Хәния Фәрхи моңлы татар һәм башкорт күңелендә мәңге шиңмәс чәчәк булып калды (Марсель Сәлимов, "Кызыл таң" газетасы)

26 июль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: kiziltan.ru
Ике тугандаш халыкның мәшһүр җырчысының вафатына бер ел тулу уңаеннан.
Башкорт язучысы Марсель Сәлимов Уфада чыгучы "Кызыл таң" газетасында Хәния Фәрхигә бәйле истәлекләре белән уртаклашты. 

Мәскәү сабантуйлары элек Измайлов паркында үтә иде. Чиксез зур мәйданда татарлар белән башкортлар гына түгел, башкалабызда яшәүче төрле милләт кешеләре дә бәйрәм корып, рәхәтләнеп күңел ача иде...

Сабантуйның үзәк трибу­насында, мәскәүлеләрне кот­лап, “Һәнәк” такмаклары”н укыдым да җәйге эст­ра­да мәйданчыгына юл тоттым. Мәскәү татарлары гөр­ләтеп концерт куя анда. Алып баручысы — танылган татар язучысы һәм журналисты Нәзифә Кәримова. Әйтергә кирәк, ул Башкорт­станның халык шагыйре Мостай Кәримнең килене. Тезгенне кыска тота Нәзифә: артист­ларны да чыбыркылап ала, тәртәдән чыгып киткән тамашачыларны да бик тиз үз урыннарына утыртып куя. Һәм менә шунда “Бәй­рәм” эстрада ансамбле җырчысы Хәния Фәрхи белән беренче тапкыр очраштым. Мин аның беркем-некенә дә охшамаган яңгы­ра­выклы һәм моңлы тавышына күптән гашыйк идем. Ләкин бу юлы аның чыгышы нишләптер уңышлы булмады. Мин сәх­нә артына кил­гәч, таләпчән Нәзифә:

— Башкортстан кунаклары алдында оят... — дип аны кыздырып та алды хәт­та.

Күреп торам, Хәниягә болай да кыен, борчылуы йөзенә чыккан.

— Әллә нишләп каушадым да куйдым, — диде ул гаепле төстә.— Бер дә алай булганы юк иде.

Аны юатырга тырышып:

— Мәскәүдә ярый ул, — дигән булдым. — Башкортстан белән Татарстанда шәп итеп җырлар­сың.

Хәния минем якташ икән­легемне (без аның белән күрше районнардан) белгәч, бөтенләй ачылып китте.

— Башкортстан һәрчак минем күңелемдә, Тәтеш­лемне сагынам, — диде.

— Туган якка кайткалап торасыңмы?

— Тырышам да ул, тик бик еш туры килми шул.

— Ә син бөтенләйгә кайт Башкортстанга!

Ул миңа моңсу гына карады да:

— Кайтырмындыр, ахры... — диде. Ләкин кайтмады.

Берничә ел үткәч, Уфада Хәния үзенең концертына чакырды.

— Марсель абый, мин бит хәзер Чаллыда яшим. Башкортстанга кайтып җитә алмадым, юлда урладылар, — диде ул, шаян елмаеп.

— Менә шушы егет — Габделхәй исемле.

Мөлаем йөзле затлы ир-узаманның кулын кыстым:

— Ярый инде, кияү кеше, фатыйха сиңа. Тик кара аны, Хәнияне бәхетле ит!

— Һичшиксез! — диде Габделхәй һәм сүзендә торды.

Хәния Фәрхи-Биктаһиро­вага әйләнгәч, талантлы җырчының көр тавышы Башкортстан белән Татарстанда гына түгел, илебез-нең бик күп төбәкләрендә яңгырады. Татар һәм башкорт эстрадасының иң якты бер йолдызына әверелде ул. Бигрәк тә ике гасыр арасында аның чагу иҗаты шаулап чәчәк атты. Юк, чәчәк атып кына калмады, мул җимешен бирде.

Нәкъ шушы чорда — туксанынчы елларда һәм бу гасыр башында — Хәния ике тугандаш халыкның мәшһүр җырчысы булып танылды. Хәниянең ел саен Уфага килеп, тамашачылар белән шыгрым тулы зур зал­ларда дистә­ләгән көннәр буена шаулатып барган концертларын сагынып искә алырга гына калды хәзер. Яңа концерт программасы белән килгәндә ул мине чакырмый калмады. Барысына да бара алмасам да, күп концертында булдым. Мин һәрвакыт Хәниянең талантына сокланып, уңышла-рына шатланып яшәдем. Концерттан соң, гадәттә грим бүлмә­сендә, ул мотлак фикеремне белергә теләде. Сценарий тексты, җыр сүзләре яки үзенең сәхнәдә­ге чыгышы хакында гына түгел.

