Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шул хатынны каршыма китерсәң иде, дип Раббымнан сорадым (Зәмирә Сәмигуллина)

9 май Җиңү көне якынлашканда күңелдә гел бер истәлек яңара. Сугыш чоры баласының язмышы ул. Хезмәтем буенча әбиләр-бабайлар янында күп йөрелде. Тормыш вакыйгалары яшь барса да, бүген генә, кичә генә булган кебек. Фатыйма апа сөйләгәннәр дә шулай.

news_top_970_100

– Баштан узды инде көндәш дигәннәре. Хәзер генә кергән нәрсә түгел ул бозыклык. Шуның аркасында без ике бала ятим үстек. Әле бу безнең гаиләдә генә. Тора-бара тагын артты.

Әтиебез колхоз рәисе иде. Кырыслыгы, усаллыгы да җитәрлек иде үзенең. Апага ундүрт, миңа ун яшь ул чакта, әнине ташлап, үзеннән тугыз-ун яшькә кечерәк Фәрхинур исемле кыз белән яши башлады. Колхозда ат абзары бар, Фәрхинур шунда эшли. Әти кием-салымын җыйнады да, бер сүз әйтмичә, аның янына яшәргә чыгып китте.

Әни безгә әти турында бер генә начар сүз дә әйтмәде. Күршеләр, авылдашлар алдында да начар яктан телгә алмады. Әнине нишләр микән дип сынап караучылар да булгандыр.

Әтинең чыгып китүе җәй иде, менә көз җитте, кышка кердек. Җәйге чорда ат сараеның бер почмагында яшәгәннәр. Фәрхинур ятимә булган. Кышка салкын бит, яшәргә безгә килделәр. Әни мескен шулкадәр изге, сабыр булган. Өчебезгә бер сәкегә, әти белән көндәшенә бер сәкегә урын җәя әни. Үзәкләре ничек өзелгәнен үзебез иргә чыгып яши башлагач кына аңладык.

Шулай бездә кыш чыктылар да, яз җитү белән дүрт кенә йорт аркылы өйгә күченделәр. Кызлары туды. Әни тавыш күтәрмәде, ямьсезләнешмәде. Әти бәлки үкенгәндер дә, авылдашлардан да шул турыда ишетә идек, безне дә сагынгандыр. Кире әйләнеп кайтса да, әни кире кабул итмәс иде.

Бервакыт әни күрше авылдагы туганнарына бер уч он булмасмы дип китте, ашарга кычытканнан кала бер ни юк бит. Әти аның киткәнен күргәндер инде, апа белән мине атына утыртты да, өйдән ниндидер кәгазьләр алып, ашыга-ашыга безне Фәрхинур апаларга алып төште. Кич җитте. Безне кайтармый, монда каласыз, ди. Үзенчә әнидән безне урлавы икән. Без дә сабыйлыктан чыккан бит инде, качып өйгә кайттык. Коп-коры сәкедә әни елап утыра.

Шуннан соң озак тормады сугыш башланып, әтине сугышка алдылар. Әни белән без, кызын иярткән Фәрхинур апа - зур бер семья булып әтине сугышка озаттык. Колхоз председателе киткәч, Фәрхинурга да эш бетте. Күрше авылга эшкә урнашты. Юклык заманы бит. Тавыктан йомырка төшкәнне генә көтәбез, “задание” үтисе бар: әтидән калган бүреккә җыярга салабыз. Абзардагы ике-өч сарыкның йонын алабыз да оек-бияләй бәйләп сугыштагыларга җибәрәбез. Тамак тукланганчы ашау юк, тән җылытырлык кием юк.

Апрельнең соңгы көннәре, Фәрхинур апа безгә килгән.

–Бер-ике генә бәрәңге булмас микән, балам ач, – ди. Әни безнең ач булса да, намазын калдырмады, бер кешегә дә каты бәрелеп сүз әйтмәде. Баздан бер чиләк бәрәңге алып менеп Фәрхинур апаның кулына сузды. Ул чыгып киткәч, тактасы череп, җепсәлеге генә калган баскычка утырды да кычкыра-кычкыра елады. Әллә көндәшен кызганып, әллә ачлык җәфасыннан, белмим.

– Минем каршыма китерсәң иде шул хатынны, мин аңа ярдәм итә алсам иде дип Раббымнан сорадым. Сезнең гомер әле алда, таш белән атканга да аш белән җавап бирегез балакайларым, – дип безне кочаклап елады. Әти ташлап чыгып киткәч тә ул кадәр йөрәксенгәнен хәтерләмим.

Сугыш бетте, әтиебез беренче Фәрхинур йортына кайтты. Бергә озак яши алмадылар. Әти сугышта вакытта Фәрхинур көндәш тапкан дигән сүзләр ишеттереп, әти икенче бер яшь солдат хатынына йортка керде. Солдат хатынының ире сугышта үлеп калган, балалары юк. Әти белән яши башлагач, ике ир бала тапкан. Көндәш дигәннәре, балам, ул чакта да булды.

Маңгай тире елга булып акканчы хезмәт куеп, йөрәк сызлавын басарга тырышты әни. Безгә сиздерми генә еласа да, сиздек: мендәре төнен күз яшьләреннән кибеп тормады. Ә иртәгесен башын горур тотып кырга борчак чабарга китә иде.

Өч ояда биш бала калдырып картлыгына җитәр-җитмәс өченче хатынында китеп барды әти.

Ташлап чыгып китеп тә, көндәшен өенә алып кайтып хурласа да, яраткан күрәсең әни, безне дә җыеп әтине соңгы юлга озатырга алып барды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 октябрь 2023
    Исемсез
    Бик кызыклы! Тагын шулай кызыклы әңгәмәләрне төшәрге кирәк
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100