Ибраһим Аганинның өч гомере (Николай Лузан)

26 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Николай Лузанның "Ибраһим Аганинның өч гомере" документаль әсәреннән өзекне Татарстан китап нәшрияты тәкъдим итә. Бай фактик материалларга нигезләнгән әлеге китап Бөек Ватан сугышының әлегә билгесез сәхифәләрен ача. Аның үзәгендә фронт аръягы разведчигы лейтенант Ибраһим Аганин язмышы тора. Һ.Такташның авылдашы, гади татар егетенең искиткеч разведчикка әверелеп, авыр сынаулар алдында сынмыйча, туган иленә тугры калып, батырларча көрәшүе сокландыра, горурлык хисләре уята.

...Якшәмбе. Командада Ибраһим дежур. Штаб бушап калган. Циммер Феодосиядә, Ланге шәһәр читендә операциядә. Каравылны тикшергәннән соң, Ибраһим, төрмәгә төшеп, надзирательдән Деркач утырган камераны­ ачтырды. Үзе генә түгел икән. Алдагы көнне Циммер кушуы буенча «Семь Колодезей» тимер юл станциясе подпольесының җитәкчеләреннән берсен – Вановны утыртканнар.

Ибраһим, бусаганы атлап керүгә, тынчу һавадан буылып йөткерә башлады.

– Нәрсә ятасыз, кабахәтләр! Торыгыз! – дип акырды Ибраһимның артында басып торган надзиратель.

Тоткыннар көч-хәл белән аякларына торып бастылар. Караңгыда йөзләрен аерып булырлык түгел иде.

– Кайсыгыз Деркач?

– Мин, – диде базыграк гәүдәлесе.

– Бу бандитны... – Ибраһим Вановка күрсәтеп боерды: – күрше камерага!

– Кулларны артка, кабахәт! Ишеккә! Тизрәк, тизрәк атла! – дип куалады надзиратель.

Аякларын көчкә сөйрәп, подпольщик камерадан чыкты. Деркач белән күзгә-күз калган Ибраһим караңгыга ияләшә төште, әмма каршысындагы тоткынның йөзендә үлемгә хөкем ителгәнлек чалымнарын тапмады.

«Молодец, нык торасың! Ялгышмаганмын! – дип уйлады Ибраһим. Ә күңелендә бары бер теләк: – Ышан син миңа, егет! Үтенәм, зинһар өчен, ышан!»

Аның шулай тырышып эзләгән кирәкле сүзләре ирененә ябышып калгандай булды. Деркач, күзен кысып:

– Ходайга шөкер, лейтенант әфәнде, килдегез, – диде.

Аптырап калган Ибраһим ни әйтергә дә белмәде.

– Тартырга бирегез, лейтенант әфәнде. Бу хәшәрәт Ванов белән бер тәүлек утырам инде! Бер сигарет тартканым юк, колакларым шеште инде, – дип зарланды Деркач.

«Ни сөйли ул? Үзеңнең сугышчан иптәшең турында ничек шулай әйтеп була? – Шаккаткан Ибраһимны бер куркыныч уй өтеп узды. – Деркач – Циммерның агенты!»

– Лейтенант, син нәрсә, тартырга бир инде! – Деркач сорамый, таләп итә иде.

Деркач белән сөйләшү планы җимерелде. Хәзер тагын нәрсәдер уйларга кирәк. Ибраһим кесәсеннән сигарет пачкасын алып какты, берничә сигарет идәнгә төште. Деркач иелеп алды.

– Нишләп бик аз?

– Сиңа бу да күп әле! – дип кырт кисте Ибраһим.

– Ә нишләп?

– Ванов синең агент икәнеңне сизәчәк.

– Аның башы эшләми инде, үпкә-сулыш юллары да эштән чыккан. Сизсә, сез тартты диярмен, лейтенант әфәнде.

– Кара аны, Деркач, эшне бозсаң, җиде кат туныңны тунармын! – дип, Ибраһим зажигалкасын кабызды.