— Яңа костюмым ничек? — дип тә сорый иде хәтта.

Белә бит инде минем турысын әйткәнемне! Мин аны шаштырып мактамыйм да, түбәнсетеп тәнкыйть­ләмим дә. Ихлас киңәшләр генә бирәм. Ә аңа шул кирәк тә инде.

— Марсель абый, син һәрвакыт дөресен әйтәсең. Шелтәләсәң дә, туганнарча яратып кына шелтәлисең бит син мине, — дип көлә иде.

Бер интервьюсында ул, “минем иҗатыма беркайчан да битараф булмаган Марсель абыйның “Хәния, очынып китә күрмә” дигәнен исемнән чыгармыйм” , дип сөйләгән. Аның исеменә мактаулар чамасыз мул яуган мәлдә, чынлап та, мин аңа, данны яулаудан биг­рәк, аны саклавы авыррак, дип әйткән идем шул. Менә шуны хәтеренә сеңдереп калдырган икән.

Ә бит ул бервакытта да үзен әллә кемгә куеп, борын чөеп йөрмәде. Тыйнак булды. Талантының кадерен җибәрмәде. Башкортстанда “Халык артисткасы” исемен бирмәсәләр дә, ул чын мәгъ­нәсендә халык җырчысы булды. Башкортстан халкы аны якын күреп яратты. Үзе Башкортстанны яраткан кебек. Әйе, бигрәк тә нык ярата иде шул туган ягын.

Ходай Тәгалә Хәниягә талантны өеп биргән. Ул җырчы, ул актриса да иде. Үзе музыкант, үзе конферансье. Автор-башкаручы да, сценарист-режиссёр да. Шигырен дә язды, көен дә чыгарды. Сәхнәдә бер үк вакытта королева да, принцесса да булды. Ул татар һәм башкорт җырларын бердәй яратып, зур осталык белән башкарды. Юкка гынамы ни аны тамашачылар “татар-башкорт эстрадасы-ның примадоннасы” дип атады!

Бер күрешкәндә Хәния шундый хәбәр салды:

— Әле мин, Марсель абый, Рәис Ханнановның синең “Көнчел ир” шигы­ренә язган шаян җырын җырлап йөрим.

— “Көнчел ир” түгел, “Көнчел хатын”! Бу шигырь ир кеше авызыннан алып язылган, — дип әйткән идем, Хәния елмаеп кына куйды да:

— Ә мин аның сүзләрен үзгәртеп, “ир”гә әйләндер­дем, — диде.

Белмим, ничек килеп чыккандыр аның “әйләнде­рүе”, миңа ул җырны тың-ларга туры килмәде. Ләкин, иманым камил, Хәния кулына эләккәч, начар булмагандыр.

Хәния китап укырга ярата иде. Юмор җыентыкларын үзе сорап ала торган иде. Мин аңа автограф белән байтак китап бүләк иттем. Шигырь китапларына аеруча нык шатланды ул. Кайбер шигырьне шундук укып:

— Бу бит шаян җыр! Үзе үк көй сорап тора, — дип әйткәне дә булды.

Безнең иҗади мөнәсә-бәтләребезнең шунысы кыйммәт: мин Хәниянең уңышларына куансам, ул минекенә шатлана иде. Бер­вакыт, иҗади планнарыбыз турында сөйләш­кәндә, Хәния болай диде:

— Марсель абый, син бит көлке кичәләре үткәреп, бай тәҗрибә туплаган кеше. Берәр кызыклы программа төзеп, әйдә, сәхнәгә бергә­ләп чыгыйк әле.

Дөресен генә әйткәндә, минем үземдә дә шундыйрак уй бар иде барлыкка. Әмма, аны чынбарлыкка әйләндерергә иртәрәк әле, дип уйладым. Шуңа күрә:

— Әлбәттә, Хәния, шулай итәрбез. Менә пенсиягә чыгып, “Һәнәк”не яшьләр кулына тапшырыйм да... — дидем.

Кызганычка каршы, безнең иҗади проектыбыз хыялда гына торып калды. Хәниянең каты авыруы комачаулады моңа. Үкенечле, әлбәттә, бик үкенечле. Кү-ңе­лемдәге күпме җылы сүзләрне әйтеп бетермә­гәнмен аңа...

Шулай да Нефтьчеләр мәдәният сарае сәхнәсендә аның Уфадагы меңәрләгән дуслары, тамашачылары алдында “мәңгелек мәхәб-бәт”емне аңлата алдым шикелле. Казанда башкорт, татар һәм урыс телләрендә чыккан “Мәңгелек мәхәббәт” дигән шигырь китабымны бүләк итеп:

— Хәния, мин синең үзеңне дә, иҗатыңны да бик яратам! — дидем. — Алай гына түгел, Габдел­хәеңне дә яратам хәтта. Чөнки ул мине бушка синең концер­тыңа кертә, дидем.

2004 елның көзендә Казан шәһәрендәге Тукай клубында минем иҗат кичәм булды. Казанга килеп төш­кәч тә Габделхәйгә шалтыраттым. Телефонны Хәния алган иде. Мин аңа: “Гел сез генә димәгән, мин дә чакырыйм әле үзегезне!” — диюгә ул: — Без әле Казанда, Марсель абый, һичсүз­сез киләбез кичәгезгә! Җырларга түгелдер бит?

— Юк. Тыңларга гына.

Казан зыялылары һәм Казанда яшәгән якташларыбыз белән тулы залда ничек күңел ачканыбызны сөйләп кенә аңлату мөмкин түгел. Вәт сез аны күрсәгез иде! Кичә барышында мин, нәкъ Хәниячә итеп, аңа сүз бирдем. Менә ул бик зур һәм бик матур гөлләмә тотып сәхнәгә күтәрелде. Тамашачылар дәррәү кул чапты.

— Җырла, җырла! — дип кычкырдылар.

Хәния, нәрсә эшләргә белмәгәндәй, бераз өнсез калды. Аны бу кыен хәлдән коткарыр өчен:

— Берүк җырлый күрмә! — дидем. — Мин бит бер дә синең концертыңда сәх­нәгә менеп җырламыйм, сөйлим генә. Әйдә, син дә сөйлә!

Тамашачылар көлеште-ләр дә тындылар. Хәния исә минем турыда шәп сүзләр сөйләп, гөлләмәсен бирде.

Сүз уңаенда әйтеп үтим әле. Минем шундый сәер, хәтта кыргый гадәтем бар: нигәдер сәхнәдә чәчәк би-рүне өнәмим. Үз гомеремдә бер генә кешегә чәчәк бүләк иткәнем хәтердә — инвалид коляскасында утырган юбиляр шагыйрь иде ул. Ә үзем бер хатын-кызның да чәчә­ген алмадым. Алсам да — шундук икенче кешегә бирдем. Тере чәчәкләрне жәл­лим мин: бик тиз шиңә бит алар. Ә монда — үзе­нең төс-башы, буй-сыны белән теләсә кайсы ир-атны һуш-тан яздырып егарлык Хәния үзе чәчәк тотып алдымда басып тора! Күп ир­ләрнең төшенә дә кермәгән бәхет бит бу!

— И Хәния!— дидем, көрсенеп. — Мин бит чәчәк алырга да, бирергә дә яратмыйм. Ләкин синең чәчәк­ләреңне рәхмәт укый-укый туган ягыбызга алып кайтам!

Чынлап та, аның гөллә­мәсен алып кайттым Уфага. Гадәттәгечә, Казан кызларына биреп калдырмадым.

Хәния чәчәкләре хуш исләрен таратып, бик озак бүлмәне бизәп торды. Кара көзгә дә кердек, ә чәчәкләр сулмады да сулмады...

Ә бит төптән уйласаң, аның үз гомере дә нәкъ шушы гөлләмә төсле булды. Җир йөзендә яшәгән моңлы һәр татар, һәр башкорт күңелендә мәңге шиңмәс чәчәк кебек торып калды ул — Татарстанның халык артисткасы, ике тугандаш халыкның мәшһүр җырчысы Хәния Фәрхи-Биктаһирова.



Фикерләр








Иҗат

Сәкинә Шәймиеваның балачагы, театр сәхнәсендә уйнавы, мал-туар яратуы, каенатасының хөрмәте һәм хоббие турында

Сәкинә Шәймиева – татар хатыннарына гына хас булганча, һәрвакыт иренең күләгәсендә яшәде. Без аны Татарстан Президентының беренче хатыны, ышанычлы тылы буларак беләбез. ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминов 2009 елда Сәкинә Шакир кызы Шәймиева турында "Сәкинәнең 4 ел фасылы" (Четыре времени года Сакины) документаль фильмын төшергән иде. Анда Сәкинә ханым үзе дә катнаша. "Интертат" шушы фильмда әйтелгән кызыклы фикерләрне барлады.

Иҗат

Кышкар Сабан туе - хәтирәләрен яңарту көне (Талия Төхфәтуллина)

1 июль көнне кышкарлылар бөтен район халкын үзенә кунакка дәште. Хәер, монда Арчалылырдан тыш Әтнә, Балтач, Биектау, Теләчеләрне дә күпләп табарга була иде һәм бу әле тулы географик карта түгел!!! Тау астында, тын гына үз көенә яшәп ятучы, кеп-кечкенә Кышкар бу көнне кырмыска оясын хәтерләтте: андагы халык, андагы машина, сәүдә үзәкләре, уен мәйданчыклары...

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла