Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буйдаклар бармы сездә? (Зәмирә Сәмигуллина)

Кияүгә чыкмаган дус кызларым күп. Араларында төрлесе бар. Яшь буенча да, тормышлары да төрлесенеке төрлечә.

news_top_970_100

Фәнүзә мәсәлән, бер тапкыр да кияүгә чыкмый кырык җидегә җитте. Казанда дус кызы белән фатирда яши. Артык бай яши димәс идем. Эшләгәне үзенә җитеп барадырмы, белмим. Шәһәрдә фатир яллап яшәү хәйран кесәгә суга бит.

Тагын бер дустым – Гөлнур. Ул миннән яшерәк, утыз сигездә генә. Яшерәк вакытта артыннан йөргән егетләргә исе китми генә йөрде дә, хәзер ул да үзе генә. Гөлнур Фәнүзә кебек очын очка ялгап яшәми. Эш урыны да яхшы, әти-әнисе дә ярдәм итеп тора. Чит илгә дә баргалый, машинасы да бар.

Әти-әниләре бик борчыла инде кызларының кияүгә чыкмаганына. Гомер буе исерек, холыксыз ир белән җәфа чиккән туганы, рәхәтләнеп яшәсен үзенчә, дип киңәш бирә. Мең төрле кешедә мең төрле уй бит ул. Кайчакта интернет аша танышып та карыйлар. Аз гына аралашалар да аралары өзелә. Йә бер нәрсә ошамый, йә икенчесе.

Илфирага әле утыз алты гына яшь. Анысы кияүдә булган булуын. Бергә озак яшәмәгәннәр, аерылганына да байтак вакыт. Бик чибәр, эшкә дә җитез, буй-сыны да кызлардай нәфис булгач, кияүгә чыкмаган кызлар рәтенә кертәм инде аны да.

Илфираны авылда өйләнми картая баручы бер егет белән таныштырган булганнар. Апасы Балтач ягына кияүгә чыккан иде. Шул яктан икән Рафис та. Бик ипле, әнисе белән генә яши, мал тота, чәчәкләргә кадәр үстерә, улыңа да бер дигән әти булыр, дигәннәр. Озак уйлады инде Илфира. Шулай да атна-ун көн телефоннан сөйләшкәч, очрашырга тәвәккәлләде. Тик, очрашудан гына күңеле төшеп кайтты мескенкәйнең.

– Ару гына машина белән килеп туктады егет. Машинасыннан да төшми генә, үрелеп алгы ишекне ачты. Миңа шунда утырасыдыр дип кереп утырдым инде. Ничек килеп җиттең, дип хәл-әхвәл сорашкан булдым. Җавап итеп ул да сорашты. Шуннан тормыш сорауларына кереп кителде. Ирдән аерылгач мин ничек ялгызым баламны үстергәнмен? "Берәр бай абзыең бардыр әле, буш йөрмисеңдер, үзең генә бала үстермәгәнсеңдер шәһәрдә", - ди.

Нык ачуым килде, әмма сиздермәдем. Аңа кырык өч яшь икән инде, миңа кырык дигәннәр иде. Ярар, анысы мөһим түгел.

Шуннан үз тормышын сөйләп алды. Яшьлегендә бер өйләнгән булган, балалары булмаган. Озак яшәми генә аерылышканнар, шуннан бер дә өйләнмәгән. Башта йорт-җирне яңартыйк, дидем, аннары машина алыйм, дип йөрдем. Шулай гомер узып китте, ди.

Сүз иярә сүз чыгып, син сыер сава белмисеңдер инде, шәһәрдә яшәп, авылда яшәргә яраксыздыр син, ди. Тулай торакта җыен ялкау инде анда. Авылдан эштән куркып киткән кызлар шунда ята инде, ди.

Эчемнән генә кайнап утырам. Мин үзем бар уйлаганымны да әйтә алмыйм, беренче тапкыр күргән кешегә бигрәк тә. Өченче класстан әни урынына барып, фермада сыер сауганны, бераз үсә төшкәч, капчык-капчык он, фураж ташыганны сөйләп утырыйм мени инде аңар. Нәрсәгә инде ул үткәннәр.

Үткәннәр дигәннән, бик беләсе килде инде, нужәли, беркемең дә юк, кызлар хәзер буш йөрми бит инде дип кат-кат сорады инде. Бар кеше дә бер булмый бит инде, шул ягы бик кызыксындырамы, дидем аптырагач. Миңа сыер сава ала торган, фермада эшли алырлык көчле, саф кыз кирәк, ди.

Йә елыйсы, йә көләсе бит инде бу очракта. Чибәр дә, уңган да кыз кырык өч яшьлек ул иргә чыгар микән? Менә анысы аптыраш. Җитмәсә саф булсын!

Әле болай дип тә сорап куйды: бер тапкыр да кияүгә чыкмаган иптәш кызың юкмы, таныштыр әле, ди. Чәчәкләр үстерергә дә яратам мин, син гөлләр булса да үстерәсеңме, соң, ди. Юк, мин әйтәм, үстермим, тулай торактагы бер бүлмәдә бер тәрәзә төбе. Анда да улымның дәфтәр-китаплары өелгән. И, син алайса авыл тормышына бөтенләй яраксыз икән, ди.

Менә кызыкаем, гөл үстермәгәч тә яраксыз буласың икән әле хатынлыкка. Кемнең гөле нәрсә бит инде. Үзенә дә шулай диясе килде. Кырык өчкә җитеп бала да үстермәгәч, тормыш итәргә яраксыздыр син, дип. Рәнҗетермен дидем, телемне тешләдем. Үскән нигеземдә, бер тиен түләүләргә борчылмыйча, әни әзерләгән ризыкны ашап-эчеп кенә, Рафис кебек үземне генә кайгыртып яшәп ятсам, мин дә и әйбәт булыр идем ул. Язмыш алай булып чыкмады шул, улымны үзем генә үстерәсе булды.

Улым өйләнмичә башка беркем белән дә танышмыйм, дип кайттым. Яз әле мин сөйләгәннәрне, авылда өйләнми картая баручы егетләр сыерларын яратып кына яшәп ятмасыннар әле әзергә-бәзер. Әзрәк дөньяга аек акыл белән карасыннар инде, – дип сөйләде Илфира.

Икенче бер танышым Рәфинәнең ике баласы бар. Ире башка хатынга чыгып китте. Өч ел инде ике баласын ялгызы үстерә. Аны да таныштырып караганнар иде гәҗиттә чыккан игълан аша. Анысына кырык алты яшь тулган. Миңа балалы хатын кирәкми, балалардан куркам мин, дип әйтә, ди. Һәркемнең үз әттәхияте шул инде. Күршеләрендә бер ир биш яшьлек малайлы бер хатынга өйләнгән булган. Теге бала авылдагы күлгә төшеп батып үлгән. Илгизәр шуннан куркып калган. Бу очракта гаеп итеп тә булмыйдыр бәлки. Аннан соң яшь барган саен курку барлыкка килә торгандыр һәркемдә дә. Утыз бишне узгач һәркемнең үз холкы да формалаша бит. Һәркем үз җаена яшәп көйләнгән була.

Әмма кызлар-егетләрнең, буйдакларның, ялгызларның яр сайлап йөрүе, үз рәхәтләренчә ялгыз яшәве белән генә мәсьәлә хәл ителми бит әле. Ярлар кавышмагач гаилә корылмый, балалар тумый. Балаларсыз киләчәкне күз алдына да китереп булмый. Абзарыңда шаулап торган сөтле биш сыерың булмагае чурт булсын, әти, диеп кайтып кереп балаң булмагач, картым диеп сөяр хатының колак итеңне “ашап тормагач”...

Сезнең якларда да бармы ул буйдак егетләр?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100