Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яшьлектәге мәхәббәт яшәгән саен көчәя генә бара” (Роберт Миңнуллин)

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында баручы “Адәм белән Һава” тапшыруының төп герое булды. “Татар-информ” хәбәрчесе шагыйрьнең тормышыннан булган 10 принципны язып алды.

news_top_970_100
“Яшьлектәге мәхәббәт яшәгән саен көчәя генә бара” (Роберт Миңнуллин)

“Мин – сабыр кеше”

– Һәр яшьнең үзенең матурлыгы, кыйммәте, өстенлеге бар: тәҗрибә, яшәгән гомер, эш, хезмәт, халык алдындагы исемең, абруең. Барысы бергә килеп тоташкач, нормаль күренеш дип исәплим. Мине чыгырдан-чыгару бик авыр. Мин чынлап та сабыр кеше. Мине әнкәй кечкенә чактан ук шулай өйрәтте.

“Яңадан тусам, гомеремне кабатламас идем”

– Интервью алганда бер сорау бирәләр, яңадан тусагыз, гомерегезне кабатлар идегезме дип. Мин кабатламас идем. Яңача яшисе килә, яңалыклар ачасы килә. Бу тормыш инде яшәлгән, гомер ителгән. Бу дөньяга килүемә, шушындый мәхәббәт табуыма, балалар тудырганга, газиз әтием, әнием, нәселем шундый булганга мин гомеремнән канәгать. Бөтенесе дә әйбәт, тәртиптә. Ләкин икенче тапкыр кабатлау кызык булмас иде.

“Кешеләрдән артык та, ким тә түгел”

– Мин – табигать баласы. Табигать мине кеше, шагыйрь иткән. Табигать баласы булу – зур бәхетләрнең берсе. Ни өчен үзгәрмимме? Кыланам. Кыяфәт чыгарып йөрергә тырышам. Публичный кеше эленке-салынкы йөрергә тиеш түгел. Халык арасында яшәргә, эшләргә кирәк.

Кешеләрдән артык та, ким тә түгел. Нормаль гаилә корып яшәдек дип исәплим. Мин үземнең тормышымнан бик канәгать. Клара белән узган ярты гасыр – зур гомер. Вакыйгаларга, иҗатка, шатлыкларга тулы, зур матур тормыш булды дип уйлыйм.

“Яшьлектәге мәхәббәт яшәгән саен көчәя генә бара”

– Клара – минем өчен һаман да сер, тылсым. Ходай миңа кабат тусам да Клараны биргән булыр иде. Аңа өйләнер идем. Шуңа игътибар иттем: яшь чакта кем дә ярата. Менә син олыгайгач яратып кара, ул бөтен кеше дә булдыра ала торган әйбер түгел. Яшьлектәге мәхәббәт яшәгән саен көчәя генә бара икән. Клара миңа хәзер ныграк кирәк, мин аны ныграк яратам. Әлбәттә аңлап бетереп булмый, беркем дә ачылып бетә алмый. Кеше бит ул үзе бер галәм.

“Тыйнак кына, тыныч кына яшәргә гадәтләнгән”

– Гомернең кадерен хәзер күбрәк беләсең. Хикмәт шунда: вакыт тизрәк әйләнә башлый. Шуңа күрә вакытның, гомернең кыскарганын сизәсең.

Безнең әби-бабайлар игенчеләр булган, үз көннәрен үзләре күргән. Хәзер бөтенләй башка заман килде. Мин гомер буе казна эшендә эшләдем, редакцияләрдә мөхәррир булдым, Дәүләт советында һ.б. Минем бөтен керемем шул хезмәт хакы булды. Әлбәттә, азрак гонорар да булды. Бездә матди мәсьәлә юк диярлек.

Без тыйнак кына, тыныч кына яшәргә гадәтләнгән. Безгә артыгы кирәкми. Көнләшүчеләр дә юк түгел: бөтенесе дә мине әйбәт кенә, елмаеп йөри, матур киенгән, бу бик байдыр инде дип уйлый. Чынлап та, шундый кыяфәт чыгарып йөримдер мин. Минем бервакытта да зарланганым юк. Минем бурычлы буласым килми. Ничек өйрәнәсең, шулай яшисең инде. Яшь чакта балалар белән сирәгрәк булынган. Эш, җәмәгать эше, командировкаларга йөрисең, көне-төне редакцияләрдә...

