Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таллыкүлдә былбыл бар (Айгөл Әхмәтгалиева)

Язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар» повестеннән өзекне Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итә.

news_top_970_100

Шамил машинасын Наиләләрнең капка төбенә үк китереп туктатты. Арткы ишекне ачып, зур-зур пакетларны күтәреп алды, бер якка салынып төшкән капканы иңбашы белән генә этәргә маташты. Көч-хәлгә эләгеп торган агач капка алай гына бирешергә теләмәгәч, бер кулын бушатып, каерып ачарга туры килде. Як-ягын кычыткан баскан сукмактан баскычка якынлашуга, Шамил дертләп китте – аскы бусагада, тезләренә башын салып, Наилә утыра иде. Хатын үзе дә сискәнеп торып басты, Шамилне күргәч, йөзеннән саран елмаю йөгереп үтте.

– Ә-ә, син икәнсең... – Теленең уйлаганны әйтүе түгел иде.

– Берәрсен көтә идеңме әллә? – Мәгънәсез сорау бирүен аңлаган Шамил сүзне тиз генә икенчегә борды: – Иркенләбрәк киләм дигән идем бит. Менә боларны өйгә кертеп урнаштырыйк әле. Хәлимә апага бераз күчтәнәч.

Идән сайгакларын шыгырдатып, эчкә уздылар. Өйдә караңгы иде, Наилә ишек яңагы тирәсенә үрелеп ут кабызды. Беркөнге вак чебен көтүе күренми, мич тә агарып, яктырып калганга охшаган. Шамил ихтыярсыздан идән-түшәмгә күз йөгертеп алды да, ясалма көр тавыш белән сөйләнә-сөйләнә ботинкасын салып, караватта хәрәкәтсез яткан Хәлимә янына юнәлде.

Карчык хәлсез керфекләрен күтәреп, буш карашы белән Шамилгә текәлде. Таныдымы, танымадымы – йөзендә бернинди хис-тойгы чагылмады.

– Шамил бу, әнкәй. Әйткән идем бит... – Наилә дерелдәгән бармакларын тыңлата алмаудан гаҗизләнеп учын угалады.

Артсыз урындыкны алып, Шамил карават янәшәсенә килеп утырды, иелә төшеп:

– Хәлимә апа, хәлең ничек? – дип сорады.

Сүзләр һәм сораулар артык икәне яхшы аңлашыла иде: карчыкның куллары как сөяккә калып, үтә күренмәлегә әйләнгән, йөзенә күксел-сарылы төс иңгән; сүс кебек юкарган ак чәчләре мендәр өстенә җеп-җеп булып сибелгән, өзелеп чыгардай нечкәреп калган муены сулыш алган саен гармун күреге кебек җыерылып куя. Аның көч-хәл белән:

– Көтеп ятам. Рәхмәт, бәбкәем, – дигәненә күңеле тулып, Шамил карашын читкә алды. Башын күтәреп, Наиләгә борылды.

– Бавыры. – Хатын артык сүз әйтмәде.

– Мин... берәр ничек булыша аламмы? – Соңгы көннәрен санап яткан авыруга инде берни, беркем ярдәм итә алмаячагын белсә дә, Шамил шулай дип сорамыйча кала алмады. – Бәлки, дарулар, уколлар кирәктер?

– Морфиен бушлай бирәләр дә... Аның артыннан пастаянны йөреп буламыни... Авылда врач ише кеше юк, район бүлнисенә барып алып кайтырга, буш савытларын илтергә кирәк... – Наилә чарасыз кыяфәттә кулын селтәде. – Памперс-мазарлары булганда була, булмаганда юк...

Сүзләрен бүлеп, кемнеңдер каты-каты басып өйалдыннан үткәне ишетелде. Ул да булмады, ишек бөтен буена киерелеп ачылды, берәүнең тарак күрмәгән гөнҗәлә башы пәйда булды. Күлмәк сәдәфләре чалыш төймәләнгән, кесәсендә бүлтәеп торган шешә чалбарын тагын да аскарак тартып асылындырган, пычрак аякларының тырнаклары җиткән бу котсыз адәмнең йөзенә дә карарлык түгел иде. Күзләре шешенеп, кысылып беткән, аскы ирене ярылып канаган, ике каш арасы, борын тирәсе дә әллә киселүдән, әллә бәрелүдән кызыллы-зәңгәрле төскә кергән.

– Опань-ки! – Адәм, теше төшкән авызын ачкан хәлдә Шамилгә сөзеп карады да, ике кулын чалбар тезенә ышкый-ышкый, күрешергә якынайды. – Барин, да?

– Сыпырт әле, Рамай. Синең кайгы түгел. – Наилә, Шамилне гәүдәсе белән капларга теләгәндәй, ике арага кереп басты. Сәрхушнең исе дә китмәде, кесәсендәге болганчык төстәге шешәне шап итеп өстәлгә утыртты, үзе, өем-өем торган сумкаларны күреп, тиен җитезлеге белән шунда үрелде.

– Ух-ты! Калбаса гына ашый башладың, ә?

Сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, Наилә аны җәһәт кенә җилкәсеннән эләктереп, ишеккә таба этте.

– Ычкын, дидем бит, яп... – Хатынның авызыннан чәчрәгән әшәке сүзләрне ишетеп, сәрхушнең керфеге дә селкенмәде, Шамил исә аптыраудан телсез калды. Ул әкрен генә кузгалып, ишекне ачты, котсыз адәмгә кулы белән тотынырга җирәнеп, башы белән генә чыгарга ымлады. Тегесе, артына борылып чигенә-чигенә, кыланып баш идее:

– Ыслушаю, барин. Түлке ни, даруны гына...

Наилә өстәлдәге шешәне алып, Рамайның култык астына сонды.

– Бар, бар, чык әле, Рамай, яңадан, яме, яңадан.

Чыга-чыгышлый Рамай дигәненең өйалдындагы чолан ишеген ачып каравы күренде. Шуннан башын тыккан килеш караңгыда тагын берәрсен күрергә өметләнүе булгандыр, мөгаен, аптыраулы тавыш белән:

– Ыстыран-ны... Бүтән кунаклар юк, значитсы... Урының да җәелмәгән түгелме? – дип, тамак төбе белән гыжылдап көлгәне ишетелде. Наилә аны эткәләп-төрткәләп баскычтан төшергәндә, сәрхушнең:

– Асыл кош эләктергәнсең, апасы, жәлләмә, яме... Тагын-тагын килерлек булсын, саранланма, – дип ыржайганы да Шамилнең колагына килеп иреште.

Шамил әллә һава җитмәүдән, әллә биредәге коточкыч тормышны бөтен шәрәлеге белән аңлаудан буыла башлаганын сизде. Ни чарадан бичара кыяфәттә авыру карчык өстендәге юрганны рәтләштергәндәй итте дә үзе дә ишегалдына чыкты.

– Җирәнәсеңме? – Наилә нәкъ беркөнге соравын кабатлады.

– Ышанасы килми... – Шамил хатын янына – баскыч бусагасына килеп утырды.

– Миңамы, Рамайгамы? Син аны танымагансыңдыр инде... Бездән бәләкәйрәк ие... Аскы урамдагы Галимҗан абыйны белсәң генә инде... Парткум ие, исеңдәме? Шуның оныгы бит Рамазан... Галимҗан абыйларның түр бакчасында иң иртә җитешә торган алма барые, оныттың микән... Шуны урлап кимереп утыра идек бит, әй... – Наилә әллә көлемсерәп, әллә уфтанып куйды. – Бер-ике ел мулла булып та торды, аннан асылынып үлде.

– Кем? Мулламы? – Үз колакларына үзе ышанмыйча, Шамил кашларын җыерды.

– Мулла шул. «Үзеңә кул салу – күтәрә алмаслык гөнаһ» дип вәгазь сөйләп йөргән кеше. Тынгы бирмәделәр бит. Бездәге халык соң... Ни Аллага, ни муллага ышанмый. «Элек тегеләй, элек болай иде, хәзер йөргән була», – дип

чәйнәделәр-чәйнәделәр дә... «Мәчеткә биргән сәдакаларны үзең урлап барасың», – дип бер диванасы йөзенә бәреп әйткәч, йөрәге чыдамагандыр инде, мунча алдына кайтып асылынган. Әйтүчесе кем диген – бригадир Фәнис абыйны онытмадың да онытмадың инде... Рамазан тегене, «бабайны син генә үтердең» дип, кара яндырып кыйнаган. Утырып чыкты. Әллә дүрт, әллә өч ел шунда... Кайтканнан бирле бәрелеп-сугылып йөри. Ул да беркемгә дә кирәкми, бичара... Кергәләп йөри шулай. Утырып эчәбез, аннан йә җырлыйбыз, йә җылыйбыз...

– Бүтәнчә ярамыйдыр шул...

– Нишләргә кушар идең? – Наиләнең тавышы усаллык катыш мыскыллы яңгырады. – Белсәң өйрәт – ничек яшәргә?

– Син бит... син бит... юк, болай булырга тиеш түгел иде... – Шамил терсәкләрен тез өстенә куеп, ияген йодрыгына терәде, сүз табалмый төртелеп калды.

– Ә минем бүтәнчә яшисем килми. – Наилә дә кулына таянып утырды. – Барыбер бер мәгънә дә юк... Ярарсана, гел мин дә мин... Үзеңдә ниләр? Күренеп тора, тормышың көйледер.

– Зарланмыйм алай. Бер урында утырып торган юк, дөнья куган булам. Менә бит авылга да кайтырга җай чыкты.

– Егерме биш елдан соң диген...

– Әбекәйнең хәлен беләсем килде... Соңгы араларда бик еш кына төшкә керә башлады, әти дә шулай ди. Аннан... эшләр дә бар иде. – Шамил эш турында ачылып китәргә теләмәде. – Зиратта әйләнеп йөрдем, әбекәйнең каберен генә таба алмадым.

– Таш та кайтарып куя белмәдегез бит, каян табасың? Берәрсе күрсәтсә генә инде. – Наилә Мәйсәрә карчыкның кайда җирләнгәнен чамалый иде, аның баш очына утыртылган ялгыз каенны да таный иде. Хәер, ул бит әллә кайчан, шуннан соң зират капкасын ачып кергәне булдымы?..

– Рәҗибә апа белән җомга көнне барырбыз дигән идек. Ул да таякка калган икән, көчкә йөри.

– Аның каравы Рифаты... Әле күрештегезме соң? Чистый алпавытка әйләнеп бетте... – Наиләнең тавышында өнәмәү чагылып китте.

– Эше әйбәт, акчаны шәп түлиләр икән, әйләнә инде.

– Түлиләр инде, ярты авылны чыгарып сатсын да. Сыер фермасын гына да әллә ничә юл ташытты бит...

Наиләнең сүзләрен аңлап бетермәгән Шамил сәерсенеп аңа карады. Хатын исә шәрә беләгенә килеп кунган черкигә шап итеп сугып алды да исе китми генә дәвам итте:

– Фермаларны да сүттеләр, амбарны да, клубны да. Бөтен таш-кирпечен, калаен, тактасын «КамАЗ»ларга төяп, «Нур»га ташытты Рифат. Кайтканда күргәнсеңдер әле, анда заправка артында алагаем комплекс төзеп куйдылар бит, безнең фермалар ташыннан бит инде ул... Кемнең кулында – шуның авызында. Череп баюларына аптырыйсы юк. Ярар инде, хәзер намаз укып, гөнаһларын юып йөри... Андыйлар тыштан караганда барысы да әүлия. Әй, төкеримсәнә... Син соң үзең турында берни дә сөйләмисең, ватык патефон кебек мин генә такылдап утырам... – Наилә, үзе дә сизмәстән, балачактагыча шукланып, терсәк очы белән Шамилнең биленә төртте.

– Үз бизнесым бар. Хатынымныкы да. Эш дип чабабыз да чабабыз инде. – Шамил саран гына шулай дип куйды.

– Хатының чибәрдер, әйеме... – Элек тә шәһәр кызлары матурдыр дип сорашырга яраткан Наилә бу юлы бөтенләй дә үзгәрмәгән кебек тоелды... – Балаларыгыз да олыдыр инде.

