Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Франсуа Ларошфуко афоризмнары

15 декабрь - француз язучысы Франсуа VI де Ларошфуконың (1613-1680) туган көне. Аның фәлсәфи кайбер афоризмнарын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Франсуа Ларошфуко афоризмнары

Кешенең өметләре җимерелү аның дуслары һәм дошманнары өчен дә күңелле.

Көчсезлек – төзәтеп булмаслык бердәнбер җитешсезлек.

Үзебезнең җитешсезлекләр булмаса, аларны якын кешеләребездә күрү ул кадәр үк күңелле булмас иде.

Үз-үзендә тынычлык таба алмаган кеше аны беркайда да таба алмый.

Дөреслекне яшергән кешеләргә үпкәләргә кирәкми: без дөреслекне үзебездән дә гел яшереп торабыз.

Бар кеше дә хәтеренә зарлана, тик беркем дә үзенең акылына, акыл дәрәҗәсенә зарланмый.

Киңәш бирергә мөмкин, тик аны куллану өчен акылны биреп булмый.

Картлар яхшы киңәшләр бирергә ярата, чөнки алар инде үзләре начар үрнәк күрсәтергә сәләтле түгел.

Үз-үзебезгә ышаныч башкаларга карата ышаныч нигезен тудыра.

Бер кешегә караганда хәйләкәррәк булырга мөмкин, тик бар кешедән дә хәйләкәр булып булмый.

Бөек эшләргә сәләтсез кеше вакчыл була.

Күренекле сыйфатларга ия булу гына җитми, аларны куллана белергә кирәк.

Вакчыл кешеләр күп сөйләп, бернәрсә дә әйтә алмау сәләтенә ия.

Барысыннан да акыллырак булу теләгеннән дә ахмаграк уй юк.

Үз-үзенә ышанмаган кешегә дәшми калу хәерлерәк.

Ышанмавыбыз белән без башкаларның ялганын аклыйбыз.

Без үзебезне гаепләгән өчен башкаларны гаепләргә яратабыз.

Кайвакыт акыл безгә ахмак адымнарны ясарга кыюлык булсын өчен кирәк.

Булмаган хисләрне уйлап чыгаруга караганда ихлас кичерешләрне яшерү авыррак.

Үзең эшләүгә караганда башкаларга акыл өйрәтү күпкә җиңелрәк.

Сүзне үз вакытында әйтү сәнгать булса, үз вакытында дәшми калу да шундый ук зур сәнгать.

Рәхмәт әйтү - тагын да мактауга өмет иткән яшерен өмет.

Рәхмәт әйтә белмәгән кешегә хезмәт итү зур бәла түгел, кабәхәттән ярдәм алу зур бәла. 

Безнең белән булган хәлләрне барлык ваклыклары белән истә калдырабыз, нигә без бу хакта бер үк кешегә берничә тапкыр сөйләвебезне хәтерләмибез?

Вакчыл акыллы кешеләр күп сөйләп, берни дә әйтмәү сәләтенә ия.

Яратудан туктагач, үзебезгә хыянәт итеп, безне тугры булудан азат иткәнгә куанабыз.

Безнең дошманнар безнең турында сөйләгәндә хакыйкатькә безнең үзебезгә караганда якынрак.

Дусларыңа ышанмау алардан алдануга караганда хурлыклырак.

Дусларыңның салкынайганын күрмәү - дуслыкны кадерләмәү дигән сүз. 

Дөньяда бер генә мәхәббәт элемтәсе дә булмаган хатын-кызлар аз түгел, әмма бер генә мәхәббәт элемтәсе булганнар бик аз.

Гашыйк хатын-кыз зур тыйнаксызлыкны кичерә, әмма кечкенә генә хыянәтне дә кабул итми. 

Тормыштагы кайбер хәлләрдән акылдан язган халәттә генә чыгып була. 

Яраткан вакытта без гафу итә беләбез.

Мәхәббәт бер генә, әмма ялган мәхәббәтләр меңәрләгән. 

Мәхәббәтнең ни икәнен белсә, күпләр беркайчан да яратмас иде. 

Яшьләр үзләрен табигый тотам дип уйлый, чынлыкта алар тупас һәм тәрбиясез.

Көчсезлек - кешенең төзәтеп булмый торган бердәнбер кимчелеге. 

Алдануның иң ышанычлы ысулы - үзеңне башкалардан акыллы дип санау. 

Хыянәт гадәттә алдан ниятләнеп түгел, ә көчсез холык аркасында эшләнә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100