Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тормышны яратам! Яшәү - матур бит ул, олы бәхет!” (Зәринә ХУҖИНА)

Мәдәният йортында эшләүче һәрчак елмаеп торучы, йөзеннән нур сирпелүче бу апаны күргән саен кечкенә чагымда: "Нинди матур апа, бик рәхәттер аңа, бәйрәм-кичәләрдә генә йөри",- дип уйлап, гел кызыгып карый идем. Өстәвенә, шигырьләр дә язуын белгәч, аннан да бәхетле кеше юктыр кебек тоела иде. Ә баксаң, ягымлы караш, шат күңел артында күпме яра, хәсрәт ята икән.

news_top_970_100
"Тормышны яратам! Яшәү - матур бит ул, олы бәхет!” (Зәринә ХУҖИНА)

Низамова Әлфирә Абзал кызы Әгерҗе районы Исәнбай авылында туып үскән. Әлфирә апа әти-әнисенең бердәнбер кызы, өч ир туганы өчен бердәнбер кыз туган булган. Әнисе аны тормыш итәргә, дөнья көтәргә өйрәтсә, әтисе бик сабыр гына, ипле тавышы белән яшәү мәгънәсенә төшендерергә тырышкан... "Кешеләргә игелекле булырга, таш атканга аш атарга, үпкәне озак сакламаска, кичерә белү- иң олы бәхет..."- дөнья тоткасы булырдай бу сүзләрне Әлфирә апа әтисеннән ишеткән.

"Инде вафатына 40 ел тулып узса да, чем кара чәчле, гел елмаеп торучы коңгырт күзле, үтә дә сабыр, тыйнак, бик акыллы әтиемне искә алмаган көнем юк. Бөек Ватан сугышында катнашкан, аннан кайткач та озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән әтием Абзал Сәйфелмөлек улы Мөлековны авылдашларым бик яхшы хәтерлиләр. “Абзал абый бригадир булган чакта…” – дип башлыйлар сүзләрен аның белән бергә эшләгән апа-абыйлар. Ул күп еллар кырчылык бригадиры булып эшләде, әнкәй – кырлар буенча хисапчы. Алар көннәр буе басуларны ат белән иңләп-буйлап йөриләр. 

Әткәйнең Гармонист кушаматлы бик акыллы, тыңлаучан аты бар иде. Бу атны җигү, туару, ат абзарына илтү кайвакытларда безгә - балаларга да эләгә торган иде. Кыз бала булгач, мин әти-әнием кайтуга өйдәге эшләрне эшлим, аш кайнатам, утын бүкәненә басып (буем җитми иде), токмач басам, идәннәрне юам, тавык-чебиләрне карый идем. Тик шулай да кайбер көннәрдә миңа да әтием белән, шул кабык төпле арбага утырып, басуга чыгу бәхете тия иде. И-й, ул печән өстендә әти белән янәшә утырып барулары! Әткәйнең олы учларыннан авыз иткән җир җиләге, бөрлегән, шомыртларның тәмен ничек онытасың?! "- ди Әлфирә апа, истәлекләргә бирелеп.

- Әткәй мине, бер бөртек кызын, аеруча яратты, тәрбияне дә мин әткәйдән алганмындыр. Әнә шул арбада үлән исләренә исереп йөргәндә, басу юлындагы ромашкалар, күктәтәйләр сәлам биргәндә, тулып ташкан бодай, арпа, башаклары тезләрне кытыклаганда, дилбегәне кулларында талгын гына тибрәтеп, атны куалап, әткәй талгын гына җыр сузганда, минем дә күңелемә иҗатымның тәүге орлыклары салынгандыр, шул мизгелләрдә туган ягым үзенә әсир иткәндер…

Әткәйнең миңа бер генә тапкыр булса да тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Мин аны күз карашыннан ук аңлый идем. Тик шулай да кайбер сүзләре күңелгә җуелмаслык булып уелган: “Кеше әйберенә кагылма, гарип кешедән көлмә, олылар белән һәрвакыт исәнләш…”

Абзал абый кызына 23 яшь тулган көннәрдә, гаиләсен калдырып, мәңгелеккә киткән. Әлфирә апаның үз гаиләсе булса да, аның үлемен бик авыр кичергән. Хис-кичерешләр шулкадәр көчле булган ки, Әлфирә апага ул чакта бөтен урам кап-караңгы кебек тоелган, капка төбенә әтисен озатырга килүчеләрнең үзара сөйләшүләре аның ачуын чыгарган.

Тик алга таба яшәргә кирәк бит. Әлфирә апа, бердән, әнисенә терәк булырга, өстәвенә кызы һәм булачак улын кайгыртырга тиеш иде. Бу дөньяда үлем барын, иң якын кешеләрең белән мәңгелеккә аерылу да бар икәнен Әлфирә апага кабат тоярга туры килә.

Абзал абый белән Гөлчирә апа дүрт бала тәрбияләп үстергән. Тик аларның гомерләре генә кыска булган. Бер яктан караганда, сугыш яраларыннан арына алмыйча, 52 яшендә дөньялыктан киткән Абзал абый бәхетле дә сыман. Ул бит бер генә баласының да үлемен күрмәгән. Абзал абыйның үлеменә 10 ел узганнан соң – Әлфирә апаның абыйсы Альберт, тагын 9 елдан – кечкенә энесе Рәшит, 5 елдан уртанчы энесе Наил фаҗигале төстә вафат булганнар . Тол калган әнисенә никадәр авырлыклар, газиз улларын югалтулар ачысын кичерергә туры килгән! Йокысыз төннәр, күз яшьләре, зиярәт кылулар, инфаркт, инсульт…

Нәкъ ун елдан Әлфирә апаның Чаллыда гомер итүче бик яраткан абыйсы Альберт 37 яшендә фаҗигале төстә, ток сугып вафат була. Аның ике баласы ятим кала.

Тагын тугыз елдан энекәше Рәшит 29 яшендә кинәт авырып бакыйлыкка күчә. Аның да бер кызы ятим кала.

Әлфирә апа, күңел ярлары тулып ташмасын дигәндәй, бераз сүзсез торгач, әкрен генә: "Белмим, бу кайгыларны әнкәй ничек кичергәндер?! Башыма сыймый, әмма ул үзен бик сабыр тотты, һәрберсен тәрбияләп озатты. Тагын шунысы истә калган: үзенә дип кәфенлекләр алып куя иде дә – әзмәвердәй улларын озатырга туры килә иде. Ул елларда без зиарат юлында бик күп йөрдек.

Барыр юлым көн дә зират юлы,

Анда көтә мине улларым.

Салкын ташны кочып, җирне сөеп

Яргаланып бетте кулларым...

Күңел касәләре айкалган, чайкалган, түгелгән... Куллар каләмгә үрелгән...

Шул вакытларда булачак шагыйрә ныклап, чын-чынлып яза башлаган да инде. Тумыштан ук хисле, шигъри җанлы булган инде ул Әлфирә апа. Ә аннан шагыйрә, язучы ясаучы көч– тормышында, язмышында булган югалту, табышлар, кискен борылышлар, язмышның туктаусыз кыйнавы... һәм аның тискәре, бирешмәс җаны, көчле рухы..

Тик әле бу азагы булмаган икән. Икенче энекәше Наил дә 40 яшендә гүр иясе булган. Аны Әгерҗе шәһәрендә пычак белән кадап үтергәннәр. Әнисе Гөлчирә апа бу хәсрәтләрдән инфаркт кичергән... Әмма ул үзен шулкадәр сабыр тоткан, үз-үзен кулга алып, инфарктны җиңеп, янәдән өч ел яшәп, Әлфирә апага илле яшь тулган елны, кызының беренче китабы чыкканын, аны тәкъдим итү кичәсен күреп, мәңгелеккә күзләрен йомган.

"Минем иҗат кичәмдә әниемнең әйткән сүзләре әле дә колак төбендә яңгырап тора, - ди Әлфирә апа. - Мин бик бәхетле, бер баламның булса да 50 яшькә җиткәнен күрә алдым. Кызым Әлфирә белән мин горурланам! Кызым, сиңа мең рәхмәт, әгәр янәшәмдә син булмасаң, мин бу кадәр хәсрәтне күтәрә алмас идем!” 

- Менә шундый көчле рухлы, сабыр, акыллы әнием миңа үрнәк булды да инде, - дип, ниндидер бер горурлану, шул ук вакытта чиксез юксыну белән әйтеп куйды ул.

Әлфирә апаның үз язмышына килгәндә...

Беренче ире аннан ун яшькә зуррак булган. Ул аның белән 10 ел яшәгән. Күпме тырышсалар да, алар бер-берсен аңлый алмаганнар, икесе ике дулкында булган шул. Кул күтәрү, көн саен ызгыш-талаш... Ике бала белән Әлфирә апа иреннән аерылган, тик барыбер бәхет капкасы аңа икенче ишекләрен ачкан. Язмыш аны бүгенге ире Фердинант абый белән очраштырган. Алар инде утыз ел бергә! Уртак баласы – кызлары үскән, оныклары бар. Ә ике баласы, икенче ире белән үссәләр дә, үз әтиләренә барып йөриләр, аралашып торалар. Әлфирә апа аларны бервакытта да очрашулардан тыймаган.

Күрәчәкне күрмичә, гүргә кереп булмый, диләр. Олы кызы Ләйләнең дә парлы тормышы барып чыкмаган.