“Кеше үз көенә дә яшәргә тиеш”

– Һәрбер әйбернең вакыты, чиге була. 65тән узган кеше – өлкән кеше. Үзеңнең тормышың, иҗатың бар. Гаиләгә дә, иҗатка да вакыт кирәк. Хәзер мин үземне уңайлырак хис итәм. Депутат булуның кыен яклары да бар: син гомер буе бер кысаларда яшәргә тиеш. Гомерең рәсми чараларда уза. Кеше үз көенә дә яшәргә тиеш. Мин галстуксыз йөрергә өйрәндем. Кеше гомере бик тә кыска, бар кешегә дә депутат булып үләргә димәгән. Җәмгытьтә барысы да көйләнгән.

“Мине саткан, үч иткән кешеләрне кичерәм”

– Социаль челтәрләрдә мине яратмаган, тәныйтьләгән берничә кеше бар инде. Кара исемлеккә кертмим, мин алардан көлеп кенә карыйм, мин аларны кызганам. Алар мине шулкадәр яратмыйлар: мин әйбәт язганмы-юкмы, аларга барыбер. Ямьсез сүзләр язалар, мин аларга күнеккән инде. Егерме еллап шулай инде, шул үк сүзләр, шул ук кешеләр, мин аларга игътибар итмим. Әле болар исән икән әле дип кенә куям. Җавап бирмим. Мине саткан, яратмаган кешеләр бар. Ләкин вакыт узу белән мин аларны кичерәм. Ни өчен мин үземне интектереп, үч итеп йөрергә тиеш? Андый хисләр белән яшәп, үзеңне генә бетерәсең бит. Минем күңелем чиста булырга тиеш, мин аннан арынырга тиеш.

“Шагыйрьнең күңеле борчылып яшәргә тиеш”

– Шагыйрьнең күңеле һәрвакыт борчылырга тиеш. Ләкин син – шагыйрь. Әгәр дә синең халкың, шушы көндә яши икән, аның киләчәге бик икеле икән, туган телеңә шундый һөҗүмнәр бара икән, санга сукмыйлар икән, куллану сферасы тарайганнан-тарая бара икән, киләчәктә синең укучыларың булырмы-юкмы, зур сорау астында икән, урамда гарип кешеләрне күрәсең икән – ничек син зур канәгатьлек хисе белән, тыныч кына, бәхетле яшәргә мөмкин? Шагыйрь янып яшәргә тиеш.

“Күп сөйләшергә яратмыйм”

– Сөйләшмәүне яхшы сыйфат дип исәплим. Ир-ат аз сөйләргә тиеш. Мәсәлән, очрашуларда студентдлар, укучылар миннән һәрвакыт мәхәббәт турында сорыйлар. Мәхәбәәт турындый күп сөйләшергә кирәкми. Әлбәттә, шигырь язарга кирәк. Иң мөһиме – яратырга кирәк. Төп эшебез –ярату, сөйләү түгел. Күп сөйләшкән кешенең язарга вакыты аз калырга мөмкин.

“Кларага әле дә “яратам” дип әйтәм”

– Мәхәббәт һәрвакыт “свежий”, яңа булырга, хисләр яңарып торырга тиеш. Мин Кларага әле дә “яратам” дип әйтәм, чөнки ул минем яратканымны һәрдаим белеп, тоеп торырга тиеш. Шулвакытта гына мәхәббәт бар дигән сүз. Бер-береңнең кирәклегеңне тою – безнең яшьтә иң югары дәрәҗәгә җитә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 август 2023
    Исемсез
    Чын кеше булган Роберт абый. Бернинди мактану, масаю юк. Фикерләрен, ничек яшәгән, шулай аңлаткан. Урыны Җәннәттә булсын! Якыннары сагынадыр, аларга сабырлыклар бирсен АЛЛАҺЫ РАББЫБЫЗ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100