Шамил тиз генә эндәшмәде. Ленизасы белән Алиясен күз алдына китереп, рәхәт елмайды. Аннан түш кесәсенә үрелеп, өчесе бергә төшкән төсле фотоны кулына алды. Узган җәй Һиндстанга баргач, пальмалар аллеясы буенда төшкәнннәр иде. Наилә сурәтне күзләренә әле якынайтып, әле ерагайтып, бик җентекләп, озаклап карады. Күңел төпкеленнән кубарылып килгән дулкынны сиздермәскә тырышып, ясалма елмайган булды.

– Хатының курчак шикелле икән. Кызың да матур, түлке берегезгә дә охшамаган.

Шамил тагын җавап кайтарырга ашыкмады. Карашын читкә борып:

– Без аны кызлыкка алдык, үзебезнеке булмады, – дип, моңа кадәр иң якын кешеләре генә белгән серне кинәт кенә Наилә алдында ачып салды. Нигә, ни өчен әйтте ул моны – ир үзе дә аңышмый калды.

Хатынның күзләре мизгел эчендә шар булып түгәрәкләнде. Йөрәге, нәрсәдер сизенгәндәй, ярсу аттай чыгымчылап тибәргә тотынды.

– Ә-ә... – дигән булды ул, үз халәтен үзеннән үк яшерергә теләп. – Ташландык идеме?

Болай дип сораганда бәгыренең ничек телем-телем телгәләнгәнен Наилә үзе генә аңлый иде.

– Ялгыз хатын баш тарткан, җиде айлык булып тугач, курыккан микән... Андый кабахәтләр белән дөнья тулы бит хәзер. – Шамил элекке кебек янәшәсендә сердәш дусты Наилә утыргандай хис итеп ачылып китте. – Шундый аналарны төрмәгә утыртып җәзаласаң да аз... Ярар, үз гөнаһлары өчен җавап бирми калмаслар әле...

– Эзләп килмәдеме соң? – Хатынның тавышы кинәт кенә карлыгып калган иде.

– Килеп карасын!.. Аннан, кем нәрсә раслый алсын? Туу турындагы таныклыгына туган көнен дә башкача яздырдык – 26 декабрьдә туган булган, без җиденче март дип үзгәрттек. Ул безнең кыз гына, бетте-китте!

Наиләнең кинәт кенә хәле бетте, аяклары такта идәнне тоймаска әйләнде. Урыныннан кузгалса егылып китәрмен дип курыккан хатын, төсе качкан битен аска иеп:

– Шамил, мин өйгә керим әле. Әнкәй эндәшә бугай... Кайчагында рәтләп сулый да алмый, тыны кысылып ката, – дип кенә әйтә алды.

– Карале, Наилә, кислород мендәре китертикме әллә? – Шамил, урыныннан кузгалган шәйгә, борчылып, шулай диде. – Шылтыратсам, иртән үк вертолёт белән китереп җиткерәләр.

Көч-хәл белән торып баскан Наилә артына чигенә-чигенә ишеккә таба атлады.

– Кайт син, Шамил. Ничек тә үзебез... Безгә хәзер бернәрсә дә кирәкми инде, – дип пышылдады, күгәргән иреннәрен ачар-ачмас.

– Алай димә. Кирәкле уколлар да, мендәр дә булыр, иртәгә сугылырмын. – Шамил, артык сүз әйтмичә, капкага юнәлде.

– Шамил! – Тагын шул бәгырьне телгәләрлек сагышлы тавыш ирне артына борылырга мәҗбүр итте. Наиләнең нишләптер мизгел эчендә яралы кош сыман кечерәеп, бөрешеп калган гәүдәсе баскыч култыксасына сарылган иде. – Кызыңның... исеме ничек?..

– Алия. Алиякәй, – диде ир, сәерсенүен яшермичә. – Нигә?

– Болай гына. Болай гына, Шамил. – Наилә, авыру кеше сыман бөкрәеп, өенә кереп китте.

Аның тырнаклары учына батып кергәнче кулларын йодрыклап, үзалдына «Алия, Алия» дип кабатлый-кабатлый, ишек яңагына йөзен терәгәнен, кычкырып җибәрүдән тыелып, иреннәрен кан чыкканчы тешләп үксегәнен Шамил ишетмәде, күрмәде...

Әсәрнең дәвамын Татарстан китап нәшрияты сайтыннан укыгыз

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100