"Беренче киявем Рамилне дә, кодагыем Мөнҗияне дә гаепләмим. Кодагый минем өчен бүген дә кодагый булып калды. Аерылышулар бар инде ул, бездә генә түгел. Бар кешедән дә дошман ясап булмый, кирәк тә түгел. Гомумән, мин үпкәне озак сакламыйм. Кичерә белү - бик олы бәхет бит ул!" - дип, Әлфирә апа ипләп кенә үз киңәш-фикерен белдерә.

Ләйләнең беренче никахы таркалып, ул яңадан кияүгә чыгып, бала табып, куанып кына яши башлагач, кияүләре балыкка киткән җирендә суга батып үлгән. Ләйлә ике баланы ялгыз канат аякка бастырган. Инде үсеп җиттеләр дигәч кенә, башка сынаулар сугып еккан... Бу хакта Әлфирә апа сөйли дә алмады.

Инде аларыннан тынычланып кына килгәндә, Әлфирә апаның Әгерҗедә яшәүче улы Ленар хуҗалыгында янгын чыгып, яшәү урынсыз, милексез калганнар. Ленарның тырышлыгы белән миллион сумнар чыгарып эшләнгән ремонт төгәлләнеп, яңа мунча өлгереп кенә җиткән була... Рәхәтләнеп куанып яшә генә!... Юк шул! Әлфирә апа исә балалары, оныклары исән калган өчен бик сөенгән, шөкер иткән. Бер ана йөрәгенә бит болар барысы да! Әлфирә апаның күзләренә яшь тыгылды, әмма ул сабыр гына елмаеп алды да - күз яшьләрен яшерергә өйрәнгән бит - күңеленең авырткан мизгелен ачып салды.

"Бик авыр булды, өй белән бергә яндым, көйдем... өйнең уты сүнде, сүндерделәр... Ә минем йөрәккә күчте ут... Каян акча табарга? Ничек булышырга? Мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр булышалар, әлбәттә, рәхмәтләр яусын! Тик өй җиткерү уен эш түгел шул! Район җитәкчелеге тарафыннан вәгъдә ителгән төзелеш материаллары элегә кадәр юк. Балалар бик көтәләр. Өч бала белән кеше өстендә яшиләр бит алар! Менә тагын янгын чыккан сары көзләр әйләнеп килер, салкын кышлар җитәр..."

Менә шундый язмыш! Әлфирә апа барыбер үзен бәхетсез дип санамый. Аныңча, сынаулар адәм баласын көчле итә. Югалтулар тормыш кадерен белергә, яшәү ямен тоярга булыша. Әлфирә апа аяк-куллары исән булуга, зиһене барга, күзләре күрә, теле сөйли, кулларына каләм алып иҗат итә алуына сөенеп, кешеләрне табигатьне, тормышны яратып яши.

"Тормышны яратам! Яшәү - матур бит ул, олы бәхет!”

Яшәү матур –гүзәллекне

Күрә белсәң генә...

Елар чакта- үксеп елап,

Көләр чакта көлсәң генә...- нәкъ Әлфирә апача бу юллар.

Әлфирә апа ничек түзде? Ничек түзә? Аңа авыр чакта Һәрвакыт Аллаһы Тәгалә кулын суза. Ул моны сизә, тоя. Мәдәният йортында эштән кинәт туктарга туры килә аңа. Ул аны бик авыр кичерә, әмма шул елны ук Әлфирә апаны Татарстан Язучылар берлегенә кабул итәләр, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медальгә лаек була. Аңа илһам килә, ул күп итеп яза башлый. Бу- Ходайның аңа биргән җиңеллеге.

Бүгенге көндә Әлфирә апа балаларына, оныкларына исәнлек-саулык теләп, һәр көнен дога белән башлый. Халкына, милләтенә хезмәте – шигырьләрендә, язмаларында. Әлфирә апа татар теле өчен җан ата. Быел Әгерҗенең 3нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфны бетергән оныгы Айгөл татар теленнән имтиханын 5 кә биргән. Бу да аның өчен зур сөенеч.

Иҗатына килсәк, ул инде берничә китап авторы, яңа чыгачак “Бер уч яктылык” исемле шигырьләр җыентыгы нәшрияттә чират көтеп ята.

Газета, журналлар белән дә Әлфирә апа иҗади элемтәдә тора. “Казан утлары”нда, "Сөембикә"дә шигырьләре басыла. Менә тиздән аның иҗат җимешләре “Мәйдан” журналында дөнья күрергә тиеш.

Язмыш сынауларында сынмаган, сыгылмаган, нинди генә авырлыклар күрсә дә, йөзеннән елмаю, күзләреннән нур, кешелеккә, тормышка мәхәббәт китмәгән Әлфирә Абзал кызы Низамовага алдагы көннәренең бәхетле, матур булуын, иҗат чишмәсенең тулып торуын телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100