Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сугышта әтиләр кайтмагач, балалар күңеле кителде" (Фирания Зыятдинова)

Балалар белән эшләгән кешенең төшенә дә балалар керә торгандыр. Апас районы Танай-Турай авылы “Гөлбакча” балалар бакчасында инде 31 ел тәрбияче булып эшләүче Фирания Әгъләм кызы бакча балалары өчен шигырьләр һәм әкиятләр язу белән мавыгып, үзлегеннән җыентык та бастырып чыгарган. 

news_top_970_100
"Сугышта әтиләр кайтмагач,  балалар күңеле кителде" (Фирания Зыятдинова)

- Фирания ханым, үзегез белән таныштырып китегез әле.

- 1962 елның 1 гыйнварында хәзерге Кайбыч районы Зур Русак авылында туганмын. Хәзер инде Апас районы Танай-Турай авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Авылыбыз кечкенә, тик бакчага 8 бала әле йөреп тора. Мин матурлыкны яратам. Шуңа күрәдер шигырь язу гына түгел, кул эшләре, ягъни, бәйләү, чәчәкләр үстерү, тасмалардан бизәкләр ясау белән дә мавыгам. Көпчәкләр дә, буш шешәләр дә калмый инде.

- Шигърият дигәннән, кирәк булган өчен язасызмы, әллә инде күңел кушамы?

- Кечкенәдән шигырьләр белән мавыктым. Зур Русак авылында “Яшь Ленинчы” дигән газетага бер шигыремне җибәрдем дә, ул чыкты. Чыккач, тагын яздым, аннары тагын яздым. Казанга укып, эшләп йөргән чакта тукталдым. Аннары инде Танай-Турай авылына килдем. Кызым үсеп җитте дә: “Әни, укытучылар шигырь язарга кушалар, булышмассың микән”, - ди. Бер яздым – матур булды, ике яздым, өч яздым. Ул укып бетергәнче, бергәләп яздык шигырьләрне. Күпчелек шигырьләрем кызым исеменнән язылганнары инде.

- Илһам кайчан килә соң?

- Шигырьләрне төштә күрәм, илһам шул чакта килә миңа. Тик торып, язып куярга иренгән чаклар да булгалый, аннары онытыла.

- Сугыш турында да шигырьләрегез бар. Сугыш белән бәйле гаилә тарихы бардыр бәлки?

- Кызыма дәү әнисе сөйләгәннәрдән чыгып яздым ул сугыш турындагы шигырьне. Ничек ятим калганнарын, ничек көткәннәрен, нинди хәлләр булганын. Җиңү көне уңаеннан бөтен йөрәгем белән яздым анысын, шуңа күрә дә уңышлы килеп чыккандыр.

- Җыентыкларыгыз бармы?

- Гомумән, мин шигырьләремнең санын да белмим. Яшь чакта язган шигырьләрне язып бармаганмын бит, уйламаганмын. Ә боларын кызым җыеп барган. Аннары үземне күреп алдылар тәрбиячеләр семинарларында. Китап итеп чыгар әле, диләр. Мин китаплар чыгарып яталмыйм инде дип, балалар бакчасында кулланыр өчен генә җыентык эшләдем. Язган шигырьләремне эшемдә кулланам инде. Бакча балалары өчен дигән җыентыкта шигырьләр генә түгел, әкият тә, хикәя дә бар.

- Хәзер барлык шигырьләрегезне туплап, китап бастыру теләге бармы соң?

- Алданрак уйлаган булсам, бәлки барып та чыгар иде. Хәзер белмим инде, яшем дә бара бит.

Зыятдинова Фирания Әгъләм кызының “Күңелле безнең бакча” дигән бакча балалары өчен булган җыентыгыннан шигырьләр тәкъдим итәбез. 

                            Бабаема Җиңү өчен рәхмәт!

Ил өстенә килгән канлы сугыш

Мәңгелек яралар китерде.

Сугышта әтиләр кайтмагач,

Балалар күңеле кителде.

Кайта алмагансың дәү әтием,

Балаларың зарыгып көтсә дә,

Гомре буе көткән сөйгән ярың,

Үлде диеп, хәбәр килсә дә.

Каты бәрелештә яралангач,

Авыр хәлдә кулга алганнар.

Җәлилчеләрдән үч алган күк,

Җәзалаган сине дошманнар.

Рәхмәт дәү әтием, мең-мең рәхмәт!

Булгансың син, батыр, түземле.

Чын йөрәктән сиңа хатлар язам,

Ишетә алмасаң да сүземне.

Бу хатымны язам,тиз арада

Дога булып барып ирешсен,

Йөзләреңне күреп белмәсәм дә,

Төшләремә бәлки керерсең! 

                                          Хыялым кары

Бер тавышсыз ап-ак карлар ява,

Ап-ак серле, ап-ак шатлыклы.

Җәйне сагынуымнан шулай

Карда йөреп уздырам вакытны.

Тәрәзәдән карыйм: ап-ак карлар ява,

Җиргә яумый, ява бәгырьгә.

Балачакны, мәктәп елларымны

Оныта алмам инде гомергә.

Кыңгырау шалтыравы чыңлар һаман

Оныта алмам яшьлек елларым.

Сыйныфташлар, сездән аерылгач,

Кая илтер мине юлларым?

Хәтеремдә: вак-вак атлап,

Мәктәп бусагасын атлавым.

Сизелми дә, бик тиз үтте вакыт

Әле генә шуны аңладым.

Ап-ак серләр,ап-ак шатлыгымны

Язам шулай дәфтәр битендә.

Якты уйлар, изге хыялымны

Саклармын мин күңлем түрендә.

Вакыт алга чаба, карлар ява,

Сизелмәде гомер узганы.

Бер сәбәпсез бүген шигырь язам,

Соң булса да, җаным кузгалды.

                                 Казлар китте

Кыр казлары китә җылы якка

Хушыгыз, хуш!

Исән-имин яшәп чит җирләрдә

Кабат безгә очып кайтыгыз!

Кыр казлары оча каңгылдашып,

Йөрәкләрдә кала кайтаваз,

Күккә карап сезне озатабыз,

Исән-имин йөреп кайтыгыз!

Кыр казлары китте арабыздан

Моңсуланып калды бар дөнья.

Без дә үсеп җиттек,таралырбыз,

Казлар кебек,төрле якларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100