Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зоопаркта селфи ясарга маташкан хатынны ана ягуар талаган

Зоопаркта селфи ясарга маташкан хатынны ана ягуар талаган

news_top_970_100
Зоопаркта селфи ясарга маташкан хатынны ана ягуар талаган

Американың Аризона штатындагы зоопаркка килгән хатын-кызга ягуар һөҗүм иткән. Бу хатын кыргый җәнлек белән селфи ясамакчы булган. Ягуар һөҗүменнән соң хастаханәгә эләккән хатын-кыз хәзер гафу үтенә. Бу турыда CNN порталына сылтама белән «Лента.ру» сайты хәбәр итте.

Вакыйга 9 мартта була. Бер хатын койма аша кереп, хайваннар яши торган вольерга уза. Шунда фотога төшмәкче була. Ана ягуар бу хатынга ташлана, очлы тырнакларын хатынның кулына батыра. Зоопарктагы башка кешеләр вольерга буш шешә ыргытып, җәнлекнең игътибарын икенче якка юнәлтә. Шул вакытта алар имгәнгән хатынны тартып чыгара. 

Хатын авыртудан аның югалткан була. Урынга тиз арада табиблар килеп җитә. Аны хастаханәгә алып китәләр. Хәзерге вакытта бу хатынның тормышына куркыныч янамый.

Зоопарк вәкиле Кристи Моркум (Kristy Morcum) сүзләренчә, ягуар янына кергән хатын инде гафу үтенгән, үз гаебен таныган. «Ул үзен бик начар хис итүен, аның аркасында зоопарк турында начар фикер туганга гаепле булуын әйтә», — дигән зоопарк вәкиле.

Зоопаркның Твиттердагы рәсми аккаунтында хәбәр ителгәнчә, ягуарны үтермиләр. «Бу — кыргый хайван, читлек тирәли барьерлар куелган, алар кунакларның куркынычсызлыгы өчен эшләнә. Кемдер барьер аша кергән өчен, хайван гаепле түгел», диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100