Көтүче кызы (Зәмирә Сәмигуллина)

29 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com

Сәрия көтүче гаиләсендә үсте. Гомере буе көтүче кызы булмас өчен тырышты. Заводта тимер кырса да, фабрикада идән юса да. Көтүче кызы тамгасы аның күңеленә, алай гына да түгел, хәтта тормышына кара шәл япты. 

Тик кимсетсәләр дә, көтүчелектән хурлану бер кирәкмәс уй булганлыгын гомере узгач кына аңлады. Их, ул фикерләр яшьрәк чакта килсә икән күңелгә! Элек авылларда сарык малын өй чираты буенча көтсәләр, сыерга аерым көтүче билгеләү гадәте бар иде. Көтүчелеккә урнашу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәккән дә, авыл халкы ничек сайлап куйган. Сәрия үзен белә башлаганнан бирле әтисе сыерлар көткәнлектән көтүче кеше нинди булырга тиешлеген үзенчә күзаллады. Авыл халкы тормышының төп байлыгы – мал-туарын ышанып тапшыра икән, димәк, көтүче иң беренче ышанычлы, кайгыртучан, мал яратучан булырга тиеш. Аның әтисе нәкъ шундый! Берәрсенең малы кайтмаган дигән хәбәр килсә, көне буе көтү көттем, дип утырмый, авыл урамы буйлап сыер, тана эзләргә чыгып китә. Ә ул сыерны икенче бер урамда яшәүченең бакчасында яшеренеп үлән ашаган вакытында кайнар эзенә төшәләр. 

Әтисенең куенында һәрчак бөгәрләнеп беткән, “Социалистик Татарстан” гәҗитенә төрелгән дәфтәре йөри. Шул дәфтәрдә кемнең сыеры айның кайсы числосында үгез алганын теркәп бара. Кемнең сыеры кайчан бозаулаячагын ул белә. 

Көне буе кояш кызуы астында каралып беткән, ач яңаклы әтисен күреп кызгана да иде. Бервакыт кап-кара болыт чыгып авыл өстен каплады. Офыкта яшен камчылары уйнаклый. Яшен астында әткәй берүзе куркыр диеп өйдәгеләргә әйтми-нитми көтүгә китте кыз. Ул чакта аңа унике яшь. Җәйләүгә килеп җиткәндә әтисен чак эзләп тапты Сәрия. Зур ябалдашлы карт чыршы ышыгына качкан иде әтисе. Ылыс ботаклары арасыннан тауга түбән караса, елга буенда кызы йөри. Нидер кычкыра да кебек. Шыбырдап яуган яңгыр тавышы гына күмеп китә. Әтисе шул көнне изге күңелле, башкалар кайгысына битараф кала алмаучы кызы үсеп килүенә куанып, баласының сары чәчләреннән сыйпап сөенеп елады.

– Ник елыйсың, әти?

– Еламыйм бит, яңгыр тамчылары ул, – дип, күз яшьләрен яшерергә ярдәм иткәнгә яңгырга рәхмәт әйтте. "Күңелеңне изгелек белән тутыру өчен яшең дә, буең да, хезмәт урының да зур булу кирәк түгел икән ләбаса", - дип өстәде ул.

Мал җанлы булган әтисе. Җәй көннәрендә сыер-сарыклар люцерна басуына кереп, сусыл үләнне күп ашаганлыктан күбенәләр. Күрше-тирә авылларда фәлән кемнең сыеры үлгән, фәләннәрнең сарыклары күбенгән, дигән сүзләр еш ишетелде. Әмма аның көтүендәге бер генә терлек тә зыян күрмәде. Кайгыртучан, йомшак күңелле, эчкерсезлеге өчен Сәрия әтисен бик яратты, горурланды. Тик, ул елларда авыл халкының көтүчегә карата кимсетүле карашыннан уңайсызланып горурлыгын күңел түрендә генә йөртте. Аның гаилә бәхетенә дә шул көтүче исеме киртә куйды бит.

– Минем көтүче кызы алырлык малаем юк. Улларым бер дигән, типсә тимер өзәрлек, көрәш мәйданнарында бил алышалар. Сәрбине күрсәң, әйт. Аның азган-тузган кызын килен итеп түр башына утыртыр хәлем юк....

Сәрияне алырга теләгән егетнең анасы Мәрфуга түти, килененең кем булырга тиешлеген белгәч, үз-үзен дә тынычландыра алмыйча, чәрелдәде дә чәрелдәде. Болай да усал телле түтәйнең авызыннан очкын кебек сибелеп торган зәһәр сүзләр берсе артыннан берсе сибелде.

Сәгате-минуты белән җиткерделәр хәбәрне Сәрбигә. Юк йомышын бар итеп керде аларга сүз йөртүче авыл хатыны Гөлниса. Керә-керешкә үз өендә калган исерек иреннән зарланды. Шулай үзенекен бушатып, башкаларны бик тиз генә үз агымына ияртеп алып кереп китә ул. Гайбәт күәсен күпертергә Мәрфугадан зарлангандай итте.

– Үзенең малаен белми, адәм көлкесе, сезнең кыздан зарлана. Көтүче кызын түремдә килен итеп утыртыр хәлем юк, ди, нишләрсез микән?!

Гайбәтче Гөлнисаның ертлач, сынаулы карашы Сәрби апаның дерелдәп торган йөрәген үтәли тишеп керде, бугазына төер булып кадалды. Һәрхәлдә Гөлнисаның әлеге хәбәре карчыкның хәленә керү түгел, авылның бер башыннан икенче башына сүз йөртү өчен әйтелде.

– Йә, Раббым, нинди гөнаһларым бар иде соң? Үземне белә башлаганнан бирле кара хезмәт башкардым, бала вакытым ачлык-туклык кичереп, ялангачлыкта үтте. Әни бер тамак булса да ким булыр дип, унҗиде яшемдә үк, бер тапкыр да күрмәгән иргә кияүгә бирде...

Сәрби боларны күңеленнән генә уздырды. Гөлнисага сер бирмәде.

...Сәрия белән Мөнир мәктәп елларыннаннан ук бер-берсенә игътибар күрсәтеп йөрде. Бала-чага кем белән дуслашмас та кем белән аралашмас. Мөнирнең әти-әнисенең моңа әллә ни исе китмәде башта. Уллары солдат хезмәтеннән кайткач та Сәрияне озата баруын күреп ата-ана борчуга төште. Аллаһ сакласын көтүче нәселе белән туганлашсаң, башың хәерчелектән чыкмас, дип нәсел шәҗәрәсен кайгыртты ана. Яшьләрне тиз арада туктатырга кирәк бу эшләреннән. Егетне әрләү, ачулану да туктатмады. Кача-поса Сәрия артыннан йөрүен дәвам итте. 

Солдаттан ир булып кайткан егет шомыртлар чәчәк аткан җәйге кичтә кызны үзенеке итте. Аллаһтан бирелгән сынау булгандырмы, Сәрия икенче айда ук йөккә узды.

– Минеке булса, алдырмыйсың, – диде ир горурланып, тик үзе кызга сынаулы карашын төбәде. Карынында сабый яралгысы яткан хатынның битенә кылыч белән кизәнделәрмени? Йөзендәге һәр күзәнәге тартышып, иреннәре калтырады. Димәк, аның күңелендә миңа карата шикләнү, икеләнү бар икән бит, минеке булса диме?! Ә ул тагын кемнеке булсын икән соң?! Йә Раббым! Шуның кадәр икейөзлегә әйләнергә мөмкин микәнни соң? Бергә уйнап үскән Мөниргә ошамаган да бу. Йөрәгенә шайтан кереп оялаган диярсең. Ярый инде, ачу саклап, каршы әйтеп мәгънә юк, аннан булачак ирең белән сүзгә килү матур күренеш түгел, дип үзен тынычландырды Сәрия. Акрынлап туйга әзерлек хәстәрен күрә башлады. Карындагы бала үсә төшкәнче туй ясарга килешенделәр.

– Тагын бер атнадан кыз сорарга киләбез, – диде Мөнир. – Тик, беркемгә дә әйтми тор, авыл халкы белмәсен, – дип тә өстәде. 

Сөеклесе сүзенә каршы киләме сон инде Сәрия?! Һич юк. Билгеләнгән җомга килеп җитте. Тик, Мөнир вәгъдәләнгән җомгага түгел, икенче атнаның җомгасында да күренмәде. Авыл кешесе дә аны-моны сөйләшми. Өч атна дигәндә килеп чыкты югалган егет. Түбән Камадагы туганнарына барган икән. Никах, өйләнү турында ләм-мим, бер сүз юк. Капка төбендә сөйләшеп утыра торгач:

– Сине Хафиз белән тотканнар бит. Каенлыкта нишләдегез анда, – диде булачак ир каракны угрылык урынында тоткандай горурланып. Сәрия авызын ачып бер сүз дәшә алмады, тораташтай катып калды. Мөнир аның саен утлы сүзләрен сипте генә:

– Әйт, нишләдең анда? Мин юктан файдаландыңмы? 

Нахак сүз җәрәхәтләгән йөрәк ярасының да авыррак икәнлеген шушы минутта аңлады кыз. Икенче көнне гайбәтче Гөлнисадан хәбәр җиткерделәр: Мәрфугаттәй, көтүче кызын киленлеккә төшерәсем юк, дигән икән... Мәктәп елларыннан бөтен күнел халәтен беләм дип уйлаган Мөнир шуның кадәр икейөзле һәм мәгънәсез булгач, Мәрфуга түтидән аны көтәргә була шул.

Алыгыз инде мине кияүгә дип алты айлык көмәнең белән егет бусагасына килү түбәнлек, гарьлек булса да, бәлки, дигән өмет белән Сәрия Мөнирләр йортына китте. Капка келәсен ачып керү белән Мөнирнең сеңелләре йөгереп чыкты.

– Уйнаш, уйнаш, – дип кабатлады зурысы. Уйнаш сүзенең ни аңлатканын да белмичә, әниләреннән ишетеп әйтә инде бу балалар. Ишекне ничек ачып керергә белми аптыраган Сәриянең борын төбендә үк киң итеп ишек ачылды. Мәрфуга апаның зәһәр тавышыннан куркышып ишегалдындагы тавыклар да як-якка сибелде.

– Өстерәлчек, Мөниргә ябышып чыкмакчымыни?! Оятсыз, ятып йоклаганчы көтүче кызы икәнеңне уйлар идең. Әле корсагын күтәреп монда килергә дә оялмаган. Күземә күренмә, чыгып кит.

Мәрфуга апаның моның кадәр пычрак, ямьсез сүзләрен берсүзсез ничек тыңлый алгандыр, тамашаны салмыш Мөнирнең ярсулы тавышы бүлде.

– Нәрсә кеше калдыгы күтәреп монда килдең? Ычкын моннан, – диде ир, геройланып. Якларга тиешле баланың әтисеннән дә шундый сүзләр ишеткәч, соңгы өмете дә өзелеп, башын аска иеп, урам яктан капка келәсен япты да калтырана-калтырана туган йортына кайтты.

Монда да хәленә керерлек кеше тапмады Сәрия. Борчу-хәсрәтен уртаклашып, әнисенең кочагына кереп, бер елыйсы, бушанасы килде. Тик иң элек әнисенең бәгырьне үтәли тишеп керердәй усал карашына юлыкты. Аңлый әнисенә ничек авыр икәнлеген, авыл халкы алдында аңа никадәр кыен икәненә төшенә. Әмма, бу хәлләргә Сәрия үзе генә гаепле түгел бит. Ышанып, яратып йөргән Мөнирнең дә гаебе бит бу. Аны үстергән, тәрбия биргән әти-әнисенең дә башка язмышларга битарафлыгы. Сәрия дә бит кемнеңдер газиз кызы, кадерле баласы. Аны мыскыл итәргә, хурлыкка калдырырга берәүнең дә хакы юк. Ә бала?! Карындагы алты айлык баланың ни гаебе бар? Һай авыр, шулкадәр авыр йөрәккә. Күңел карбыз түгел шул. Ярып куеп андагы сафлыкны, чисталыкны күрсәтеп булса икән. Карбыз төшләреннән дә күп аның күңелендә якты хыяллар, матур өметләр...

Ир туганнары да, әнисе дә баланы төшерергә киңәш итте. Көтүче атаның гына күзләрендәге яшьләр "ялгышма балам" дия кебек. Әмма көтүче тик, көтүче. Ике көннең берендә салмыш йөргән атаның әйтергә теләгән сүзләре дә гадәттәгечә югалып калды.

Сәриянең ерак шәһәрдә әтисе ягыннан өч буын ялгыз туганы, олы яшьтәге апасы яши. Шунда барырга уйлады бәби көтүче ана. Бәлки анда мондагы кебек үк булмас. Үтәли тишеп караучы усал карашларны күрмичә, бәгырьләрне телгәләүче нахак сүзләрне ишетми яшәр.

Өч буын туган, Настяга әйләнгән Нурия аптырап та, кызганып та каршы алды аны. Үз тормышыннан чыгып, Сәрияне тагын бер ялгышудан саклап калды.

– Борыныңа җиткән корсакны ничек алдырасың?! Туарына бер ай калып бара бит балаңның, – дип ачуланып ташлады башта. 

Үзе гомере буе балалар үстергән диярсең, соңыннан каршысына утыртып, аналарча киңәшләрен, үгетләрен җиткерде. 

– Менә мин олыгая-олыгая туганыма да кирәк түгел. Бала үстергән хатыннарга кызыгып яшәдем. Яшьлегемдә сайланганмындырмы, насыйбым очрамагандыр бәлки, кияүгә чыкмый калдым. Иптәш хатыннар бала үстергәндә мин үземне генә карап яшәдем. Ир-атның керле киемен, бала чүпрәген юасы юк, тынычлап “Богатые тоже плачут” киносын карый идем. Шундагы Луис Альберто кебек ир-егет булса чыгам ди торган идем кызларга. Кая инде безнең татар егетләре Луис кебек тәрбияләнсен?! Ак атка атланган Луисны көтеп үткән яшьлегем. Ялгыз калганымны картлык көнемә килеп җиткәч аңладым. Үзем белән бергә картайган Муркамнан кала бер дустым да юк хәзер. Син дә шулай калырга уйлый күрмә, минем ялгызлыгымны кабатлама. Бала төшерү гөнаһ, җан иңгән бала гомеренә кул сузу кеше үтерүгә тиң.

Иртән бәхетле булып уянырга теләсәң, кичтән йокларга ятканда бәхет турында уйлап ятарга кирәк дия торган иде аңа әбисе. Яшь аралаш шатланды Сәрия дә. Баласының сау-сәламәт тууына, бала тудыру йортында нарасыен калдырып чыкмаганга сөенә белде. Палатадаш хатыннарны ирләре чәчәк бәйләмнәре белән каршы алганда Сәрияне Нурия апасы килеп алды. Һич көенмәде ана. Бар бит әле, бар, аның яралы йөрәген дәваларга, хәленә керергә тырышучы бар. Нурия апасына монда бар да таныш, ул барында әллә нинди авырлыкларны җиңәргә сәләтлеләр. Хатын-кызның ихтыяр көче зуррак бит аның. Тагын әбисенең хикмәтле сүзләр сөйләгән вакыты күз алдына килде. Әбисе аңа мондый хикмәтле сүзләр сөйләгән иде:

– Хатын-кызның матурлыгы киемендә, чәчләрендә, яисә буялган тырнакларында, байлыгында түгел. Хатын-кызның гүзәллеге әни булуда!

Сәрия чит шәһәрдә баласын үстерде, егерме җиде яшенә җиткәч, авылдан бәхет эзләп туганнарына килгән Рафиска тормышка чыкты. Рафис бик каты эчәргә яратты, тик, Сәрия авыл халкы ишетер дә, иргә чыгып та яши алмаган икән, диюдән хурланып бар нәрсәгә дә сабыр итте. Улына иптәшкә бер кыз алып кайтты. Көтүче булмасын өчен балаларын да укытты. Бер көннең бер генә сәгатен дә үзе өчен яшәмәде. Исерек ирдән кыен да алды, ярый әле, балаларын тәрбияле итеп үстерә алды.

Ә Мөнир мул, ныклы гаиләдә үскән кыз белән тормыш корган. Әмма, хатынына яшьтән үк психбольница юлларын таптарга туры килгән. Кырык яшен дә тутырмыйча якты дөньядан киткән. Мөнир әти-әнисе ярдәмендә ике малайны аякка бастырган, алар үз гаиләләре белән. Ир бүгенге көндә ялгыз. Сәрия үзенең күз яше төшкәндер дип тә уйламый, мине алган булса тигез яшәр идек дип тә хыялланмый. Тик, Мөнирнең бүгенге тормышы турында ишеткәч, җәйләүдә әтисе әйткән сүзләре хәтеренә килә:

“Күңелеңне изгелек белән тутыру өчен яшең дә, буең да, хезмәт урының да зур булу кирәк түгел икән ләбаса. Бар да Аллаһ колы”. Көтүче дә адәм баласы бит.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Иҗат

"Сугышта әтиләр кайтмагач, балалар күңеле кителде" (Фирания Зыятдинова)

Балалар белән эшләгән кешенең төшенә дә балалар керә торгандыр. Апас районы Танай-Турай авылы “Гөлбакча” балалар бакчасында инде 31 ел тәрбияче булып эшләүче Фирания Әгъләм кызы бакча балалары өчен шигырьләр һәм әкиятләр язу белән мавыгып, үзлегеннән җыентык та бастырып чыгарган. 

Иҗат

“Яшьлектәге мәхәббәт яшәгән саен көчәя генә бара” (Роберт Миңнуллин)

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында баручы “Адәм белән Һава” тапшыруының төп герое булды. “Татар-информ” хәбәрчесе шагыйрьнең тормышыннан булган 10 принципны язып алды.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла