кыйландырдылар. Имәндә икән чикләвек! Беркөнне 80+ үзешчән сәнгать түгәрәге әгъзалары җыелышып, «Yзгәреш җиме» оештырырга сөйләштек. Нүжәли, без әйтәбез, берәр нәрсә маташтырмабыз. Җырма авызыңны! Әллә теге, пенсионер дигәч тә… маташтырабыз әле – кыш буе үзешчән сәнгатьтә җырлап-биеп йөрибез. Так шту, никакуй җидегән чишмә, «Кукый» Гарифулласы әйтмешли. Җиме булса, берәр нәрсә эләкми калмас, эләгер, иншалла!

Әлеге дә-баягы, авыл кешесен беләсез инде, ни уйлый, шуны чыгара да сала. Хафизулла да чыгарды да салды! «Әйдәгез «Күбәләгем»не үзгәртеп, анкдот-мәзәктәге кебек «куда ляжем» дип җырлыйк, дигән фикерен. Ә сез хөкүмәттән үрнәк алып, «Yзгәреш җиме»нә акча чыгарып салды дип уйлагансыздыр әле. Салыр! Юккамыни аның кушаматы – «Сарман Хафизулла». Тфү, телеңә тилчә чыккыры – «Саран Хафизулла»!

«Шту син, – дип каршы төштек аңа, – татарның гимнына әйләнгән «Күбәләгем»не «куда ляжем»га үзгәртү дураклык, «Күбәләгем» Африкада да «Күбәләгем» булып калачак».

Бәй, әйдәгез «Шахта»ны бозыйк, алай булгач, диештеләр югары очныкылар. Шуннан, илаһым, Әхияр утыз жиденче елгы тавышлары белән: «Китә җаныем, китә җаныем, китә җаныем Донбасска», – дип, сузып җибәрмәсенме! Туктатып та булмый тегене, малай! Әлдә арабыздагы бердәнбер сугыш ветераны «Келтер-келтер» Хәсән абзый җаен тапты. «Донбасска китми тор әле, синең кайгы юк анда», – дип Әхиярның авызын каплады.

Бездә җыр беткәнмени, күңелең генә киң булсын! «Ай былбылым, вай былбылым, Агыйделнең камышы», – дип Фәрихә ике юл җырлап чыгалмады, такмак уйлап табырга маһир Махиян: «Пенсиянең яше җитмеш, дөресме бу, ялгышмы?» – дип, чәпәп тә куйды. Менә Хәмдия түтәгез, калфакларын төзәтә-төзәтә, «Әпипә»гә төште.

"Бас, кызым, Әпипә,

Син басмасаң, мин басам.

Пенсиям әзрәк артмасмы,

Президентка хат язсам?"

Аңардан күрешесе Хәнәфи калышмады.

«Сандугачлар кунып кайда сайрый?

Сарман буйларында тирәктә шул,

Сарман буйларында тирәктә.

Пенсияларымнын, ыразмеры

Житми дуслар, житми кирәккә», – дип, үзәкләрне өзде.

«Yзгәреш җиме» программасы белән гастрольләргә җыенабыз әле. «Yзгәреш җиле» каршы исеп, юлыбызга аркылы төшмәсме дигән шикләнү дә бар барлыкка. Хәер, алар җимнең шәбенә юлыкканар, без аларга һич кенә дә конкурент түгел, бугай. Безнеке – үзебезчә:

«Тал бөресе, тал бөресе,

Тал бөресе талларда;

Сандугачым, әйтеп сайра:

Шәп пенсия кайларда?»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100