Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нигез хакы (Зәмирә Сәмигуллина)

Нигез хакы (Зәмирә Сәмигуллина)

news_top_970_100
Нигез хакы (Зәмирә Сәмигуллина)

Салкыннары үзәккә үтәрлек ноябрь иртәсе. Ял көнендә эш турында онытып, йокыдан уяндым да уйланып ятам. И бу дөнья, кемнәрең генә юк та, нинди генә адәмнәрең яшәми бу җир йөзендә?! Шушы минутта кемдер чит илгә дәваланырга китәргә җыенадыр, кемдер диңгез буенда ял итәргә. Берәүләр ипи алырга да акчасыз тилмергәндә, икенчеләр алты-җиденче машинасын алмаштыра. Ә исән булып шушы тормыш чуарлыкларын күреп яшәү барыбер рәхәт. 

Уйларымны бүлеп, телефон шалтырады. Күптәнге танышым Хәлим абый икән.

– Өебезгә нур иңде бит сеңлем, нур, - ди шатланып. Тавышы да калтырап чыга. Елаган кебек.

– Ни булды, әллә өйләндегезме, – дидем мин дә, аның өчен куанып.

– Әти кайтты бит, – диде илле яшьлек ир.

– Ник кая киткән иде соң ул...

Бик гаҗәпләндем аның бу хәбәренә. Әтиләре үзе белән иде. Күзләре сукырая башлаган, сиксән яшен узган карт әллә кая китә дә алмагандыр инде.

Хәлим абый сөйләгәннәрдән тулы бер гыйбрәтле тормыш юлы күз алдына килде. Әтисе Галимулла абый балалары үскәндә дә коры холыклы, юк-барга да чәпчи торган, малайларының шуклыгы өчен каеш белән кыйнаудан да чирканмаган әзмәвердәй ир булган.

– Әни бик сабыр холыклы, тыйнак, тырыш кеше иде. Өйдәгене бервакытта да урамга чыгармады. Әтинең өс-башын ялт иттереп, чиста йөртте. Хәтта ир-ат эшләрен дә үзе башкара иде әни. Җимерелеп төшергә торган капка-койманы кадаклау, тирес чыгару дисеңме, боларны әни үзе эшләде. 

Әле берчак күрше апасына сөйләп утырганын да хәтерлим. “Бу Галимулла миннән калса, белмим нишләр, бер эш рәте белми. Инде балаларны тигезлектә үстереп кеше итә алсак, алар кул арасына керә башлагач тормыш итүләр, бәлки, бераз җиңеләер иде”, – диде.

Ләкин, балалар үскәч тә әлләни җиңеләеп китми тормыш. Олы кызы унсигез яше тулуга кияүгә чыга. Туган-үскән нигезендә әлләни эш майтарып куандырмый. Уртанчы малай да апасы артыннан шәһәргә китеп югала. Төпчек малай – Хәлим абый авылдашы Салих абыйсыннан агач эшенә өйрәнә. Осталыгы хакында тирә-юньдә дә ишетеп алалар. Йорт бурасы күтәрергә, тәрәзәләр куярга чакыра башлыйлар. Таныш-белеш, туган-тумача аша ерак районнарга кадәр шабашка йөри. Бер баруында Лариса исемле керәшен кызы белән таныша. Гаилә коры җибәрәләр. Тик, хатын ир ягына кайтып яшәргә каршы чыга. Ир дә хатын өенә йортка кереп яшәргә теләми. Уртак фикергә килеп, алар Түбән Камага килеп урнашалар. Тулай торакта өч еллап яшәгәннән соң, бер бүлмәле булса да фатир алуга ирешә гаилә. Уллары тууы тагын да түгәрәкли гаиләнең бәхетен. Тормыш шулай акрынлап кына алга барганда Хәлим абыйның әти-әнисе күңелләрендә йөрткән үпкә сүзләрен җиткерәләр.

– Син - төпчек малай, картайган көнебездә безне тәрбияләреңә бик өметләндек, авылга кайтыгыз, – ди әнисе елый-елый. Рауза апаны да аңларга мөмкин. Ул елларда авылда газ юк, суны елга чыгып,чишмәдән ташыйсы. Өстәвенә эш сөймәс ир белән утын әзерләү, мал-туар карау да җиңел түгел. 

Бөкрәя төшкән әнисенең сүзләреннән соң озак уйлана егет. “Нигезне ташлап китеп, бәхеткә ирешеп булмый балам”, дигән сүзләре күңелен тырнап яши. Авылга кайтып яшәү кирәклеге хакында хатынына да кабат-кабат аңлата. Шәһәр тормышының рәхәтлегенә тиенгән Лариса ир белән килешми. Хәлим абый, ике якны уйлап бәргәләнә торгач, ана хакын, нигез хакын хаклап, туган авылына кайтып китә.

Әмма картайган, нык үзгәргән авыл каршы ала аны. Юлсызлыктан, мәктәп, эш булмаудан җәфа чиккән авылдашлар берәм-берәм шәһәрләргә китеп беткән. Кала тормышын яратмаганнары күршедәге зуррак авылларга башка чыккан.

Гаиләсеннән аерылып кайтуны бик авыр кичерә Хәлим абый. Болай да санаулы гына хуҗалыклы авылда инде болары китмәс дигән йортларның да капкаларына берәм-берәм йозак эленә, тәрәзәләренә такта кадаклана. Бердәнбер дуңгыз фермасы да ябылгач, авылдагы ике-өч терлекче апай күрше авылга йөреп эшли. Хәлим абый да, бераз фермада эшләп алгач, үзенең остаханәсен булдырып агачтан урындык, өстәлләр ясый башлый. Йөрәк ярсуларын әнә шулай яраткан, күңел кушкан эшләрендә баса. Гаиләсе белән яшәгән бәхетле чаклары гына исенә төшеп йөрәкне телгәли. Авылга кайтып яши башлагач та араны өзми гаиләсе белән. Күчтәнәчен төяп, сөтен-йомыркасын алып дигәндәй шәһәр белән ике арага тузан төшерми. Әмма, икең ике якта яшәгәндә ул тулы гаилә түгел бит. Лариса ике елдан соң, Хәлим абыйның ризалыгы белән Михаилга кияүгә чыга.

Башка авылдашлары нигез рәнҗеше төшәр, дип куркып калмаган, киткәннәр бит. Менә дигән итеп яшиләр, әллә мин үзем ялгыштыммы икән, диеп тә уйлана ул чакларда. Үз ягыннан, авылны яраткан берәр хатын-кыз очрамый калмас, дигән өмет белән яши башлый. Ләкин, егетне ошатсалар да, ун-унике йортлы авылга берәүнең дә киленлеккә төшәсе килми. Хәлим абыйны “нигезең рәнҗеп ятыр”- дигән сүзләр ерак җибәрми. 

Ә гомер үтә. Тормыш ваклыкларына карамый, ул да ярты гасыр гомерен инде яшәгән. Моннан җиде ел элек әнисе дә үлгән. Авылда өч кенә йортның ишегалдында хәрәкәт бар. Анысында да йә бер карт, яки карчык. Әле ярый бер бабайга шәһәрдән Гәтифә карчык кайтып төшкән. Бердәнбер кызы чит илгә кияүгә киткән. Менә хәзер оныгы өйләнеп, Казанда яшәмәкче ди. Ә яшьләргә фатир кирәк... Әбекәйне таныш-белеш аша, авылга “кияүгә” биргәннәр дә фатирга ирешкәннәр. Кияү егете - Саттар бабай да, әби үзе дә, берән-сәрән авыл халкы да сөенешкән бу вакыйгага. Ни дисәң дә, авылга җанлылык кергән. Гомерен шәһәрдә трамвай, поезд тавышы тыңлап үткәргән Гәтифә карчык хәзер кошлар җырын тыңлап хозурлана.

– Кышын карны да җырлый-җырлый гына көри ул, –диләр.

Күз матурга төшә дигәндәй, Галимулла абзый да күзләре начар күрсә дә, көнләшеп тә ала әле бераз.

– Минем Саттардан кай җирем ким, мине дә өйләндерегез, – дип тавышланып та ала әле берара. Һәркемнең үз әттәхияте инде. Карт карчыгы вафатыннан соң, балаларыннан читләшә башлый. Улын аны кыйнауда, пенсия акчасын алып ашарына бирми яшәтүдә гаепли. Атнага бер килеп хәл белүче Гәтифә карчык малаеңа тел-теш тидерерлек түгел, бабайның үзенең холкы начар, ди. Саттар бабай улын чыннан да пенсия акчасын җыйнап, әтисенә бирми яшәвен әйтә. Сорау туа: бабай пенсия акчасы белән нишләр иде микән? Авылда ни кибет, медпункт, бер ни юк бит.

Ноябрь иртәсендә илле яшьлек ирнең миңа шалтыратып, шатлыгын уртаклашу сәбәбенә төшенгәч тагын бер гаҗәпләндем. Баксаң, Галимулла абзый ике ел инде өенә кермичә мал өендә яшәгән икән. Улы эшкә киткәч өйгә кереп ашый да кич җиткәч кабат “үз” өенә кереп йоклый. Мал өе дигәч тә анда терлекләр яшәми. Көз-кыш айларында Хәлим абый мал-туарга ашарга пешерә, су җылыта. Шунлыктан гел җылы тора үзе. Ләкин, ата кешенең урыны анда түгел бит. Улы никадәр әйтеп, үгетләп караса да, нәтиҗәсез. Үз вакыты җитмичә җитмичә өйгә кайтмый. Сәгате суккандырмы, улының картлык көнендә аларны тәрбияләү хакына ялгыз калганлыгын бәлки аңлагандыр, бабай хәзер өйгә кергән.

Менә шулай нигез хакын хаклап, ялгыз тормышны сайлаучылар да бар арабызда. Андый авылларда бүген табигать хозурлыгы. Юллар салынмагач газ торбалары сузу өчен чирәм җирләр актарылып ташланмаган. Табигать ничек яраткан, бар да шулай. Ләкин, элеккеге нигез ташлары, халык яшәгән чакта түбән өй асты, баз ролен үтәгән чокырлар, кыргый алмагачлар гына шомлы кебек тоела. Кайчандыр шат күңелле балалар авазын үзенә сеңдергән йорт бүрәнәләре дә, гөлләр үстереп тирә-якка ямь биреп торган тәрәз төпләре дә моңсу. Әллә алар да чыннан да рәнҗиләр микән?!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100