Провокатор сигаретын бармаклары белән изгәләп утка иелде. Аның киез чәчле башына саллы йодрыгын төшерүдән Ибраһим чак тыелып калды. Деркач тәмәкесен кабызды, тураеп, бер-ике суырды да төтенен боҗралап чыгара-чыгара мактады:

– Ә сигарет шәп. Мондыйны күптән тартканым юк иде. Бәлки, тагын бирерсез, югыйсә монда миңа...

– Сафсата сатудан тукта, Деркач! Вановның бандитлар белән элемтәсе турында ниләр белдең, сөйлә!

Деркач төртелеп калды, күзләре уйный башлады, ык-мык итте.

– Әлегә дәшми, елан.

– Тагын күпме дәшмәячәк инде ул?

– Мин аны сөйләштерәм, лейтенант әфәнде! Бүген-иртәгә телен ачтырам мин аның! – дип, антлар эчте агент-провокатор.

Хаинның кабахәт йөзен күрмәс өчен, Ибраһим тизрәк чыгу ягын карады, башын бормыйча гына, җилкәсе аша ташлады:

– Эшлә, Деркач! Безгә нәтиҗә кирәк!

Камерадан чыгышлый, үрә басып үзен каршылаган надзирательгә коры гына боерды:

– Икенче бандитны урынына кайтар, икесен дә яхшылап кара!

– Есть! – Надзиратель ачкычларын шалтыратып күрше камера ишеген ачты да бар көченә:

– Ванов, чыгу юлына! – дип акырды.

Ибраһим коридорда басып калды. Уйларында бары бер генә нәрсә: ничек кенә итеп Вановка Деркачның сатлык икәнен җиткерергә соң? Ничек итеп?

Таш капчыктагы тынлыкны буылып-буылып йөткергән тавыш бозды. Камера бусагасында Ванов күренде. Аягында көч-хәл белән басып тора. Гарипләнгән йөзендә бары күзләре генә исән, һәм аларда фашистларга чиксез нәфрәттән башка берни дә калмаган.

«Бу сатмаячак!»

Вановны күкрәгеннән эләктереп алды да бар хәленә сүгенә башлады. Надзиратель, үзенә дә эләгүдән шикләнеп, ишек артына кереп шылды. Ибраһим шундук, моннан файдаланып, Вановның колагына пышылдады:

– Деркач – сатлык. Деркач – сатлык.

Ванов талпынып куйды. Җавап бер генә мәлгә җылы очкын кабынып сүнгән күзләреннән укыла иде. Ибраһим сиздерми генә аның кулын кысты да надзирательгә ташланды:

– Анда нәрсә казынасың тагын! Бирегә кил! Бу бандитны мин сакларга тиешме?! Керт камерасына!

– Хәзер, хәзер, лейтенант әфәнде. Йозак әллә нишләде. – Надзиратель кабаланып, Ванов янына килде дә аркасыннан камерага төртеп кертте.

Хәсрәтле шыгырдап, подпольщик артыннан ишек ябылды. Ибраһим төрмәдән авыр хисләр белән чыкты. Харап була язды бит. Үзәк белән элемтә урнаштыру максатыннан элеккечә үк бик ерак иде әле ул.

Иртән аны Циммердан шелтә көтә иде. Киңәшмәдән соң ул Ибраһимны, кабинетында алып калып, Ланге күз алдында эт итеп сүкте. Кичәге хәлне бандит Деркачның телен ачтырырга теләве белән аңлаткан Ибраһимнан кычкырып көлделәр. Циммерның шелтәсе моннан ары башкаларның эшенә тыгылмаска кушу белән тәмамланды.

Деркач белән булган уңышсызлык Ибраһимның элемтәче табу омтылышына киртә була алмады. Һәм биредә Бөек Очрак әфәнде үз сүзен әйтте. Провокатор агентларның доносларын караганда, Ибраһимның игътибарын румын капитаны Иону Кожухару җәлеп итте.

Агентларның аның турындагы доносларында, гадәттә, шундыйрак фикерләр була иде:

«Кожухару җирле халыкка теләктәшлек күрсәтә, алар белән сөйләшкәндә, зарарлы фикерләр, аерым алганда, большевикларның җиңелүенә ышанмавын әйтә, фюрер Адольф Гитлерга һәм җиңелмәс герман армиясенә яла яга.

