Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллионер Мәүлия (Люция Әблиева)

Люция Әблиеваның «Миллионер Мәүлия» хикәясен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100

Бер уйламаган җирдән миллионер булып киттем бит әле, дуслар. Миллионер Мәүлия! Туры килеп торуын әйт әле син аның. Икебезнең дә “м” хәрефенә башлануыбызга ишарәләвем. Алтынчы тойгым белән сизеп торам, телләрегез аңкавыгызга ябышты. Гомер буе бюджетта эшләгән кеше, бер уйламаган җирдән, ничек миллионер булган дип, башыгызны катыра башладыгыз инде. Чү, кемдер шылтырата. Соңгы ике атнада шылтыратулар шулкадәр күп, телефонны суыткычның туңдыру камерасына куйсаң да, кайнарлыгын жиңәрлек түгел, малай! Үткән гасырдан бирле сәлам бирмәгәннәр, әллә кайдан номерымны табып алып, хәлләремне энәсеннән-җебенә кадәр белешә торган булып китүләрен язып та тормыйм. Кыскасы, “күпер башында ... сугышкан” агай-эне, дус-иш, туган-тумача бихисап булып чыкты. Нәсел шәҗәрәсен төзергә кул җитми тора иде, шөкер, кем әйтмешли, үзеннән-үзе барланды. “Ярый, тилмертмә, сөйлә тизрәк, ничек миллионерга әйләндең?”- дисез инде.

Сабантуй бәйрәмнәреннән соң, чыбык очы туганым шылтыратып, хәл-әхвәлләр сораша башлагач, күңелдән ниндидер бер шик йөгереп узды. “Мәүлия, ярты миллион акча биреп тора алмассыңмы?”- дип тә өстәгәч, сиземләвемнең раслыгына төшендем. Әлдә утырып торган чак иде. Авып китәрлек булды, валлаһи! “Нишләп шул кадәр суммада акча сорый, әллә мәйтәм, лотереяга миллион отып, үзем белми калдым микән?” Гомер буе кешеләргә ярдәм кулы сузып яшәргә күнеккән бәндәнең авызын беләсез, акыл белән киңәшләшеп тормый, мөшкәдә - үзенеке. “Танышларымнан сорап карармын”, - димен. “И-и-и, миңа үзеңнең хәзинәңдә булганы да җитә, туганым!” Әлеге дә баягы, теге акылсыз авыз тагын турысын ярып сала: “Миндә каян булсын ул кадәр акча?” Туры әйткән туганына ярамаганын беләм дә бит... Кыскасы, ишеткәннәрдән телефонга ут каба язды. Миллионер тикле миллионер акча бирүдән баш тартсын әле! Җитмәсә, биш елга бер күрешмәгән чыбык очы туганына!

Бу сөйләшүдән соң бер атна да узмады, эшемә мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешмәгән классташым Зирек килеп керде. “Сагындыргансың, чукынган! Бишенче класста укыганда кинодан соң бер тапкыр озатып та куйган идем әле сине. “Әйе, әйе”,- дип җөплим сүзен, исемә төшерергә тырышып. “Карале, Мәүлия, үз эшемне ачырга планлаштыра идем, ярдәмең кирәк”. Зур урыннар биләмәсәм дә, төшеп калганнардан да түгелмен түгеллеккә, таныш-белеш җитәрлек.

- Тыңлыйм, Зирек!

- Биш миллион биреп тор әле, пажалысты. Озакка түгел, биш елга гына.

Ничә еллар буе күрешмәгән классташыма китапка түгел, дәфтәргә дә язылмаган сүзләр белән җавап кайтару тәрбиясезлек кенә түгел, мәгьнәсезлек икәнен дә аңлыйм, кәнишне... Сөйләшү килеп чыкмады. Әллә ул мине аңламады, әллә мин аны дигәндәй.

Әле бүген иртәнге якта Зәбирә түти шылтырата. Беренче сүзе: “Мәүлия, сәлам дә бирмисең, баегач”-, булды. Гомер буе колхоз председателе булып эшләгән ире, аннан дүрт бизнесмен улының иркәсендә көн күргән түтидән тагын нәрсә ишетермен икән дип, тынып калдым.

- Шулай инде, хәзер туганнар кирәкми, институтта укып йөргәндә ике тапкыр үзеңне машина белән олы юлга чыгарган идек, онытмадыңмы?

- Юк, Зәбирә түти, онытмадым, әле дә рәхмәтлемен. Улларыгыз студент елларында безнең машинага утырып калага йөргәндә гел искә төшереп тордыгыз бит. Тик, аңламыйм, нинди байлык, нинди эреләнү?

- Баегансың инде, баегансың, авылның юлларын каратырлык булгач. Әнә күрше Газзали: “Хакын беләм юл эшенен, миллионнар кирәк”,- ди.

Сабантуй чорында авыл юлларына асфальт түшәгәч, кемдер, авылда урнашкан олылар йортына башкаладан гел күчтәнәчләр белән кайтып йөрүемне искә алып, әллә чынлап, әллә шаяртып: “Мәүлия эшедер, хуҗалыкның чуртым акчасы булсын мени”, - дип ычкындырган икән.

Авылга минем исемемне кушырга җыеналар дигән хәбәр дә йөри әле. “Юраган юш килә”, - диләр бит, лотерея булса да сатып алыйм әле, бәлки отармын, Ходай язган булса! “Миллионер Мәүлия” дигән исемем җисемемә туры килергә тиештер бит инде!? Ну, шулай була калса, агай-эне, дус-иш, туган-тумача, исегезгә төшерә торыгыз, кемнәргә мин күпме һәм ничек тиеш икәнемне!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100