...Бер тапкыр Степан Коляда һәм Микола Омельченко белән сөйләшкәндә, большевикларга әсир төшү мөмкинлеге турындагы уен әйтә...

...Тагын немец әфәнделәрне сүгә, алар румыннарны кызганмыйлар, ди».

Ибраһимга җай килеп тора кебек иде. Кожухаруны белә ул. Даими рәвештә, һәр дүшәмбе һәм чәршәмбе көн­нәрне командага, 10 нчы румын дивизиясе өчен почта тапшырырга һәм почта алырга килә. Соңгы араларда аның түгәрәк йөзендә елмаю сирәгрәк күренә башлады. Фронттагы уңышсызлыклар, румын армиясенең Кубаньнан Кырымга чигенгәндәге авыр югалтулары Кожухаруны газаплый, дезертирлыкка этәрә иде. Ибраһим тәвәккәлләргә булды, хәйләле комбинация дә уйлап тапты. Капитан, үзе дә сизмәстән, Үзәк белән элемтәче ролен үтәргә тиеш булды.

Чәршәмбе җитте. Сәгать телләре 16.40 ны күрсәтә. Кожухаруга карап төгәл вакытны белергә була иде. Коридорда ашыгып атлаган аяк тавышлары ишетелде. Ишек ачылды, йомгак кебек тәгәрәп, канцеляриягә капитан килеп керде. Һәрвакыттагыча ашыга. Исәнләште, кергән уңайга портфелен ачып, өстәлгә документлар салынган пакетлар чыгарып куйды. Ибраһим аның исәнләшүенә җавап бирмәде, торып, ишекне бикләп куйды. Кожухару боларны гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә барып күзәтте. Ибраһимның кобурасын ычкындырып, вальтерын алуын күреп, күзе маңгаена менде. Гаҗәпләнүе курку белән алышынды. Тотлыга-тотлыга, акцент белән көчкә әйтә алды:

– Р-рудольф, м-мин аңламыйм, нәрсә булды инде бу?

– Хыянәтче! – Ибраһим аның каршысында калын бер папканы селкеде дә бер доносны, алып, өстәлгә ыргытты:

– Укы, укы, кабахәт!

Төсе качкан Кожухару тынсыз калды. Ибраһим аңа аңына килергә ирек бирмәде, йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты да:

– Укы дим мин сиңа, кабахәт! – дип акырды.

– Н-нәрсә с-соң у-ул?

– Укы, белерсең!

Калтыранган куллары белән, елан күргәндәй, Кожухару кәгазьне үзенә якынрак китерде дә укый башлады. Икенче мизгелдә йөзеннән каны качты, иреннәре дерелдәде, маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Ахырына кадәр укып та бетермәстән, доностан читкә тайпылды да өзеп-өзеп:

– Б-бу – яла, – дип әйтә алды.

– Нәрсә?! Нәрсә дидең?

– Бу – яла.

– Миндә сиңа мондый яла тулы бер папка! Кабахәт, сине шуның өчен генә дә атарга була! – Ибраһим кызганнан-кыза барды.

– Атарга?! Мин гаепле түгел бит!

– Ничек кенә гаепле әле! Кабахәт, тереләй туныйбыз без сине!

– Нәрсә өчен?! Нәр... – Кожухаруның тавышы өзелде.

– Хыянәтең өчен!

– М-мин хыянәт итмәдем!

– Алдыйсың! Мине тыңла! Синең ике юлың бар. Беренчесе – бер тиенгә яраксыз гомереңне безнең төрмә подвалларында төгәлләү! Яисә... – Ибраһим, пауза ясап, карашын Кожухаруга төбәде.

Тегесе тиргә баткан, хәлен җыеп көчкә әйтә алды:

– Һ-һәм икенчесе нинди юл?

– Исән калу.

– Ә-ә, н-нәрсә эшләргә тиеш мин?

– Егет икәнсең, капитан, тиз тотып аласың! – Ибраһим тавышын әкренәйтеп тәкъдим итте: – Безнең заданиене үтә, исән калырсың.

– Нинди задание?

– Сиңа большевиклар ягына чыгарга кирәк.

– Миңа?! ...Нәрсәгә? – Кожухару аптырап калды.

– Әйе, сиңа!

– Алар... Алар мине атачак бит! – Кожухаруга сөйләшү сәләте кайтты.

– Атмаслар! Сине болай да большевик дип әйтергә була инде. Маршал Антонескуны сүгәсең. Үзең дә әсир төшәргә җыенасың.

– Мин румын офицеры. Мин әзер...

– Туктап тор! – Ибраһим, папкадан икенче доносны алып селки-селки, Кожухаруга яңа гаепләүләр ташлады: – Руслар белән сугышта оттырдык дип мин әйтмәдем бит, син әйткәнсең!

– А-алай ук дип әйтмәдем мин. Бозып сөйләгәннәр. Мин болайрак димәкче идем...

– Туктап тор! Нәрсә димәкче булганыңны без яхшы беләбез! Бәлки, данлы немец армиясенә яла якмадым диярсең?

– Лейтенант әфәнде, мине тагын дөрес аңламаганнар. Кубаньнан чигенгәндә, безнең 2 нче тау корпусы һәм 10 нчы пехота дивизиясе солдатлары Анапа һәм Тамань янында сезнең 17 нче армиянең чигенүен тәэмин итте. Алар бик авыр югалтуларга...

– Дәшмә, кабахәт! – дип бүлдерде аны Ибраһим һәм, аңына килергә ирек бирмичә, Кожухаруга яңа гаеп ташлады. – Сез, мамалыжниклар, большевиклар ягына чыгарга җай гына көтеп торасыз! Син дә шунда җыенгансың, әле башкаларны да котырткансың!

– Юк! Юк! Андый нәрсәнең уемда да булганы юк! Яла бу!

– Җитәр инде, Кожухару, ялганлама да, боргаланма да! Сине, кабахәт, үз телең сатты. Мин русларга әсир төшүне үлемнән артыграк күрәм дип кем әйтте?

– Мин андый сүз әйтмәдем! Әйтмәдем!

– Тагын ялганлыйсың, кабахәт! Өч шаһит раслый моны. Ә сине стенага терәп атарга берсе дә җитә. Соңгы тапкыр сорыйм, гаебеңне юып исән каласың киләме?

Бугазына килеп тыгылган төерне йотып, Кожухару көч-хәл белән:

– Ә-әйе, – дип әйтә алды.

Ибраһимны изеп торган гаять көчле киеренкелек йомшара төште. Ул көче артуын сизде. Әле күптән түгел генә фантастика булып тоелган планы тормышка аша башлады. Вальтерын кобурасына тыгып, донос папкаларын бер кырыйгарак этәрде дә Кожухаруга табарак иелә төште, аның күзенә карап:

– Хәзер мине игътибар белән тыңла! Бүген, күп дигәндә иртәгә иртән син фронт сызыгында булырга тиеш, – диде.

– Ләкин минем... – дип, нәрсәдер әйтә башлаган Кожухаруны Ибраһим кырт кисте:

– Бернинди «ләкин» дә юк!

– Нишләп?

– Чөнки иртәгә без сине һәм башка паникёрларны кулга алачакбыз. Аңладыңмы?

– Әйе, аңладым!

– Аңласаң, тагын тыңла. Син җирле бандитлар белән бәйләнештә идең. Үзеңнең әсирлек турындагы, Антонеску турындагы сүзләреңне түкми-чәчми русларга җиткерә аласың. Аңладыңмы?

– Әйе! Руслар ягына чыккач, миңа нишләргә?

– Капитан Густав Фёдоров белән бәйләнешкә кертүләрен таләп ит! Онытма, исеңдә тот, Фёдоров белән!

– Онытмам. – Кожухару ачыклауны кирәк тапты: – Ә кем ул?

– Сиңа нәрсәгә ул! Алга таба тыңла! – Ибраһим инструктажын дәвам итте. – Пароль: Коля агайга Ибраһимнан сәлам.

– Ә кем ул Ибраһим?

– Җирле бандитларның башлыкларыннан берсе.

– Әгәр ул Ибраһим мине белмим дисә Фёдоровка?

– Инде әйтмәс.

– Нишләп?

– Бүген иртән аны һәм тагын берничә бандитны аттылар.

Кожухару тирән сулыш алды, маңгаеннан тирен сыпырып төшерде дә тураебрак утырды. Күзендәге куркуы югалды. Ибраһим аңа сигарет тәкъдим итте. Кожухару, баш тартып, су сорады. Суын эчкәч, үзен кулга алып сорыйсы итте:

– Фёдоров белән очрашкач, парольдән тыш, мин тагын нәрсә әйтергә тиеш?

– Тагын шуны әйтерсең, бандитлар... Тфү! – Ибраһим бик тырышып ата фашист ролен уйнады. – Тик син аларны бандит димә, совет патриотлары Керчь һәм Феодосия оборона системасы турында мөһим документлар таптылар, үзләре белән элемтәгә чыгуны сорыйлар, диген. Аңладыңмы?

– Әйе.

– Молодец, капитан, тиз аңлыйсың! Синнән яхшы разведчик чыгар! – дип мактады да Ибраһим, Фёдоровка тапшыру өчен, шифрлы записка чыгарып өстәлгә куйды.

Кожухару запискага үрелде. Ибраһим, аны туктатып, өстәл тартмасыннан энә белән җеп, бритва һәм бер кисәк клеёнка чыгарды. Нишләргә кирәген тиз аңлаган капитан кителен салып кулында әйләндергәләде дә якасына тукталды. Җөен сүтте, донесениене, клеёнкага төреп, якага тыкты. Энәгә кадала-кадала тегеп куйгач, башын күтәреп, Ибраһимга карады.

– Менә хәзер китә аласың, капитан!

Утырган урындыгыннан авыр гына кузгалып, Кожухару кабинеттан чыгып китте. Әкрен генә шыгырдап ишек ябылды. Ибраһимның карашы шул ишектәге бер ноктага текәлеп катып калды. Кожухарудан сорау алу, вербовкалау күп көчен алган, хәлдән тайдырган икән. Коридордагы аяк тавышлары һәм каравыл алышыну эш көненең күптән беткәнлеген исенә төшерде. Канцелярияне сакка алырга команда дежурныеның ярдәмчесе килде. Сигнализацияне тоташтырып һәм кабинетны пичәтләп, Ибраһим штабтан чыгып китте, шәһәр кырыена барып, инеш буена төште. Челтерәп аккан инеш тавышы, вакытлыча гына булса да, хәвеф-хәтәрләрне оныттырып торды. Куркыныч гаять зур. Румын армиясе капитаны – ул инде гади агент-провокатор Деркач кына түгел. Бу юлы Циммерны һичничек тә ышандырып булмаячак иде.

Ибраһим кунакханәгә соң кайтты, кичке ашка барып тормады, бутерброд ашап чәй эчте дә чишенеп йокларга ятты. Иртән, кабинетына менеп, Кожухаруның частена шалтыратты. Дежурный хәбәр иткәнчә, кичә кич капитан эш белән 10 нчы пехота дивизиясе частьлары карамагына, Перекоп районына чыгып киткән. Ибраһим, ниһаять, иркенрәк сулый ала. Кожухару заданиене үтәргә керешкән...

Әсәрнең дәвамын Татарстан китап нәшрияты сайтыннан укыгыз


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

"Әни кулында курчак идем". (Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА)

Ана күңеле балада, бала күңеле далада дип әйтергә ярата халык. Дөрестән дә шулаймы соң әти-әни һәм бала арасындагы мөнәсәбәтләр? Әти-әни гел дөресен әйтә, балага бары яхшылык кына тели, дибез. Барлык әти-әни эшләгән эш, яисә киңәш дөресме соң?  

Иҗат

Үзеңне ничек хөрмәт иттерергә? (Зәмирә Сәмигуллина)

Гомер буе акыл җитми яшәлде. Узып бара көннәр заяга. Укытучым Мәшүдә замана белән бергә атларга тырыш, дия торган иде. Булмады. Замана белән атларга әллә акыл җитмәде. Әллә акрынлык комачау итте? Пенсиягә чыгар вакыт җитә, һаман артта әле мин заманадан.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла